поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.11.2009 Авыл

“ИРЕК МӘЙДАНЫ” – КАЗ ТУРЫНДА

1500 KАЗ АСРЫЙБЫЗ

 

Буа районы Ташкичү авылында яшәүче Кадрия апа һәм Фәнсаф абый Нигъмәтуллиннар гаиләсе 1500 каз асрый. Әле күптән түгел 700 бройлер үстереп, шуларны суеп сатканнарын да исәпкә алсаң, шаккатмый мөмкин түгел.

 

Инде Ташкичү якларында өмәләр башланган. Апрельдә үк алырга өлгергән гаиләләр каз түшкәләрен урнаштыру ягын карый.

 

– Каз үстерү кечкенәдән яхшы таныш. Әниләр электән ала, без аларны карый идек, – ди Кадрия апа. – Ә монда үз йортыбызда казны 4-5 еллап кына асрыйбыз әле. Башта 20, 50 шәрне алдык. Аннары 100 не... Колхозда эшләр беткәч, күпләп асрый башладык. Фәнсаф “КамАЗ”да эшләде, мин колхозда пешекче вазыйфасын башкардым. Үзем дә өйдә тора башлагач, бу исәп аз кебек тоелды. Уйладык та 350 не алдык. Соңгы ике елда исә 600 әрне үстердек. Быел 1500 не алып карарга булдык. Аңа хәтле әле 700 баш бройлерны суеп урнаштырдык. Сарайда урын бушагач, июльнең 4 ендә генә соңгы чыгарылышны алдык. Тик иртә чыкканын алырга тырышырга кирәк икән. 1500 казның 80 гә якыны үлде. Әнием Шәмсеҗиһан 250 не апрельдә үк алды. Берсе дә үлмәде. Инде каз өмәләрен дә уздырып җибәрделәр.

 

Күпләп каз асраучылар биредә өмәне берничә көн оештыра икән. Бер көндә якынча 100-120 не суялар, эшкәртергә 20 ләп хатын-кыз чакыралар. Димәк, Кадрия апа өендә каз өмәләре ике атнадан да озакка сузылачак икән әле.

 

– Үткән ел бәбкәләрне иртәрәк алган идек. Бер партиясен августта ук суеп урнаштырдык. Быел кар төшкәнен көтәрбез инде. Алай чиста була, эшкәртергә дә җайлы. Ике мунчабыз бар. Йолку, эчен чистарту кебек эшләрне шунда башкарабыз. Өмә бергәләшеп эшләгәндә бер яктан күңелле, тик озакка сузылгач, бераз арыта да. Шулай да, каз мөгезле эре терлеккә караганда отышлырак. Мәсәлән, үгезне 1-1,5 ел асрап, иң күбе 30 мең сумга сатарга була. Ә каз 5 айда өлгерә. Бәбкәләрне күпләп алганчыга кадәр 5-6 шар үгез асрап карадык. Хәзер каз һәм тавыкка өстенлек бирәбез. Өстәвенә 3 шәхси кибетебез бар.

 

Эшләр тиз генә җайга салынмый инде. Кибетләр ачканда кредитлар алырга туры килде, – ди Кадрия апа.

 

Каз түшкәләрен алар күпләп “Бәхетле” кибетләренә тарата. Заказ бирүчеләр дә күп. Түшкәләр, гадәттә, 4-5 кг була икән.

 

– Бройлерларны суеп, бик җайлы урнаштырдык. Буадан килеп алдылар, ураза аенда әбиләр дә күп мөрәҗәгать итте. Шул 700 бройлер ите тиз арада сатылып бетте. Кайберәүләргә җитмәде дә әле. Чөнки өйдә карап үстергән икенче төрлерәк инде ул: симез, тәмле, өстәвенә арзанрак та. Әйтик, Буада 1 кг бройлер ите 150 сум торса, без 120 сумнан саттык, – ди Кадрия апа.

 

Казларга килгәндә, “Бәхетле” кибетләренә биргәннән соң, калганнарын күпләп какларга хуҗаларның исәпләре. Чөнки Казаннан шундый 50 шәр казга заказ бирүчеләр бар икән. Аннары мәшәкатьлерәк булса да, гади түшкәгә караганда, какланганы кыйбатрак бит.

 

Аның әйтүенчә, каклар өчен кечерәк гәүдәле казлар уңышлырак. Аларга тоз җиңелрәк сеңә, әйбәтрәк каклана. 

 

– Бервакыт, 350 не асраган елны, бер казыбыз 8 кг булды. Өмәгә җыелган хатын-кызлар, итәккә дә, табакка да, чиләккә дә – беркайда да сыймый, дип көлделәр. Бүтән андый авырлыктагы түшкә булмады, – ди Кадрия апа.

