поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.02.2017 Мәдәният

Топ-модель Алинә Гәрәева GONGTV спорт һәм музыка каналын тәкъдим итәчәк (ИНТЕРВЬЮ)

«Краса Казани 2014», «4-ая Краса России» титуллары иясе, «Лучшая из Лучших Топ Краса России», «Мисс Азия 2015» конкурсы финалисты, топ-модель Алинә Гәрәева GONGTV спорт һәм музыка интернет каналының йөзе буларак каналны мөһим һәм дәрәҗәле чараларда тәкъдим итәчәк.

Болгар шәһәрендә туып, мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлаган тырыш, максатчан һәм акыллы Алинә модельләр турындагы түбән фикернең киресен дәлилләүче ачык мисал булып тора. Инглиз телендә камил аралашучы, рәсем сәнгате белән мавыгучы Алинә Гәрәеваны яуланган титуллары аша гына түгел, ә кызыксынулары һәм тормышка  карашы аша якыннан белергә тырыштык.

— Алинә, GONGTV спорт һәм музыка каналының йөзе булу үзеңдә нинди тәэсирләр уятты?
— GONGTV спорт һәм музыка каналының йөзе буларак тәкъдим ителү мине бик канатландырды, тормышымда яңа бер кызыклы сәхифә ачты. Шатлык хисләре белән беррәттән үз өстемдә нинди җаваплылык булганын да тоям. Каналның эшчәнлеге гадәти телевизион кысаларга бәйләнмәгән. Монда үз фикереңне дә белдереп була, тапшырулар да җитди фикерне тамашачыга позитив рухта тәкъдим итә. Мин  югары дәрәҗәдәге GONGTV спорт һәм музыка каналы белән хезмәттәшлек итү яхшы нәтиҗәләр бирер дип уйлыйм.
— Бүгенге көндә син бөтен дөнья буйлап хезмәт куясың, чит илләрдә уздырылучы төрле проектларда катнашасың. Топ-модель буларак танылу алдың, ләкин синең шулай ук актриса булырга хыялланганың да билгеле.
— Чит илләргә мин, чыннан да, еш йөрим, топ-модель буларак бик күп фотосессияләрдә, чыгышларда катнашам, ә бәләкәй чакта модель һәм актриса булу теләге бар иде. Бүгенге көндә мин бу хыялларымны тормышка ашырдым, чөнки кино өлкәсендә дә үземне сынап карадым: Татарстанда төшерелгән сериалда роль башкардым. Бу теләк шул сериаллар караудан туды да инде. Сабый чакта йә җырчы, йә актриса булырга хыялланыбыз. Эшләп карагач, кино өлкәсенең минеке түгел икәнен аңладым, чөнки фильмда төшү бик күп вакытны ала, берничә дубль ясарга туры килә һәм шулай ук стресс та күп бу эштә.
— Төп эшеңнән кала тагын нинди кызыксынуларың бар?
— Мин җырлыйм. Укыган чакта “Йолдызлык” һәм башка җыр бәйгеләрендә катнашып беренче урыннар яуладым. Шулай ук чит ил авторларының китапларын укырга яратам. Минем холкым  романтик булгач,  романнар укырга яратам. Матурлык конкурсларында катнашканда без балалар йортларына барып бүләкләр тапшыра идек, алар өчен махсус чыгышлар ясадым. Әлеге күркәм гадәтне дәвам итеп, без дусларым белән балаларга бүләкләр ясыйбыз, аларга тамашалар куябыз. Мин иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнергә яратам.
— Төрле матурлык бәйгеләрендә катнашу ышаныч һәм танылудан башка тагын нинди тәэсирләр бирә?
— Сәхнәдә торганда, иң беренче чиратта, адреналин ташкынын тоясың. Камералар һәм бөтен кешенең игътибары  сиңа юнәлгәч, эмоцияләр арта, үзеңне ышанычлырак тотасын һәм бу халәт миңа бик ошый. Беренче тапкыр “Краса Казани” дип игълан иткәч, мин бик хисләндем һәм сөендем.
— Әти-әниең модель буларак эшчәнлегеңә ничек карый?
— Минем әнием татар теле укытучысы, ә әтием — эшмәкәр. Алар икесе дә һәр башлангычымны күтәреп алып, ярдәм итеп кенә тора. Әнием белән без бик якын дуслар да, барлык мәсьәләне ачык итеп сөйләшәбез. Әти-әнием минем барлык кызыксынуларымны хуплый, шуңа да янымда терәк булырдай якын кешеләрем булганга мин бик шат.
— Алга таба нинди максатларың бар?
— Модель буларак тагын да югарырак үрләр яулыйсым килә, ләкин киләчәктә шулай ук үз эшемне дә ачарга исәплим, чөнки үземне матурлык өлкәсенең башка юнәлешендә дә сынап карыйсым килә.


Фотолар шәхси архивтан алынды.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 16.02.2017
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»