поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.02.2017 Аш-су

«Матбугат.ру»дан өй ипие РЕЦЕПТЫ (ФОТО)

Ипикәй! Нинди зур һәм җанга якын сүз! Аның мичтә пешкән чакта өйгә таралган тәмле исе, балачакның иң матур бер хатирәсе булып, әле һаман борынны кытыклап тора. Минеке шулай инде. Сезнеке дә нәкъ шулайдыр дип уйлыйм. Заманалар үзгәрү белән ипикәй дә мичләрдә пешми башлады. Мичләр сүтелгәннән, аларда ипикәйләр-бәлешләр пешми башлаганнан соң өйләрнең дә яме, ничектер, югалгандай булды. Тик бу хәл озакка бармады. Ипикәйләр янә пешә, аларның тәмле исләре йортларга тарала башлады.

Узган ел сул як күршем туган көненә чакырды. Өстәл тирәли утыруга: "Яңа гына пеште, ашап карагыз әле", — дип, кап-кайнар ипикәй телемнәрен түр якка алып чыкты. Күпереп пешкән ул ипикәйнең тәме бүген дә тел очында тора. Ул көнне, нишләптер, ипикәй пешерү рецептын сорап алырга җай булмады. Аннан ул тагын онытылды. Ә бүген икенче бер күршем үзе пешергән икмәкне күчтәнәчкә биреп чыгарды. Шунда минем дә күңелгә: "Тукта әле, күршеләрем булдырганны мин булдыра алмыйммыни?"дигән уй килде. Уйланган эш — беткән эш инде ул, җәмәгать. Мин дә тәвәккәлләргә булдым: күршем Ләйсән Шәрипова рецепты буенча ипикәйне пешереп карадым. Аны адымлап пешерү рецепты белән "Матбугат.ру" укучылары белән дә бүлешәм. 
 
 
1. Башта зур гына бокалның өчтән бер өлешенә 1 чәй калагы чүпрә, 2 чәй калагы тоз, 1 чәй калагы шикәр комы, 4 аш калагы үсемлек мае салып эрергә куябыз. 
 
 
 
2. Ул әзер булуга, 3 бокал су (берсен тулар-тулмас итеп алабыз), ипи ачысы салып камыр изәбез. 
 
 
3. Бик үк каты итми генә камырны басабыз. Әзер камыр кулдан кубып торырга тиеш. 
 
 
4. Ипи камырын җылы урынга кабартырга куябыз. 
 
 
 
5. Кабарган камырны төшереп, газ өстендә бераз төпләре җылытып алынган табаларга салабыз. 
 
 
6. Ипи камыры кабарып менүгә, 1 сәгать тә 5 минутка духовкага озатабыз. 
 
 
 
7. Тиешле вакыт үтте, ипикәйләр пешеп тә җитте! Тәме ничек дисезме? Урыслар әйтмешли, обалденный! Ни генә дисәң дә, үзең пешергән — үзең пешергән инде. Кибетнеке түгел! 
 
 
Ашларыгыз тәмле булсын!
 

Венера МӘҖИТОВА
Матбугат.ру
№ --- | 16.02.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»