 

Йорт кошларына торыр урынны да бик җиңел хәл иткән алар. Казлар арткы якта бәрәңге бакчасында тора. Рулоны 950 сум торган сеткалар сатып алып, шуның белән тотканнар. Анда берничә урында азык салынган зур тагарак куелган. Уртада артына зур кисмәк эленгән “УАЗ” машинасы тора.

 

– Бәбкәләрне башта астан җылытыр өчен спираль сузылган, плитә җәелгән сарайда тоттык. Билгеле, анда гына сыймадылар. Бүләргә туры килде.

 

Асларына пычкы чүбе салырга уйлаган идек. Кошчылык фабрикасындагылар бу гамәлне эшләргә кирәк түгел дип киңәш иттеләр. Бәбкә пычкы чүбен ашый икән. Бу исә аның организмы өчен зыянлы. Үсә төшкәч, казларны арткы якка бәрәңге бакчасы урынына ясалган йортка чыгардык.

 

Быел коеда су кимеде. Җиткереп булмый. Шуңа казларга суны “УАЗ” белән елгадан ташыйбыз. Ә ул якында гына. Бик җайлы. Казларны урамнан йөрткәнебез юк. Арткы яктан гына болынга төшерәбез. Балалар җәй буе саклады, – ди Фәнсаф абый. – Казларга, нигездә, бодай, комбиазык ашатабыз. Аларны сатып алабыз. Зур йортка ике “КамАЗ” ком кайтарып аударган идек, шуны ашап бетерделәр.

 

– Ә бәрәңгене кайда утыртасыз? – дип кызыксындым.

 

– Үткән ел 1700 сумлык бәрәңге сатып алдык. Шул ел буена җитте. Бүтән аны үстереп мәшәкатьләнмәячәкбез. Агу сибү генә дә күпме чыгым сорый, шактый вакытны ала, җәй буе бакчадан кермисең, – дип аңлатты Фәнсаф абый.

 

Әлбәттә, карар кешең булса, каз керемле кош. Кадрия апа әйтүенчә, үткән ел, 600 не асраган вакытта, алар мамыгын сатып кына да 39 мең сум эшләгән. Ә быел 1500 казныкы күпмегә төшә?! Билгеле, саллы гына сумма килеп чыгачак. Әмма бер рәхәтнең мең михнәте дигәндәй, моның да мәшәкатьле яклары бар икән.

 

– Мамыгын алыр өчен махсус Мәскәүдән хәтле киләләр. Казны парламыйча йолкысаң, мамык коры була, әмма бу очракта юу бик авырга туры килә. Каз өмәсенә җыелган хатыннарга аеруча мәшәкать тудырабыз. Йолкыганнан соң түшкәне өтә идек. Ничә тапкыр юсаң да, ул ап-ак булмый. “Бәхетле” исә бик тикшереп ала. Аның каравы мамыгы коры була иде. Әмма бер мамыгына була гына алай мәшәкатьләнәсе килми. Быел казны парлап йолкырбыз дип торабыз. Алай юу җиңелрәк. Мамыгы чыланачак инде. Чабаксарда юеш мамыкны да ала торган фабрика эшли дигәннәр иде. Бәяләрен белешәсе бар әле, – ди Кадрия апа.

 

Аннары казның суйганда шырпылы булу-булмавы да зур роль уйный. Суйганнан соң аны чүпләп бетерәм димә. Ә сатар өчен андый түшкә бер дә матур түгел.

 

– Каз суйганда мамыгын чыгарып бетергән вакытны эләктерә алсаң, әйбәт тә бит. Гел алай гына туры китереп булмый, – ди Кадрия апа. – Аны аерырга мөмкин инде үзе. Бакча, торыр урыннары ак мамыкка тула. Кайсыдыр елны шулай ук каз өмәсен берничә көн ясаган чакта бер партиясе бик шырпылы булды. Әле аны  өмәдән соң да чүпли-чүпли арыйсың. Бездән казлар болай да арзанга китә. Илтеп тапшырган сәүдә нокталары үзләре хакны нык арттырып куя. Өстәвенә шырпылы икәнен дә күрсәләр, товарыбызга бәяне төшерергә күп сорамыйлар.

 

Каз, тавыкларны Фәнсаф абый үзе суя. Өмәгә тотышырга, булышырга ике-өч егет чакыралар икән.

 

– Ул эшне җиренә җиткереп, оста һәм тиз башкара, – дип мактап алды Кадрия апа тормыш иптәшен.

