поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.11.2009 Милләт

И ТАТАРЫМ

«Әй, язып ни файда соң?!» дигән аянычлы сүзләрне еш ишетергә туры килә. Төптән уйлап карасаң, чыннан да, яшәеш-көнкүрешебездә очрап торучы, хәл итәр өчен әллә ни зур чыгым вә көч-куәт тә таләп ителмәгән, әмма биек мөнбәрләрдән «милләт» дип сөрән салып йөрмәсә дә, «татарым» дип якты көнгә күз ачучы, «татарым» дип йокларга ятучы милләтпәрвәр җанлы һәр адәм баласының җанын кимерә торган хәлләр турында эреле-ваклы язмалар вакытлы матбугат битләрендә даими рәвештә дөнья күреп тора. Андый язмаларның милләтебез тәрәккыятенә йогынтысы никадәрдер (алтын-көмеш булса, бизмәнгә салып белер идең) – әйтүе кыен.

Мин үзем дә, туксанынчы елларда Әстерхан каласына барып, татарым өчен эчем янып кайткач, «Әстерханга кемнәр бара?» дигән мәкалә язып, хәзерге  «Ватаным Татарстан» («Социалистик Татарстан») газетасында бастырганнан соң, эреле-ваклы даирәләрдә «пешергәч» (куркудан түгел, әлбәттә!), нәкъ шул «язып ни файда соң?!» дигән фикергә килгән идем инде. Әмма, алда әйткәнемчә, татарлыгымның бөтен ачысын-татлысын чыны белән тоеп яшәүче бәндә буларак, һәр эчемне пошырган хәлгә юлыккан саен, каләм-кәгазьгә ябышмасам да, ул хәлләр даими рәвештә җанны тырнап тора.

 

...Күптән түгел бер танышыма кунакка бардым да, озаграк юанып, өйгә кайтырга соңга калу сәбәпле, такси чакырттым. Барам утырып. Егетем русча «теттереп» сөйләшсә дә, йөзенә күз салган саен, «татарлык» (мөселманлык түгел!) чалымнары төсмерләнә шикелле. Түзмәдем, сорау бирдем. Шулай! Уем дөрес булып чыкты – татар. Ләкин егет, аклангандай, кабалана-кабалана: «...но я совершенно не знаю языка», – диде. «Совершенно»га басымны шундый итеп ясады ки, бу сүзләрдән соң мин иң кимендә «вот молодец!» дияргә тиеш идем кебек. «Плохо... очень плохо»ны ишеткәч, егетем «Я в этом не виноват, раньше же не было ни школ, ни садиков...» (әйтерсең лә алар хәзер тулып ята!) белән миңа «мат» куярга ашыкты. Әмма әңгәмәбез озакка китте. Әлеге сөйләшүдән шул ачыкланды: әти-әнисе чеп-чи татар (ягъни авылныкыннан шәһәрләшкән), өйдә балалары белән ана телендә сөйләшмәгәннәр (һәм оныклар белән дә сөйләшмиләр). Әнисенең бертуган апасы хәтта телевидениедә (диктор булып?!) эшләгән. Ләкин, күпме генә зиһенен яңартырга тырышса да, егет аның исем-фамилиясен әйтә алмагач, «они с мамой не особо дружили» дип акланып алды. Үзенең өч хатыннан өч улы бар икән (киләчәктә өч рус кызына менә дигән ир булыр!), хәзергә берсе дә ләм-мим татарча белми. Чөнки ике хатыны – марҗа, менә соңгысы инде татарча «шурует». Минем белән сөйләшүдән соң (егет үзе шулай диде), улларының берсен булса да татарча өйрәтергә (бирсен Ходам!) «пытаться» итәчәк.

 

Хушлашканда: Ана телен белмәвегездә бердәнбер гаепле кешеләр ул – сезнең әти-әниегез, бөтен үпкә сүзләрен аларга әйтегез һәм бүтән беркайчан да балаларыгыз һәм сезнең белән русча сөйләшмәүләрен үтенегез», –  дидем. Белмим, бу «төнге» сөйләшү егет өчен никадәр нәтиҗәле булыр, ә мин үземә (инде ничәнче кат!) шундый нәтиҗә ясадым (сезгә дә әйтәм): Аллаһы Тәгалә сөеп биргән газиз балаңны татар итү өчен, мөхтәрәм җәмәгать, җан чыкканчы тир түгеп, майтарып булмаслык әллә нинди гамәлләр кылырга кирәкми ләбаса! Фәкать өеңдә, гаиләңдә даими рәвештә ана телендә сөйләшергә генә кирәк. Юк һәм булмаячак татар телле балалар бакчалары, мәктәпләргә сылтап ятмаска кирәк газиз балаңның үз телен белмәвен, һәрчак гаебен дә, әмәлен дә үзеңнән эзләргә! «Гаеп» дигәннән, безнең татарга куш инде син гаепләргә! Меңләгән гаеплене табар, тик үзенең «борын асты»н гына күрмәс. Русча «әйттереп», шома сөйләшә алмаган татардан да нәкъ татар үзе көлә! Ә үз анасының телен белмәвендә гаепләми! Баш белән уйлап карасаң, гаеп кенә түгел, җинаять, акланмас җинаять бит ул газиз туган телеңне белмәү – гавам алдында да, Аллаһы Тәгалә каршында да! Сиңа ышанып тапшырылган, дөньяда Кеше булып яшәвеңнең төп асылын тәшкил иткән иң мөһим, җаваплы вазифа-бурычны үтәмәү бит бу!

