|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2017 Әдәбият
Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровның туган көннәрен билгеләп үткәндә күңелне борчыган кайбер уй-фикерләрМиңа 2016 елның мартында Казанга “Гакыйль Сәгыйров үзе турында һәм барсы да аның турында” дип аталган, аның тормышына һәм иҗатына багышланган китапны тәкъдим итәргә баргач, шундый ук язмышлы икенче каһарманыбыз, күренекле татар шагыйре Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханым аның көндәлекләрен бүләк иткән иде. Әдипнең “Хәтер төпләрендә утлы күмер” исеме белән 2013 елда дөнья күргән көндәлекләре шактый күләмле. 584 битле 4 мең данәдә басылган бу китап, әлбәттә, зур бүләк булды. Моңа кадәр дә мин аның “Казан утлары” журналында һәм интернетта урнаштырылган өзекләре белән таныш идем инде. Фәнис Яруллин белән Гакыйль Сәгыйров икесе дә бер үк язмышлы кешеләр. Беренчесе 18-19 яшендә умыртка сөяген сындырып, хәрәкәтсез калса, икенчесе 15 яшендә, уңышсыз операциядән соң шундый ук язмышка дучар булган. Аларның туган көннәре дә бер-берсенекенә туры килә икән бит. Фәнис - 1938 елның 10нчы февралендә, ә Гакыйль 16сында туган. Вафат булуларының да аермасы зур түгел - бары бер ел ярым чамасы гына. Гакыйль бераз иртәрәк - 2009 елның 29 июлендә, ә Фәнис 2011 елның 15 февралендә җирләнгән. Бер төрле ачы язмышлы ике талант иясе. Алар бер-берсе белән беркайчан да очрашмаганнар, тик иҗатлары белән гел танышып торганнар. Минем күбрәк авторның көндәлегендәге Гакыйль Сәгыйровка кагылышлы фикерләренә генә тукталасым килә. Гакыйль Казанга сирәк баруларының берсендә, 1999 елда, Самарада татар һәм рус телләрендә дөнья күргән “Кабатланмас моң” шигырьләр җыентыгын Фәнискә дә би¬рүләрен соралган булган. 2000 елның 25 ноябрендә бу турыда Фәнис түбәндәгеләрне яза: Фәнис Яруллинның бу фикерләре белән килешми мөмкин түгел. Ринат Мөхәммәдиев әле 1998 елда Димитровградта үткәрелгән Гакыйль Сәгыйровның 60 еллык юбилее кичәсендә аның батырлыгына, талантына соклануын белдереп, әдипнең тормыш шартларын яхшырту буенча әллә ниләр - өстәмә пенсия бирергә, Гаяз Исхакый премиясе белән бүләкләргә вәгъдә иткән иде. Тик болар биш елдан соң да, шагыйрьнең 65 еллыгын бәйрәм иткәндә дә буш сүзләр генә булып кала бирделәр. Бу чакта Ринат Мөхәммәдиев Казандагы “эшләрен очлап, төгәлләп”, Мәскәүгә күчкән иде инде. Бу турыда Татарстан хөкүмәтенең бер җаваплы түрәсе белән сөйләшкәндә, аның авызыннан “Гакыйль Сәгыйров Татарстан өчен нинди зур гамәл майтарган соң?” кебегрәк сүзләр дә ишетергә туры килгән иде. 2014 елның 17 февралендә язылган көндәлегендә дә Фәнис Гакыйльны тагын исенә төшерә. “Шагыйрь Гакыйль Сәгыйровның 16 февральдә туган көне. Ул хәзер Димитровградта яши. Әнисе дә инсульт белән авырып ята икән. Үзе шулай ук нык авырый, хәзер авызга ручка кабып яза алмыйм ди. Гакыйльгә шалтыратып, бер ярты сәгатьләп сөйләштем. Союздан тәбрикләп, аңа шалтыратмаганнар. Ә бит Шаһинур Мостафиннан (яңа рәис Фоат Галимуллинның урынбасары) “Гакыйльне туган көне белән котлагыз!” дип соралган идем. Нинди дә булса матди ярдәм күрсәтү турында әйткән дә юк инде. Ә бөтен кеше Фоатны әйбәттер дип уйлый торгандыр...” Без дә Фоат Галимуллин турында шулай уйлаган идек. Ә менә Фәнис Яруллин аны бөтенләй башкача бәяләгән. Нәкъ менә Фоат Галимуллин Ринат Мөхәммәдиев вәгъдә иткән Гаяз Исхакый премиясен Гакыйль Сәгыйровка, алты ел вакыт үткәннән соң