поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.02.2017 Медицина

“Вируслы чирләрне дәваламау катлаулануга китерә”

Кышкы чорда күпләр салкын тию, борын, тамак, колак авыруларына дучар була, әлеге чирләр белән елына берничә тапкыр очрашучылар да бар. Моңа еш кына йогышлы вируслар да сәбәпче була. Республика клиник хастаханәсенең фониатрия үзәге мөдире, медицина фәннәре кандидаты, табиб-оториноларинголог Миннеәнфәс Габделиксан улы Рәүпов әнә шул куркыныч вируслардан саклану чаралары һәм тын юллары авыруларын дөрес дәвалау турында сөйләде.

“Гайморитны дәваламасаң, баш миенә, күзләргә зыян килергә мөмкин”

— Миннеәнфәс Габделиксанович, кышын күпләр салкын тидереп яки вируслы авырулар йоктырып томау төшү, тамак авырту, колак сызлаудан интегә. Әмма боларны җитди чиргә санамыйбыз, үзебезчә дәваланабыз, халык чараларын кулланабыз. Тиешенчә дәваланмау катлаулануларга китерә аламы?

— Өске сулыш юллары авырулары язын, көзен һәм аеруча кышын еш күзәтелә. Бу вакытта төрле вируслы авырулар (ОРЗ, грипп һ.б.) безне сагалап торуын күбебез белә. Әлбәттә, берәүнең дә салкын тидереп авырып ятасы килми, тизрәк савыгу өчен, күпләр табибка мөрәҗәгать итә яки өй шартларында халык медицинасына таянып дәваланырга тырыша. Әмма кышкы сезонда вируслы авырулар еш кына төрле катлаулануларга китерә. Өске сулыш юллары авыруларының катлаулануына килгәндә, аеруча борын янындагы куышлыкларның (околоносовые пазухи) ялкынсынуы куркыныч. Шуның аркасында гайморит, фронтит, этмоидит дигән авырулар килеп чыгарга мөмкин. Бу чирләрнең барлыкка килүенә башка нәрсәләр дә сәбәпче булырга мөмкин, әмма иң төп сәбәпләр — салкын тию, вируслы авыруларга җитди карамау, аларны дәвалап бетермәү, вакытында табибка мөрәҗәгать итмәү. Вируслы авыруларның төп билгеләре — борынга томау төшү, еш төчкерү, тамак, баш авырту һ.б. Алар  атна-ун көннән бетәргә тиеш. Әгәр шушы вакыт эчендә авыруның хәле яхшырмаса, температурасы күтәрелсә, баш авырту көчәйсә, томау бетмәсә, тавыш үзгәрсә, бу гайморит (гаймор куышлыгы ялкынсыну), фронтит (маңгай куышлыгы ялкынсыну) кебек җитди чирләр билгесе булырга мөмкин. Бу вакытта борын эчендәге лайлалы катлау гына түгел, куышлыклардагы лайлалы катлау да ялкынсына. Бу башлангыч чорда катараль формада булырга, ягъни лайлалы катлауның кызаруы, шешүе күзәтелергә мөмкин, ә инде тиешле дәвалау курсы үтелмәсә, куышлыкларда үлекле сыекча җыела башлый.

— Шактый киң таралган чир — гайморитның билгеләре нинди? Кайсы очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк?

— Респиратор авыруга дучар булган кешенең, гадәттә, борыны тыгыла, башы авырта, хәлсезлек сизелә. Ә менә чир катлауланса, билгеләр көчәя: тән температурасы 38-39 градуска җитә, томауны хәтта борынга сала торган тамчылар да җиңә алмый, борыннан яшькелт, сары, лайлалы сыекча килә башлый, баш авырту көчәя. Баш гадәттәгечә генә түгел, сулкылдап авырта, аска таба иелгәндә тагын да көчәя. Авырту өске теш казналыгында да сизелергә мөмкин. Һәм тагын бер билге: тавышның яңгырашы үзгәрә, тоныклана, борын белән сөйләшкән кебек тоела. Әлеге билгеләр күзәтелгәндә, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

— Диагноз нинди тикшерүләр нәтиҗәсендә куела һәм гайморит, фронтитны дәваламау нәрсәсе белән куркыныч?

