|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.02.2017 Дин
“Болгар мирасы” мәчете: "Хаҗ кылу экскурсиягә бару түгел"Мәчетләребез һәрвакыт мәхәлләләрнең тормыш үзәге булган. Гыйлем һәм әхлакый тәрбия бирү белән бергә, биредә үзара ярдәм оештырылган, катлаулы мәсьәләләр, киңәшләшеп эшләү нәтиҗәсендә, уңай хәл ителгән. Иң авыр заманнарда да халык мәчеттә җан тынычлыгы, киләчәккә ышаныч һәм юаныч тапкан. Кайда гына төпләнсәләр дә, татарлар, иң элек, Аллаһы йорты төзү турында кайгыртканнар. Шуңа күрә дә без хәзер Кытайдан, Финляндиядән, Австралиядән һәм башка ерак илләрдән килгән татарларның үз телендә төгәл һәм матур итеп сөйләшкәнен күреп, гаҗәпләнәбез. Самара шәһәренең Зубчаниновка бистәсе мәчете танылган эшкуар Гомәр Батршин җитәкләгән “Булгар мирасы” татар милли-мәдәни фонды тарафыннан төзелде һәм аңа шундый ук исем бирелде. Мәчетнең имам-хатыйбы Расих хәзрәт ВАККАЗОВ белән сөйләшәбез. - Расих хәзрәт, Сез хезмәт иткән “Болгар мирасы” мә¬четенең төп вазифасы нидән гыйбарәт? Бүген яшьләребез ничек үссә - җәмгыятебез дә шундый булачак. Шуңа күрә без мөтәвәллияткә дә күбрәк яшьләрне сайлыйбыз, алар арасында футбол, волейбол ярышлары үткәрәбез, балыкка бергә йөрибез, табигатькә чыгып, ял итәбез. Дәресләр алдыннан чәй табынында төрле фикер алышулар да алып барабыз, фотокүргәзмәләр оештырабыз. Кеше белән эшләгәндә тәкәббер булырга ярамый. Үз булып аралашканда, алар үзләре сиңа тартылалар. Мәчет - ул үзе дә җаваплы хуҗалык. Аның бетмәс мәшәкатьләре бар, ул даими кайгыртуны таләп итә. Аллаһыга шөкер, боларның барысын да без уңышлы хәл итәбез. Сорап, таләп итеп тә йөрмибез, халык үзе барсын да күреп-белеп тора һәм ярдәмен күрсәтә. Монда чаманы төгәл белергә кирәк дигән фикердә мин. Мулла - укыган кеше, гыйлем иясе дигән сүз, ә имам - алда торучы, ияртеп баручы. Бу исемнәрне аклау өчен күп укырга, күп белергә кирәк. Армиядән соң 5 ел Камышлыда имам булып эшләдем. Аннан соң Гали авылында имам һәм мәдрәсәдә укыту бүлеге буенча җитәкче урынбасары булып эшләдем. Аннан Камышлы авылы мәчетләренең берсендә имамлык иттем һәм мәдрәсәдә укыттым. Аллаһыга шөкер, хә¬зер инде шәкертләремнең күбесе үзләре имам булып эшли. Белемемне дәвам итү өчен Казанның Ислам университетында укып, аны “яхшы” билгеләргә генә тәмамлап, “Кызыл” диплом алдым. Төпле гыйлем һәм көчле вәгазьдән башка кеше күңелендә тирән уйланулар, уңай тойгылар уятып булмый. Имам гомер буе укырга, белемен камилләштереп яшәргә тиеш. Хаҗ кылу экскурсиягә бару түгел. Анда гомерлеккә истә калырлык хисләр уяна. Хаҗдан кайткач та, анда алган сәвапның кадерен белеп, аны югалтудан куркып, ялгышлардан сакланасың. Хаҗ өметсезгә өмет бирә, тәкәбберлек чагылышларын бастыра, уңай сыйфатларны куәтли, Аллаһы Тәгаләгә якынайта. Анда без хатыным Лилия белән бергә бардык. Читтән килгән халыкларның да үзенчәлекләрен белеп, аларга үзебездәге борынгыдан килгән дин юнәлешенең асылын, аның нечкәлекләрен аңлатырга, чит-ят агымнар үтеп керүеннән дә сакланырга кирәк. Расих хәзрәт Вакказов белән аралашканда “Болгар мирасы” мәчетенең үз исеменә лаек булган эшләр башкаруы тагын бер кат раслану тапты. Хәзрәт мәчеткә ниндидер йомыш белән килгән һәр кеше белән аралашып, танышып, дин һәм милләт язмышына, гаилә, әхлак мәсьәләләренә кагылышлы әңгәмәләр алып бара. Җомга намазына “Болгар мирасы” мәчетенә 400ләп кеше җыела. Мәчет эче заманча җиһазландырылган, би¬зәлгән. Биредәге гади гү¬зәллек җанга рәхәтлек, уй-фикерләргә иркенлек бирә. Ул бик зур да, кечкенә дә түгел. Аның эчендәге һәм тышындагы кабатланмас гүзәллектә ниндидер серлелек, тарту көче бар сыман. “Болгар мирасы” мәчете татарның данлыклы тарихын һәм бүгенге халәтен тоташтыручы һәм якты киләчәккә әйдәүче чын Аллаһы Тәгалә йорты буларак, халыкка уңыш¬лы хезмәт итеп килә.
Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ, Самара шәһәре |
Иң күп укылган
|