поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.02.2017 Бәйрәм

23 февральгә нинди бүләк алмаска, ә нәрсә алырга була? (ФОТО)

Бәйрәм якынлаша, гүзәл затлар ир-атларга кырыну өчен пена, оеклар әзерли башлагандыр инде. Бүген сүзебез иң мәгънәсез һәм урынсыз бүләкләр турында булачак. Алдан ук оекларны, шампунь-гельләрне яшереп куярга киңәш итәбез.

Нинди бүләкләр алудан сакланырга?

1. Кыйбатлы коньяк яисә башка спиртлы эчемлек

Россиядә әлеге төр бүләкне 23енә бик теләп алалар икән, популярлык буенча ул беренче урында. Әмма спиртлы эчемлек алганчы, йөз кат уйларга киңәш итәбез: ә бәлкем ул Сез алган эчемлекне ошатмас? Ә Сез сыйфатлы эчемлекне сыйфатсызыннан аерасызмы? Сезнең аның сәламәтлегенә зыян саласы киләме?

Алып бирерсез дә аңа спиртлы эчемлек, ә ул салып алгач нервысында уйный башларсыз. Хатын-кызның бит табигате шундый. Аннан эчү файдага түгел. Яраткан кешегезгә үз кулларыгыз белән акрын тәэсир итүче агу алып бирү кирәкме?

2. Бизнес-аксессуарлар

Иң мәгънәсез бүләкләр исемлегендә икенче урында — галстук һәм запонкалар. Бер карасың, бик файдалы бүләк кебек. Ә Сезнең 8 мартка автомат ручка яки маркер ише офис кирәк-ярагын бүләк итеп аласыгыз килер идеме? Юк, шулаймы. Галстук һәм запонка — эш өчен кирәк, нәкъ әнә Сез чәчәк бәйләме урынына бүләккә автомат ручка алырга теләмәгән кебек, аларга да күңел өчен берәр бүләк кирәк.

3. «Приколлар»

Тузга язмаган шаяруларга корылган бүләк — шулай ук кирәксез. «Сине яратуымның 100 сәбәбе» ише савытлар, аның исеме язылган мендәр яки башка шундый бүләккә ул елмаеп куярга мөмкин, әмма бу ихлас шатлык булмаячак. Аңа бу вак-төяк нәрсәгә кирәк? Шуны уйлагыз башта.

4. Гигиена кирәк-яраклары

Стоп! Бүләкләр исемлегендә гигиена кирәк-яраклары нишли? Ул үзенә кирәкле кырыну өчен күбекне, душ өчен гельне башка вакытта ала алмыймы? Яисә Сез аңа кибеткә кергәч, гадәти көндә алмыйсызмы? Кайчаннан алып гигиена кирәк-яраклары бүләккә әйләнде?!

5. «Чын ирләр наборы»

Мондый наборга, гадәттә, сыра эчү өчен бокаллар, открывашка, аяк киеме кремы, авторучка, брелок ише нәрсәләр туплана. Ә бит һәр ир-атның үз «чын ир наборы» бар"! Шуңа да мондый популяр кирәксез бүләкне алу киңәш ителми.



Альтернатив вариантлар

1. Спиртлы эчемлек урынына, аңа сәламәтлек бүләк итегез. Мисал өчен, спортзалга, бассейнга абонемент, дәвалау массажы курсы, саунага ике кешелек сертификат (менә бит, үзегезгә дә бүләк була!).

2. Бизнес-аксессуарлар урынына, үзегез бәйләгән свитер яки шарф бирергә мөмкин. Спорт кибетенә сертификат алырга мөмкин, ул үзенә кирәккән әйберне үзе сайлап алсын. Иң мөһиме, бүләк эше белән бәйле булмасын.

3. «Приколлар»ны, әгәр дә ир-атның юмор хисе булса, бүләк итәргә була. Әмма алар үзенәчлекле булырга тиеш! Мисал өчен, радиокөйләүле машина, самолет (алар бит ярата андый уенчыкны!). Бәлкем машинага йөртүченең кәефен күрсәтүче махсус девайс алып бирерсез? Батутта сикерү үзәгенә абонемент та ярый, бәлкем картинг-үзәккә билетлар. Җитди бүләк түгел, әмма кәефне күтәрә!

4. Ир-атыгызның үзен гел чиста тотуын телисез икән, шампунь яки гель алырга чабарга кирәкми! Аларга альтернатива, мунча өчен халат, электрик кырынгыч, электрик теш чистарткыч, сауна өчен набор… Сез безнең фикер сөрешен аңлап алдыгыз, шулаймы?

5. «Чын ирләр наборы»н үз ир-атыгызга туры китереп сайлагыз! Аның кызыксынулары нинди? Бәлки ул балыкка йөридер? Бу очракта аңа балыкчы кирәк-яраклары алырга була. Фантазиягезне эшкә җигегез!

Чыганак: baltasi.ru


---
Матбугат.ру
№ --- | 16.02.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»