— Авыру табибка мөрәҗәгать иткәч, рентген ясала һәм шул рәвешле үлекле сыекчаның барлыгын белеп була. Аларның нинди күләмдә булуына карап, табиб теге яки бу дәвалау чарасын билгели. Үлекле сыекча күп җыелган очракта табиб, борын куышлыкларын тишеп, дарулар ярдәмендә юдыру ысулын тәкъдим итә. Халык арасында ялгыш фикер таралган: күпләр тишеп юдыртуны куркып кабул итә, алай эшләү зыянлы икән, диючеләр бар. Янәсе, куышлыкны бер тапкыр тишеп юдыртсаң, һәрвакыт шулай эшлисе булачак, дип уйлыйлар. Әмма бу — ялгыш фикер. Әгәр куышлыкта үлекле сыекча күп җыелган икән, бу зур куркыныч тудыра: авыру катлауланып, куышлыкларга якын урнашкан баш миенә, күзләргә зыян килергә мөмкин. Шуңа да табиб: “Тишеп юдырырга”, — ди икән, моннан куркырга кирәкми. Табиб дәвалау ысулын чирнең катлаулылыгын күздә тотып билгели.

“Ангина — йогышлы авыру”

— Сулыш юллары авыруларын аягүрә уздырып җибәрү катлаулануга китерә аламы?

— Хәзер замана башка, озак авырып ятарга ярамый, эштә дә таләпләр зур, күпләр авырган килеш тә эшкә чыгарга мәҗбүр. Әмма авыру җитди булган очракта, табиб берничә көн өйдә дәваланырга киңәш итсә, һичшиксез аны тыңларга кирәк.

— Тамак авырта башласа, күпләр: “Миндә ангина”, — ди. Әлеге чирнең билгеләре нинди һәм тамак авырту тагын нинди чирләргә бәйле булырга мөмкин?

— “Миндә ангина”, — дип килгән авыруны карагач, аның үз гомерендә бер тапкыр да ангина белән чирләмәве ачыклана. Ангина — бик җитди һәм йогышлы чир. Ул йоткылык бизләренә “бета-гемолитический стрептококк” дигән микроб эләгүе нәтиҗәсендә кинәт башлана. Иртән сау-сәламәт кеше, икенче берәүдән шушы чирне йоктырып, үзен кинәт начар хис итә башлый. Бу очракта тән температурасы күтәрелә, тамагы нык авырта, ризык, төкерек йоту авырлаша. Ангина белән авырган кеше ЛОР-табибта исәптә торырга тиеш, дәвалау чараларын да табиб билгели. Әгәр ангина еш күзәтелмәсә, башка әгъзаларга тискәре йогынтысы булмаса, дару ярдәмендә дәвалау каралган. Катлаулану аркасында йөрәк, буын, бөер, калкансыман бизгә зыян килү куркынычы булса, ялкынсынган бизләрне хирургия ысулы белән алып ташлау киңәш ителә.

Һәр тамак авыруын ангина дип кабул итмәскә кирәк. Алда санап кителгән билгеләр күзәтелгәндә генә, авыру үзендә ангина дип шикләнә ала. Ангина булганда, гадәттә, авырту аңкау бизләрендә генә күзәтелә. Ә инде ялкынсыну тамакның арткы, кырый стеналарында күзәтелсә, бу — фарингит. Әлеге чир күзәтелгәндә, тән температурасы күтәрелми, тамак кибә, кызышып тора. Бу очракта тамакны ромашка, шалфей төнәтмәләре белән чайкау ярдәм итә. Авырту бугазга ук төшсә, көчле ларингит авыруы башлана. Бу очракта тавыш карлыга, коры ютәл башлана. Шуңа да, үзеңдә нинди чир икәнен ачыклау һәм кайсы дарулар булышачагын белү өчен, табибка күренергә кирәк.

— Өске сулыш юллары ялкынсынганда, колак сызлау гадәти күренешме, әллә моңа сагаеп карарга кирәкме?