 

Инде дә килеп гаеп турында сүз чыккан икән, мин татарымны тагын бер нәрсәдә гаеплим. Ул да булса, әлеге дә баягы шул үз кадерен белмәүдән килеп чыккан хәл инде анысы да. Ерактанрак башлыйм әле. Озынга китсә дә, әйтәсе сүз бүленеп калмасын. «Яңа Гасыр» радиосы оешып кына килгән дәвердә «татар телле» сөйләүчеләрне сайлап алу уздырдык. Йөздән артык егет һәм кыз җыелды. Араларында кемнәр генә юк: гуманитар-педагогика университеты, Казан дәүләт университеты, мәдәният-сәнгать университеты, музыка, театр училищелары студентлары. Кыскасы, киләчәктә милләтебезгә хезмәт итәргә тиеш дип фаразланган яшьләр. Ничә сөйләсәң – шул бер сүз  дигәндәй, мин кергән беренең исем-фамилиясен сораудан башлап, шуны дөрес әйтә беләме-юкмы, безнең мескен «һ» авазын ничегрәк имгәтә икәненә аеруча игътибар итәм. Берсе генә дә исем-фамилиясен чын татарча итеп әйтә белми, дөресрәге, «белми» түгел, татарча ничек булырга тиеш икәнен белми. Бу җәһәттән, минем бик күп әңгәмәдәшләрем белән низагка кадәр барып җиткәнем бар. Һәр очракта җавап бер үк диярлек: «Минем паспортта шулай язылган!» Менә бит! Гаеплене таптык! Вәссәлам!

 

Ә ул мескен «һ»не нишләтергә икән, җәмәгать! Гаҗәп кенә түгел, гаҗәмәт бит бу, га-җә-мәт! Ярар инде, шәһәрдә туып үскәне әйтә дә алмасын ди. Авылда яшәп, чын татар мөгаллимнәреннән белем алганнар да «үтерә» бит ул «һ»не. Берсеннән «мәхәббәт» һәм «мәһабәт»не әйттереп карыйм. Икесен дә рәхәтләндереп бер төсле әйтә. Мәгънә аермалыгын сорыйм. Белми, ләкин «йөзә». Аптырагач (дөресрәге, бер дә аптырап тормады): «Безгә татар теле укытучысы бу ике сүз ике төрле язылса да, бертөрле әйтелә дип өйрәтте», – ди. Һәм әйтеп тә күрсәтә: «мыхабат».

 

Сүз башымда «татар телле» сөйләүчеләрне сайлап алу уздырдык...» дигән идем бит әле. Сайлауны уңышлы үткәннәр арасында Теләче районыннан Илназ Кадыйров исемле егет тә бар иде. Без аны, әлеге дә баягы «һ»сы «аксак» булса да, чын ирләрчә тавыш белән төзек сөйләве өчен сайлап алдык. Соңыннан «һ» өстендә сәгатьләр буе тир түгәргә туры килде. Өйрәнде егетебез әлеге авазны дөрес әйтергә, минем дә тавыш карлыгып, үзе дә янып-пешеп чыккач. «Укытучылар дөрес әйтергә өйрәтмәгән шул мәктәптә!» – дип нәтиҗә чыгарды һәм (үпкәләмәгез, мәктәп мөгаллимнәре!) мин моны дөрес хөкемгә саныйм. Барлык фәннәр татарча укытыла торган авыл-район мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары гына түгел, башка фәннәрдән белем бирүчеләр дә һәр авазның дөрес әйтелешенә игътибар итәргә, телебезне яратып, тәмләп сөйләшергә тиеш, минемчә.

 

Радио-телевидение дикторларының (хәзер аларны ди-джей дип атыйлар) дөрес сөйләргә тиешлеге бер хәл, бу – бәхәссез! Әмма, телне белсә-белмәсә дә, зур сәхнәләргә чыгып, теләсә ничек боргаланып, үзенең нәрсә турында җырлаганын үзе дә аңламаучы-белмәүче «йолдызлар» белән нишләргә?! Аларның бит күбесе татарча сөйләшә дә белми, үз теленең кадерен чүп урынына да күрми! Сәхнәдә «плюс»ка җырлап керүгә, русча «сиптерә» башлый.

 

Сүз уңаеннан, бу безнең театрларыбызда да шулай. Үз ана телен акча эшләү коралы буларак кына кулланучы мондый  «талант ияләре»нең халык күңелен яулап алырлык образлар тудыра алуын шик астына аласы һәм: «Сине мең газаплар белән бу якты дөньяга китергән газиз әнкәң телен кадерли белмисең икән, йөрмә сәхнәдә буталып!» – дип кистереп әйтәсе килә. Бәлкем, шул сәхнәдә «буталып» йөрүчеләрнең берәрсенең булса да колагына керер һәм ул үзе өчен (ниһаять!) оялыр иде.

 

Ярар, күп сөйләдем, туктарга вакыттыр. Сүземә ниндидер нәтиҗә-йомгак ясап куясым килми. Мин җанымны әрнеткәннәрнең кайберләрен сиңа ирештерергә тырыштым, һәркем үзенчә, үз күңеле кушканча нәтиҗә ясасын, и татарым!


Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА
Шәһри Казан
№ 214-215 | 23.11.2009
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»