|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2017 Хәйрия
Кечкенә Тимурга безнең ярдәм кирәкКазанда яшәүче 4 яшьлек Тимур яхшы күңелле кешеләр ярдәменә мохтаҗ. Малай сөйләшә алмый. Башкалар кебек кирәкле әйберне дә, теләгән ризыгын да сорый алмый, авырткан җирен дә әйтә белми. “Улыбызны ничек тә аякка бастырасы килә. Табиблар да өметләндерә”, – дип әнисе башкалардан ярдәм сорый. “Улым дөньяга сау-сәламәт бала булып килде. Ике яше тулыр алдыннан бер прививка ясаткан идек. Әнә шуннан соң күзләре кылыйланып китте. Үз-үзен тотышында үзгәрешләр күренә башлады. Кирәксә-кирәкмәсә йөгерә, сикерә, башын бәрә. Сөйләшүеннән туктады, күп кенә гадәтләнгән эшләрен онытты. Без аптырашта калдык, – дип сөйли әнисе Миләүшә. – Табибларга йөри башладык. Баштарак алар: “Әле бит ул кечкенә. Бераз үскәч, бар да җайланыр”, – диделәр. Ә мин исә, аның үз-үзен тотышында үзгәрешләрне күреп, өйгә психиатр чакырттым. Әлеге табиб ханым бездә озак утырды. Ә аннары: “Балада аутизм”, – диде. Бу – психик авыру. Тикшерелә башлагач, аның диагнозы чынлап та дөреслеккә туры килде. Улыбызны Мәскәү табибларына күрсәтеп торабыз. Алар исә баланы дәвалау буенча махсус программа төзи. Казанга кайтып, шуның буенча дәвалануны дәвам итәбез”.
--- |
Иң күп укылган
|