— Салкын тигәндә борын тирәсендәге куышлыклар гына түгел, колак та ялкынсынырга мөмкин. Аның үзеннән-үзе ялкынсыну очраклары сирәк. Колаклар нечкә канал ярдәмендә борын куышлыгы белән тоташкан һәм, респиратор авырулар күзәтелгәндә, әлеге канал ябылып, һава алышыну бозылып, барабан куышлыгында сыекча җыела башлый. Колак нык авырта. Бу — җитди чир. Колак ялкынсынуыннан күбрәк кечкенә балалар интегә, алар авырткан колагына кулын куеп тора, йоклый алмый, елый, температурасы күтәрелә. Мондый хәл күзәтелгәндә, кичекмәстән табибка барырга кирәк. Чөнки колак барабаны ялкынсынуын вакытында дәваламасаң, чир хроник форма алырга мөмкин. Барабан элпәсе тишелеп, колак һәрвакыт ага торган халәткә күчә, респиратор авырулар күзәтелгәндә, аннан үлекле сыекча килә башлый, баш авырту көчәя, ишетү сәләте кими, хәтта баш мие ялкынсынуына да китерергә мөмкин. Шуңа да колак сызлауга җитди карарга һәм аны вакытында дәваларга кирәк.

— Томау төшкәндә, табиб белән киңәшеп тормыйча гына, даруханәдән борынга сала торган дару алып кулланабыз. Аларны контрольсез куллану зыянлымы?

— Әйе, бүген андый дарулар бик күп. Борынының тиз арада яхшырак сулый башлавына ирешү өчен, әллә ничә төрлесен кулланып караучылар да бар. Ләкин монда сак булырга кирәк: чөнки әлеге препаратларның һәммәсе составы буенча үзгә. Әйтик, берсен озаграк кулланырга ярый, икенчеләре берничә көн генә салуны күздә тотып эшләнә. Халык арасында популяр “Називин”, “Нафтизин” кебек препаратларны 4-5 көннән артык куллану борын эчендәге вак кан тамырларының тараюына китерә, лайлалы катлау кибә башлый, сыекча бүлеп чыгару сәләте бозыла. Өлкән яшьтәгеләргә бу даруларны кулланганда аеруча сак булырга кирәк. Әйтик, кан басымы күтәрелүдән интеккән кеше өчен бу куркыныч та: гипертониянең көчәюенә китерергә мөмкин. Шуңа борынга сала торган даруларны сайлаганда да, табиб белән киңәшләшү зарур.

Кан тамырларын тарайта торган даруларны озак кулланабыз икән, күпмедер вакыттан соң аларның тискәре йогынтысы башлана. “Нафтизин”ны, мәсәлән, 4-5 көннән артык куллану тыела. Ә менә гормональ составлы “Назонекс”, “Насобек”, “Дезринит” кебек даруларны берәр ай дәвамында да кулланып була. Дару чирнең катлаулылыгына, формасына карап сайлана, шуңа да аларны үз белдегең белән яки таныш-белештән ишетеп сайларга ярамый.

“Борыным тыгыла, салкын тидердем бугай”, — дип уйлау да ялгыш фикер булырга мөмкин. Чөнки томау төшүгә, салкын тиюдән кала, башка чирләр дә сәбәпче булуы бар. Күп очракта кеше, чирен ачыклап бетермичә, борынга сала торган даруларны контрольсез куллана һәм бу организмның аңа ияләшүенә китерә. Ахыр чиктә, даруларның файдасы тими башлый.

— Даруханәләрдә сатыла торган диңгез сулары, мәсәлән, “Аквалор” турында ни әйтерсез?


— Әлбәттә, борынга ниндидер дару салуга караганда табигый диңгез суы белән юдыру күпкә яхшырак. Алар күбрәк профилактика чарасы буларак кулланыла, борын куышлыгына куе сыекча җыелганда ярдәм итә. Әйтик, кечкенә бала борын куышлыгына җыелган лайланы үзе чыгара алмаса, аны сыекландыру өчен шушы спрейлар ярдәмгә килә. Әмма аларын да һәрдаим кулланырга ярамый.

