поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.11.2009 Җәмгыять

ҮЛЕМ ҖӘЗАСЫ ҖИНАЯТЬЧЕНЕ КУРКЫТА

Русия халкының 56 проценты үлем җәзасын кайтару кирәк дигән фикердә. Ул кирәкле җәзамы? Югары квалификация класслы судья, ТР Югары суды рәисенең отставкадагы урынбасары Минзөфәр Мәүлет улы Мәүлетшин белән әңгәмә шул хакта.

 – Минзөфәр әфәнде, Европа Советына кушылу өчен Русиядә үлем җәзасына мораторий кертелде. Кемгәдер ярарга тырышып моны эшләү дөрес идеме?

 

 – Бу – үз-үзеңне, халык мәнфәгатьләрен чикләү дигән сүз. Европа Советы безгә нәрсә бирде соң?! Сайлаулар вакытында килеп тикшереп, тавыш чыгарып йөрүдән кала берни дә бирмәде. Аннан, бездә бит халык бүтән, безнең үз гореф-гадәтләребез бар. Аларны Европага яраклаштырып, алардагы тәртипне бездә ясап булмый. 

 

 – Үлем җәзасы, чыннан да, җинаятьчеләрне куркытамы?

 

 – Әлбәттә. Кемнең үләсе килсен ди?! Киноларда күзәткәнегез бардыр: нинди явыз кешеләр дә үзләре килеп эләккәч сарыкка әйләнәләр. 

 

 Без элек  республикада елына 8-9 кешене үлем җәзасына хөкем итә идек. Әле ул үлем җәзасына хөкем ителгәннәрнең кайсының җәзасын Кассация суды 25 елга ирегеннән мәхрүм итүгә алмаштыра, кайсын президент указы белән аклыйлар иде.  Ул вакытта җинаятьчеләр кулыннан үлүчеләр берничә тапкыр азрак иде. Ә хәзер елына күпме кешене үтерәләр! Педофиллар исә, гомумән, куркыныч бәндәләр. Алар бит 8-10 яшьлек балаларны мәсхәрәләп кенә кенә калмый, аларның туачак балаларын – тулы бер буынны үтерә. 

 

 Төрмә җәзасы гына җинаятьчене куркыта алмый, чөнки ул кайчан да булса иреккә чыгармын дип өметләнеп яши. 

 

 – Бер караганда, үлем җәзасы бик җиңел җәза кебек. Төрмәдә утырганда җинаятьче еллар буе уйланырга, үз гаебен тирәнтен аңларга мөмкин... 

 

– Кайсы җәзаның җиңелрәк икәнлеген үлчәп карап булмый. Кеше еллар буена уйланырга һәм еллар буе чыгам да, үч алам дип өметләнергә мөмкин. Көчләү өчен утырган җинаятьчеләр иреккә чыккач кабат шул ук җинаятьне эшлиләр.  

 

– Гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителүчеләр безнең салым акчасына яши. Баласын үтергән җинаятьчене ана үз җилкәсендә яшәтә. Төрмә системасын үзгәртеп, җинаятьчеләрне эшләтеп ашатып булмыймы?

 

 Закон буенча гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителүчеләргә эшләргә ярамый. Ә төрмә системасын үзгәртү-үзгәртмәү безнең эш түгел. 

 

 Бездә, гомумән, һәрвакыт җинаятьчеләрне яклыйлар. Ә золым күргәннәрне кем яклый? Башы булган һәр нәрсәнең ахыры булырга тиеш. Хамураппи законы дигән әйбер бар: тешкә – теш, күзгә – күз дигәнне аңлата.  Алимент түләмәүченең паспортына штамп сугалар, ә ни өчен шуны ук төрмәдән иреккә чыккан кеше үтерүчегә карата кулланмаска?!  

 

– Минзөфәр әфәнде, үлем җәзасына каршы чыгучылар фикеренчә, бездә суд системасы камил түгел, гаепсезләр үлемгә хөкем ителергә мөмкин...

 

 – Бу сүзләрнең бөтенләй нигезе юк. Судлар төрле бит: арбитраж суды, гражданнар суды, җинаять суды... Аннан, судның карары берничә мәртәбә тикшерелә. Ә бер генә тикшерүченең дә, прокурорның да эше тикшерелми. Безнең республикада район судлары чыгарган карарларның якынча ун проценты кире кагыла. 

 

 – Шулай да ялгышлар булмый калмыйдар. Әйтик, Чикатило очрагында ике кешенең гаепсезгә үтерелүе турында дөнья шаулады.

 

 – Әлбәттә, мөмкин. Шулай булмасын өчен тикшерү системасының эшен дә камилләштерү кирәк. Суд бит биргән материалны гына карый, үзе тикшерми. Дөрес булмаган хөкем карары – эшне тикшереп бетермәү нәтиҗәсе ул. 

 

 – Ә ни өчен үлем җәзасын кертү өчен присяжныйлар суды кирәк?

 

 – Карар чыгарганда халык үзе катнашсын өчен. Присяжныйлар – халык вәкилләре. Сайлауда катнашырга хокукы булган гражданин присяжный була ала. Ә судья алар сүзе буенча карар чыгара. Әгәр присяжныйлар бу кешенең гаебе юк дип әйтә икән, судья шунда ук аклау карары чыгара, тикшереп тормый. 

 

 Үлем җәзасы, гомумән, халык мәнфәгатьләреннән чыгып каралырга тиеш. Конституция суды да халык өчен, халык фикереннән чыгып эшләргә тиеш. 

 

 – Ә бит Конституция кешегә яшәү хокукы бирә. Үлем җәзасы чыгару шул хокукны бозу түгелме соң? Бу очракта дәүләт үтерүчегә әйләнмиме?

 

 – Зыян күргән, үтерелгән кешеләрнең дә яшәү, бала тудыру хокукы бар бит. Дәүләт – власть, хакимият дигән сүз ул.  Ә хакимиятнең философиядә дә, законда да бер аңлатмасы бар: ул җәзага тарту хокукына ия. 

 

 – Минзөфәр әфәнде, ничек уйлыйсыз: үлем җәзасы Русиядә бүген кулланылырга мөмкин әйберме?

 

 – Үлем җәзасы законда бар. Аңа вакытлыча тыелу гына кертелгән. Минем үз фикерем: ул булырга тиеш. Судьяларның күбесе үлем җәзасы яклы. Чөнки алар көн саен җинаятьче белән күзгә-күз очраша, кара-каршы сөйләшә, һәр нәрсәне йөрәге аша үткәрә. Аннан, тагын бер нәрсәне онытмаска кирәк: үлем җәзасына хөкем итә торган маддәләр бик аз. Ул иң авыр җинаятьләргә карата кулланыла.


Гөлнара САБИРОВА
Татарстан яшьләре
№ 62 | 24.11.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»