гына булса да, тапшырды бит. Димәк, бу җитәкчедә кешелекле, биргән сүзендә тору сыйфатлары бар икән әле. Бәлки, Фәнис Яруллин аңа бәя биргәндә берникадәр ялгышкан булгандыр. Бу шулай икән, моңа шатланырга гына кирәк. Ә менә Татарстан Язучылар берлегендә җитәкчеләр алышынып кына тора. Фәнис Яруллин көндәлекләрендә 2005 елның җәендә тагын чираттагы корылтай үткәрелеп, Фоат Галимуллин урынына Илфак Ибраһимовның сайланып куелуы, корылтайның бик тә “кызыклы” булуы, үзенең дә президиумга сайланып, соңыннан аннан төшә алмыйча интегүләре турында да язган. Нишлисең бит, бездә һәр кеше үзе турында гына кайгырта шул. "Кешенеке - кештәктә" диләр бит. 2005 елның 11 июнендә язылган көндәлегендә Фәнис Яруллин: Югыйсә, моннан бер атна элек кенә Илфак Ибраһимовка шалтыратып: “”Шаһинурны зам итеп калдырмагыз, бик ялганчы кеше ул”, - дигән идем һәм Гакыйль Сәгыйровның кулъязмаларын нәшрияткә тапшырмыйча ятуларын, мин шалтыраткач: “Без аның китапларын чыгардык бит инде”, дип алдауларын сөйләгән идем. Күрәсең, ялганчылар һәр җирдә кирәктер инде”. Чыннан да бит, Гакыйль Сәгыйровның 2006 елда Казанда “Йөрәк сере” дип аталган китабы чыкканнан соң, әле тагын бер генә яңа җыентыгының да басылганы юк. Ә бит шагыйрьнең күпме өлкәннәр, яшүсмерләр, балалар өчен төрле елларда язган шигырьләре басылмыйча ята. Вәгъдәләр бирәбез дә, онытабыз. Әнә Язучылар бер¬легенә Гакыйльнең үз куллары белән илтеп биргән ике китаплык шигырьләре дә эзсез югалдылар. Хәзер берничек тә моңа кемнең гаепле, гаепсез икәнлеген исбатлау мөмкин түгел инде. Чөнки биредә китап чыгару турында килешү төзү кебек әйбер бөтенләй юк, күрәсең. Нәкъ шушы нәрсәләр - кимчелекләр, җитешсезлекләр, алдаулар, алданулар, кешелексезлек сыйфатлары турында борчылып язган да инде күренекле язучыбыз. Әгәр аның бу көндәлекләрен кайбер түрәләр укысалар, бәлки, үзләренең кайчакта дөрес эшләмәүләрен, яшәмәүләрен кү¬ерләр һәм үзгәрерләр дә иде. Юк шул, укымаслар, ахыры. 2009 елның 8 августында Фәнис Яруллин Гакыйль Сәгыйровның вафаты турында хәбәрне ишетеп, ачынып яза: ...Исән булсалар, быел безнең каһарманнарыбыз Фәнис Яруллин белән Гакыйль Сәгыйровка февраль аенда 79 яшь тулган булыр иде. Ә киләсе 2018 елда без аларның икесенең дә 80 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәчәкбез. Тик без бу язучыларыбыз иҗат¬ларына тиешле бәяне бирә алырбызмы икән? Ярый Казанда Фәнис Яруллинның чын дуслары, вөҗданлы каләмдәшләре, тугрылыклы хатыны Нурсөя ханым бар әле. Ә менә Гакыйль Сәгыйров турында кайгыртучы табылырмы икән? Яңа гына сайланып куелган Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов белән сөйләштем. Тик ул быелгы планда Гакыйль Сәгыйровның китабын чыгару каралмаганлыгы турында әйтте. Онытканнар, вакытында искә төшерүче табылмаган. Киләсе 2018 елда булса да бу эшне тормышка ашырасы иде бит. Шагыйрь озак еллар яшәгән Иске Фәйзулла авылындагы йортын төзекләндереп, музеен ачасы да бар бит әле. Халкыбызның бу ике мәшһүр улының туган көннәрен билгеләгәндә һәм Фәнис Яруллинның “Хәтер төпләрендә утлы күмер” дип аталган көн¬дәлекләр китабын укыганда менә шундый борчулы уйлар, фикерләр туды. Нәкъ шулар утлы күмер кебек күңелне пешереп торалар. Павел Корчагин батырлыгын кабатлаган язучыларыбызның истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендә берәр эш эшләнсә иде.
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН |
Иң күп укылган
|