 

Лилия ЙОСЫПОВА

 

КАЗ ТОРА ТАБЫН ТҮРЕНДӘ

 

Җырчы Зөһрә СӘХӘБИЕВА:

 

– Каз итеннән халкыбыз бик тәмле милли ризыклар әзерли. Мин дә яратып пешерәм. Казны бер сәгать тозлы суда тотып, эченә алма һәм бәрәңге тутырам да тегеп чыгам. Төче камыр әзерләп, шуңа төреп, духовкага тыгам. Каз бик тәмле, йомшак, сусыл була. Мае камырга сеңә.

 

Аннан соң каз итеннән шулпалы зур бәлеш әзерлим. Бала-чага да бик ярата. Бәйрәмнәрдә Арча якларында күбрәк гөбәдия пешерсәләр, безнең Тукай районында элек-электән итле бәлешне өстен күрәләр. Гадәттә, төче камыр әзерлим. Табаның зурлыгына карап, кирәк күләмдә каз итен, бәрәңгене шакмаклап турыйм, суган, тәменчә тоз, борыч өстәп болгатып, бәлеш ясап духовкага тыгам. Бераз пешкәч, шулпа салам. Бик тәмле була.

 

Яшел Үзән районының Ореховка авылыннан, инде 15 ел дәвамында үз ихаталарында 500 ләп кош-корт (шул исәптән 100 ләп каз) асраучы Фирдәвис ЗАҺРИЕВА:

 

– Казны бары тик шушы ысул белән генә пешерәбез. 10 л суга 1 кг тоз болгатып, бер тәүлеккә тозлы суга батырып куям. Кичтән салсаң, төшкә әзер була. Тиешле вакыттан иртә алырга ярамый, иткә тоз сеңәргә тиеш.

 

Соңыннан казны саркытып, эченә 7-8 кара җимеш һәм 5-6 алма тутырам. Пешкәндә алмалар чыкмасынга, казга тәме сеңсенгә тутырган тишекне теш чистарткыч белән беркетеп куям. Аннан кибеттә сатылган полиэтилен җиңсәгә тыгып, ике башын да бәйлим. Өстән 5-6 тишек тишәм. 180 0С җылылыктагы духовкада пешерәм. Кышлаган каз ите мондый ысул белән әзерләгәндә аеруча тәмле чыга.

 

Апас районы “Рәхимов” ҖЧҖ инженеры Илдус АМАНУЛЛИН:

 

– Табигать кочагына ял итәргә чыкканда яки ау вакытында казны учак өстендә әзерлибез. Йонын йолкымый гына эчен аласың да, үзле кызыл балчык белән төреп, учакка куеп, кызган күмер өстендә пешерәсең. Эченә бәрәңге яки алма тутырырга да була. Пешкәч, йоны балчык белән бергә йолкынып чыга. Яшь каз, учак кызулыгына карап, бер сәгать ярымлап пешә, карт булса, озаграк тоту кирәк.

 

Яшел Үзән районы Олы Күлбаш авылыннан каз үстерү остасы Филсинә МИРСИЯПОВА:

 

– Әле бәлеш пешерергә җыенып йөри идем. Каз итеннән әнием өйрәткән шулпалы бәлеш бик тәмле була, яратып әзерлим. Аны пешерү өчен иң элек итне 3х3 см зурлыгында шакмаклап турыйм. Бәрәңгене әрчеп, урталай ярам, күп итеп суган турыйм, бәлеш камыры әзерлим. Майлаган табага камыр җәйгәннән соң, беренче рәткә ит, икенчегә суган, өченчесенә бәрәңге тезеп, өстен камыр белән каплап, бөгеп чыгам. Бераз пешкәннән соң, шулпа салу өчен уртага тишек ясап, бөке куям. Духовкада 3 сәгатьләп тотам. Мондый бәлеш өчен яшь каз ите кирәк.

 

Каклаганда болай эшлим. Юып киптерелгән 1 кг чиста бодайны 1 кг тоз белән болгатып, эченә тутырам да, казның тышын яхшы итеп сеңдереп тоз белән уам. Макароннан бушаган тыгыз сары кәгазьгә төреп, чормага асып куям. Көздән яңа суйган казны тутырсаң, тагын да яхшы. Кыш буе ул шулай тора. Язын кояш нурларында мае ага башлый, астына савыт куярга кирәк. Май-апрельдә әйбәт кыздырган калай түбә астында каз тагын да яхшырак каклана. Мондый ысул белән әзерләнгән кош ите ашап туйгысыз була.

