|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2017 Җәмгыять
“Минем кебек алдана кyрмәгез!”
Беркөнне редакциягә тыйнак кына, мөлаем генә бер абзый килеп керде. “Нык алдандым, бүтәннәр дә минем хәлгә калмасыннар өчен кисәтергә телим”, – дип, нинди йомыш белән йөргәнен әйтте һәм түбәндәгеләрне сөйләде: Бүген ялгызым гомер кичерәм. 2011 елда Фәрит исемле бер яхшы танышым чылтыратты да, бурычка 1 миллион сум акча биреп торуымны сорады. “Син нәрсә, мин бит пенсионер, миндә аның кадәр акча юк”, – дидем. “Ә күпме бар?” – диде. “Үлемтеккә җыйган ярты миллионым бар кассада”, – дип әйтеп ташладым. “Зур гына бизнес ачабыз, аннан акча күп керәчәк. Бер елдан кайтарам. Безне күптән беләсең бит инде, без ышанычлы кеше”, – диде. Күрәчәгем дә, йомшаклыгым да булгандыр инде – ризалаштым. Икенче көнне хатыны белән килеп тә җиттеләр. 19 сентябрь иде бу, бергә банкка киттек. Банк андый зур сумманы шундук бирә алмый икән, заявка калдырып, 23 сентябрьдә барып алдык. Шунда банкта ук 500 мең сум алганына расписка да язып бирде. Хуш, бер ел узды. Чылтыраттым мин моңа. “Сабыр ит инде, теге эшебез барып чыкмады, икенчесен ачарга йөрибез”, – диде. Тагын бераздан чылтыратам – шундый ук җавап. Ирнең телефоны үзгәрде, тора-бара хатыны белән генә сөйләшә башладык. Фәлән вакыттан бирәбез дип, һаман ышандырып торды. Хатыны күренгәләп тә алды әле: йә туган көнемә бүләк китереп китә, яки пирог пешереп китерә. Менә шулай җайлап-майлап торгандай иттеләр. Узган ел азагында бакча тәкъдим иттеләр, шуны сатып алырга булдым. Акча алып торган танышымның хатынына чираттагы мәртәбә чылтыраттым. 9 декабрь иде бу. “Бүтән көтәрлегем калмады. Миңа акча кирәк, китереп бирегез!” – дидем. “Ярар, якшәмбе киләм”, – диде хатыны. Мин аны бурычын китерә дип торам. Ишектән килеп керде дә: “Бездә акча юк, бирә алмыйбыз”, – диде. “Акчагыз бармы-юкмы – анысында эшем юк. Мин үз акчамны сорыйм. Алайса судка бирәм сезне!” – дидем түземлегем калмагач. “Әһә, шулаймыни?! Син әле минем нәрсәгә сәләтле икәнемне белмисең!” – дип, теге хатын миңа янап чыгып китте. Шуннан бирле аралашкан да, күрешкән дә юк. Хәзер исәбем бөтен җиргә мөрәҗәгать итү. Судка да бирәм, полициягә дә язам. Аларны тынычлыкта калдырмыйм. Распискасы бар миндә. Әле анысын да үзем сорап алмадым, үзе язып бирде шунда банкта. Мин бит танышлар шундый аферист буладыр дип уйламый идем, ышана идем кешегә. Мин ачлыкта, хәерчелектә үскән сугыш баласы, кешегә ышанам. Безнең әни 14 бала тапкан. Беренче тапкыр туйганчы армиягә баргач кына ашадым мин. Хәләл белән гомер кичердем. Үлемтеккә дә акчаны хәләл көч белән җыйдым. Андый аферистлар барына гомеремдә дә ышанмый идем. Әгәр ул 500 мең сум акча һаман кассада торган булса, бүген 1 миллион 200 мең сумга җитә иде инде. Улым машина алганда сорап торганда да бирмәгән идем, үлемтеккә бит ул дидем. Газета укучылар арасында да шундый аферистларга ышанучылар була күрмәсен дип, кисәтәсем килә. Беркемгә дә ышанырга кирәкми икән. Кешенең оятсызлыгына шаккатам! Пенсионер картны алдасыннар әле! Яхшы танышлар иде бит югыйсә.
--- |
Иң күп укылган
|