— Халык медицинасында томау төшкәндә, борынга сарымсак, суган суы салып дәваланалар. Алар борын куышлыгына зыян салмыймы?

— Сарымсак, суган суы көчле концентрацияле һәм аларны салсаң, лайлалы катлауга зыян килергә дә мөмкин, ә артык ялкынсындыру файдалы түгел. Борынга салганчы аларга чиста, кайнаган су кушарга кирәк.

“Антибиотиклар вирусларга каршы көрәшми!”

— Респиратор вируслы чирләр күзәтелгәндә, антибиотик эчәргә ярыймы?

— Бүген даруханәләрдә даруларның чуты-чамасы юк, аларның исемнәрен хәтта табиблар да белеп бетерми. Халыкка антибиотикларны күп тәкъдим итәләр, аларның нинди генә төре юк! Элек барыбызга да таныш “Пенициллин” гына куллансак, хәзер сатуда бик көчлеләре дә бар. Әлбәттә, микроблар да антибиотикларга каршы тора белә, элек кулланган антибиотик кына булышмаска да мөмкин, шуңа яңаларын, көчлерәкләрен уйлап табалар. Әмма салкын тидердем, грипп эләктердем, дип антибиотик кулланырга ашыгырга ярамый. Чөнки чир вирус аркасында башлана, ә антибиотиклар вируска каршы көрәшми! Алар микроблар, стафилококк, стрептококкларга гына каршы тора. Борыны тыгылган, башы авырткан кеше беренче көннән үк антибиотик куллана башлый икән, бу дөрес дәвалану түгел. Антибиотикларны контрольсез куллану тискәре йогынты ясарга мөмкин. Әйтик, начар микроблар белән бергә организм өчен файдалыларын да үтерүе ихтимал. Антибиотикларны табиб кушкан очракта гына кулланырга кирәк.

— Респиратор авырулар, вируслар киң таралган чорда ничек сакланырга? Грипп сезонында профилактика чарасы буларак кулланырга кирәк, дип рекламалана торган дарулар турында ни әйтерсез?

— Профилактика чараларына килгәндә, беренче чиратта салкыннан сакланырга, урамга чыкканда һава торышына карап киенергә кирәк. Хәзер һава торышы бик үзгәрүчән. Кышын урамда яланбаш, язгы-көзге аяк киеме белән йөрүчеләр бар. Андыйлар чиргә тиз бирешә, чөнки тәннең кинәт суынуы өске сулыш юлларының ялкынсынуына китерә. Респиратор авырулар чорында халык киңәшләре турында да онытмау зарур: сарымсак, суган, карлыган, кура җиләге яфрагы төнәтмәләре куллану файдалы. Әлбәттә, спорт, гимнастика белән шөгыльләнү уңай нәтиҗә бирә. Саф һавада йөрү турында да онытмаска иде. Ә менә чыныгу белән сак булырга кирәк. Әйтик, аяк-кулларны салкын суга тыгып утыру, салкын су белән коену турында еш сөйлиләр. Әмма респиратор чирләр көчәйгән чорда, организмга мондый стресс уңай нәтиҗә бирер дип уйламыйм. Чыныктыру чараларын кулланырга ниятләгән кеше моны акрынлап башкарырга тиеш: суның температурасын акрынлап киметеп кенә, мәсәлән.

Чыннан да, хәзер телевизордан даруларны күп рекламалыйлар. Әмма теләсә кайсы дару организмга тискәре йогынты ясарга мөмкин, шуңа да халык медицинасы чараларын куллану күпкә отышлы дип саныйм.

— “Оксолин” мазе вирусларга каршы торырга булышамы?

— Әлеге препарат күп еллар дәвамында кулланыла һәм аны сыналган дарулар исемлегенә кертергә була. Респиратор авырулар чорында, аеруча халык күп җыела торган урыннарга барырга җыенганда, аны борын тишекләренә сөртеп чыгарга киңәш итәм. Бу мазьны көн дә кулланырга була, зыяны юк.


Рәзилә РӘСИМ
Ирек мәйданы
№ --- | 09.02.2017
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»