 

Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә ҖИҺАНШИНА:

 

– Казны бәйрәмнәрдә түбәндәге рецепт белән әзерлим. Иң элек тоз, әзер тәмләткечләр, майонез, вак угычтан уылган сарымсакның барысын бергә кушып, соус ясыйм. Шул масса белән казның эчен-тышын яхшылап сылыйм. Бәрәңге тутырып, фольгага төрәм дә духовкада пешерәм. Каз маен үзенә сеңдергән бәрәңге дә бик тәмле була.

 

 

КАЗАННЫҢ КОЛХОЗ БАЗАРЫНДАГЫ БӘЯЛӘР (СУМНАРДА)

 

Каз түшкәсе ..........800-1500

Үрдәк түшкәсе ........350-700

Тавык......................200-500

Какланган каз..............2000

 

БУ КЫЗЫК!

 

 Казлар, башка йорт кошлары белән чагыштырганда, авыруларга тиз бирешмиләр һәм үстерү мәшәкатьләре дә азрак, алар ризыкны үзләре дә таба.

 

Бәбкә чыгару өчен, казның зурлыгына карап, ояга 9-13 йомырка салалар. Бу эштә тавык та ярдәмгә килә, аның астына 4-5 йомырка куялар.

 

Каз бәбкә чыгару өчен, гадәттә, йомыркалар өстендә 20-30 көн утыра. Сары йомгаклар  бер үк вакытта борын төртмәү сәбәпле, ояда 34 көн утырырга да мөмкин.

 

 

БЕЗДӘ КАЗ ҮСТЕРМӘГӘН КЕШЕ СИРӘК

 

Кайчандыр борынгы бабаларыбыз кулга ияләштергән казларны безнең татар халкы бик яратып асрый. Озын муенлы, кызгылт сары тәпиле, каңгылдавык тавышлы каурый канатлы бу төр кошны элек авылларда өй шартларында үрчетәләр иде. Хәзер һәр районда диярлек инкубатор булганга, каз асрауның мәшәкате кимеде дисәк тә ялгышмабыз, күпчелек кеше сары йомгакларны шуннан сатып ала.

 

Әмма бүген элекке чордагыча зурлап бәйрәм итеп, шаулатып үткәрелгән каз өмәләрен сирәк җирләрдә генә күрергә була. Актаныш районының Иске Кормаш авылы мәдәният йорты директоры Рәмилә Хамматуллина татар халкының борынгы йолаларын, гореф-гадәтләрен яшәтүгә нигезләнгән чараларны еш оештыра. Шуларның берсе каз өмәсе. Бу хакта Рәмиләдән сөйләвен үтендек:

 

– Бездә каз үстермәгән кеше сирәк. Хәзер аны күпләп, 50-100 ләп алучылар да бар. Каз өмәсен ел саен күмәк төстә берничә йортта үткәреп торабыз. Гомумән, татар халкы йолаларының онытылмавы өчен тырышабыз. Быел туй йоласын күрсәттек, ныклап кар төшмәгәч, каз өмәсенә өлгермәдек әле. Узган ел аны зурлап халкыбызның барлык йолаларына туры китереп, 25 каз үстергән Лүзия һәм Хәмит Фатыйховлар гаиләсендә үткәрдек. 12 хатын-кыз җыелдык, һәр кешегә ике каз туры килде. Өмәгә күбрәк урта яшьтәгеләр йөри.

 

Сую йоласын йорт хуҗасы “бисмилла” әйтеп, мөселманча үзе башкарды. Казларны кыйблага каратып, баш ягына тезеп салдык. Муеннарын юып, баш-аякларын кисеп бәйләгәннән соң, өйгә алып кереп, кошлар һәм авыл турындагы җырларны җырлый-җырлый мамыгын йолыктык. Тышта эч маен катырып алып кергәч, көлешә-көлешә мәзәкләр сөйләп, кем эчен ала торды, кем эчәгесен аралады, кем капчыкка, сүрүгә мамыгын тутырды. Пешекләп чистартканнан соң, казларны көянтәләргә элеп, гармун моңы астында җырлый-җырлый чишмә буена алып төшеп, салкын су белән юдык. Киләсе елда да ишле булсын, уңсын өчен, алдан атлаучы кеше теләкләр теләп, каз каурыйларын юлга чәчеп барды.

 

Чишмәдән кайтуга өмәчеләргә хуҗабикә мул табын әзерләгән иде. Казларны урнаштырганнан соң, бәйрәм өстәл артында дәвам итте. Бу көнне барыннан да иң тәмлесе каз мае белән пешерелгән тәбикмәктер.

 

Бездә каз өмәләре менә шулай үтә.

 



Ирек мәйданы
№ 21 | 20.11.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»