|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.05.2008 Җәмгыять
МИР! ТРУД! МАЙ!Әй, яратабыз да соң инде үзебез бәйрәм итәргә. Ни бәйрәм иткәнебезне аңлап бетермәсәк тә, ял биргәннәр икән, безнең өчен шул да зур бәйрәм. Менә әле дә халык зурлап 1 Май бәйрәмен уздырып ята. Күпләр бу бәйрәмнең нинди бәйрәм булуын белми дә, бары тик чираттагы ял итү һәм күңел ачып алу мөмкинлеге итеп кенә карый. Бәйрәм алдыннан халыктан сораштыру уздыруда катнашырга туры килде, “1 май сезнең өчен нинди бәйрәм ул?”, дигән сорауга сораштырылучыларның күбесе “бакчада эшләү өчен менә дигән ял көннәре”, дип җавап бирде. Өлкәнрәк кешеләр генә хискә бирелеп, яшьлекләрендә бу бәйрәмнең ничек узуын искә алдылар. Күпләрнең телендә демонстрация сүзе кабатланды, димәк бу чыннан да алар өчен кадерле чара булган. Ничә еллардан соң да шулай матур итеп искә төшерәләр бит. Чыннан да, 1890 елдан 1 Май Россиядә Халыкара хезмәт халыклары теләктәшлеге көне буларак билгеләнә башлый. Бәйрәмнең үзенчәлеге булып демонстрацияләр тора. Завод-фабрика, совхоз, мәктәп коллективларыннан торган колоннарлар кызыл әләмнәр, лозунглар күтәреп демонстрацияләр уздыралар. “МИР.ТРУД. МАЙ” дигән лозунг аеруча популяр булган күрәсең, чөнки анысы хәтта безнең буын вәкилләре өчен дә бераз колакка якынрак. Шулай ук 1майны яз бәйрәме дип тә атаганнар. Ә бүген исә бу бәйрәмнең сәяси ягы үз урынын югалтып, нәкъ менә икенче мәгънәсе генә кулланышта йөри. Бүген без яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан ял һәм бәйрәм итәбез. Әйе, исеме җисеменә туры килә бүген бу бәйрәмнең. Ник дисәң, яз – хезмәт чоры: чистартасы, юасы, бакча казыйсы, утыртасы бар. Ә хөкүмәт биргән берничә көн ял бу очракта бик урынлы. Шәһәр шау-шуыннан туйган шәһәр кешесе авылга ашыга: кайсы авылдагыларга булышып килергә, кайсы яз бәйрәмен табигать кочагында уздырып, ял итәргә тели. Ничек кенә булмасын, ә авыл гөрли бу көннәрдә. Хәтерлим, без кечкенә чакта урам буенча конфет-прәннек, төрле төскә буялган йомыркалар өләшеп, дөресрәге алмашып йөрү гадәте дә бар иде әле балалар арасында. Башта урам буенча шулай йөреп чыгабыз да, аннан табигатькә чыгып, җыелган йомыркаларны ашыйбыз. Безнең буын өчен менә шул иде 1 Май. Ә хәзер балалар урам буенча йөреп тормый, кибеттән тәм-том сатып ала да, шулай ук болын яки берәр тау башына чыгып 1 Май бәйрәм итә. Ә кичен исә балаларны өлкәннәр алмаштыра. Җыелып бәйрәм итү, аралашу өчен менә дигән сәбәп шул ул яз һәм хезмәт бәйрәме. Эш тә эшләнә, ял да ителә, бәйрәм дә уза. Демонстрацияләр булмаса да, бүген дә бик яхшы шул 1 Май бәйрәме. Ни бәйрәм иткәнебезне аңлап бетермәсәк тә, ялы яхшы. Артында Бөек җиңү алып килгән тагын берничә көн ял бар икәнен белеп тору кәефне тагын да күтәрә, бакчаларны карап бетерергә, күрешми калган туган-тумача белән күрешеп килергә әле тагы бер мөмкинлек бар. Рәхмәт хөкүмәткә!
Гөлгенә ВӘЛИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|