поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.02.2017 Авто

Бензин ягуны киметүнең 6 ЫСУЛЫ

Бензинга хаклар даими артып барган вакытта без еш кына чыгымнарыбызның бу өлешен ничек итеп киметергә икән дип уйланабыз. “Матбугат.ру” тәҗрибәле автомобиль йөртүчеләрнең бу өлкәдәге кайбер серләрен тәкъдим итә. Алар сезгә ягулыкны исраф итмәскә ярдәм итәр.

1. Машинагызның төзеклеген даими тикшереп торыгыз
 
Төзек автомобиль – ягулыкны сак тотынуның нигезе. Автомобильнең бар механизмнарын даими контрольдә тотудан башка ягулыкка экономия эшләп булмый. Һава һәм ягулык фильтрларын тикшерегез. Пычрак фильтрлар ягулык сарыф итүне 4 %-ка арттыра. Сезнең автомобиль маркасы өчен тәкъдим ителгән мотор маен гына кулланыгыз. Энергия саклаучы майларга күбрәк өстенлек бирегез. Ягулыккка экономия 2 % тәшкил итәр. 
 
Шиннарда оптималь басым тотарга тырышыгыз. Җибәргән тәгәрмәч белән йөрсәгез, бензинны артык сарыф итеп кенә калмассыз, ә шинасыз калырга да мөмкинсез. Айга бер тапкыр булса да махсус монометр белән тынны тикшерегез. Шул рәвешле 3 % ягулыкка экономия эшләргә була.
 
2. Багажникта артык йөк йөртмәгез
 
Физика законнары буенча автомобильнең авырлыгы бензин сарыф итүгә турыдан-туры тәэсир итә. Машинагызны чүп савытына әйләндермәгез. Артык йөктән котылыгыз, салон һәм багажниктагы кирәк булмаган бар әйберне алып ташлагыз. Автомобильгә кирәкмәгән тюнинг эшләү (киңрәк дисклар кую, рейлинглар, бизәгечләр асу) шулай ук авырлыкны арттыра. Һәр 100 кг артык йөк 100 чакрым юлга ягулык сарыф итүне 0,4 литрга арттыра. 
 
3. Тизлекне салмак кына җыегыз
 
Тагын бер фактор – шоферның йөрү стиле. Урыннан кискен кузгалып китеп тизлекне тиз җыясың икән ягулык шосседа – 30, шәһәр эчендә – 40 процентка күбрәк сарыф ителәчәк. Юлдагы бөкеләр күп вакытыбызны ала, нервыларыбызны ашый. Тик аларның зыяны моның белән генә чикләнми, алар безнең ягулыгыбызны да исраф итә әле. Шуңа күрә мөмкин кадәр бөкеләргә тарымаска тырышыгыз. Моның өчен юл маршрутыгызны алдан уйлагыз. 
 
4. Тизлекне күзәтеп хәрәкәт итегез
 
Салмак яки уртача тизлектә йөрү бензин сарыф итүне шактый экономияләргә ярдәм итә. Монда да физика законнары эшли. Тизлекне арттырган саен һаваның кузовка карата аэродинамик каршылык коэффициенты да арта. Автомобильләрнең күбесендә 80 км/сәг тизлекне узгач ягулык артык сарыф ителә башлый. Мәсәлән, 96 км/сәг тизлек белән барган вакытта ягулыкны сарыф итү 14 %-ка арта. Тизлек режимын оптималь тоту 17,5 % ягулыкка экономия эшләргә мөмкинлек. 
 
5. Кондиционер белән азрак файдаланырга тырышыгыз
 
Эссе көннәр ягулыкка экономия эшләргә мөмкинлек бирә: мотор тизрәк җылына, җылы һаваның аэродинамик каршылыгы да түбәнрәк. Ләкин кондиционердан файдалану ягулык сарыф итүне 25 %-ка арттырырга мөмкин. Чыгымнарны киметү өчен болай эшләү тәкъдим ителә: түбән тизлектә – тәрәзәләрне ачыгыз, ә югары тизлектә – кондиционерны кушыгыз. Чөнки, югары тизлектә тәрәзәләрне ачып кую – автомобильнең аэродинамикасын киметә, ә бу исә – бензинны артык сарыф итүгә китерә. Кондиционерны юлыгызның башында кушыгыз, аңынчы бераз вакыт тәрәзәләрне ачып барыгыз. Шулай итеп сез автомобилегезне тизрәк суытырсыз. 
 
6. Моторны җылытуның оптималь вакытын исәпкә алыгыз
 
Суык көннәрдә ягулык сарыф итү шактый арта. Температура -25 градус булган вакытта ягулык сарыф итү 12 %-ка арта, ә якын арага барган вакытта – 22 %-ка кадәр. Хәзерге заман автомобильләренең күбесендә моторны эшләтеп җибәргәч, аны буш эшләтеп җылытырга түгел, ә 30 секунд үтү белән үк кузгалып китәргә киңәш ителә. Шулай эшләгән вакытта двигатель тизрәк җылына. Күз алдына китерегез: 3 литрлы двигатель буш эшләп торганда 10 минутта 300 мл ягулык яндыра. Техник хезмәт күрсәтү станцияләрендә түбән температуралар булган вакытта двигательне 3 минуттан  5 минутка кадәр җылытырга, ә аннары двигатель тиешле температураны алганчы 2000-гә кадәрге түбән әйләнешләрдә хәрәкәт итәргә киңәш ителә.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 19.02.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»