|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.02.2017 Мәдәният
Камал театры “Әлмәндәр варислары” дигән II Халыкара фестиваль партнеры буларак катнашты (ФОТО)16-17 февральдә Казан мәдәният институтында Шәүкәт Биктимеров исемендәге “Әлмәндәр варислары” дигән II Халыкара театр иҗаты фестивале үтте. Проект театрның легендар артисты Шәүкәт Биктимеров истәлегенә багышланган. Проектны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды, Татарстанның Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры һәм башка мәдәни оешмалар гамәлгә ашырды. Әлеге смотр күренекле татар артисты Шәүкәт Биктимеров истәлегенә һәм балалар театр коллективларын үстерү, яшь буынны театр сәнгатенә якынайту, милли драматургияне пропагандалауга багышланган. Катнашучылар дүрт номинациядә иҗади көчләрен сынаша «Драма театры», «Курчак театры», «Мимика һәм ишарә театры», «Нәфис сүз осталыгы». Смотр кысаларында катнашучылар өчен актерлык, курчак театры осталыгы, режиссура, сәхнә теле буенча остаханәләр уздырыла, аларның азагында коллектив җитәкчеләренә сертификатлар тапшырыла. Җиңүчеләрне дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Быел фестивальгә Россия регионнарыннан һәм чит илләрдән заявкалар кабул ителде.
--- |
Иң күп укылган
|