поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.02.2017 Мәдәният

Айгөл Бариеваның әтисе әнисенә язган хатларны "Матбугат.ру"дан укыгыз

Әнисе үлгән көнгә багышлап, Айгөл Бариева хатирә видеосы эшләгән дип әле берничә көн элек кенә яздык. Менә тагын бер яңалык. Җырчының әтисе Шамил Бариев әнисе Гөлфиягә язган хатлары киң җәмәгатьчелеккә чыкты.

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева аларны китап итеп чыгарган.

"Тапшырылган хатлар" дип аталган шушы китапның презентациясе 16 февраль көнне "Туган авылым"да узачак.

Ә әлегә шушы китапка кергән кайбер хатларны "Матбугат.ру"дан укый торыгыз:

* * * 
 
Гөлфия, исәнме!
 
Хатыңны һәм дә ки фотоңны алдым, рәхмәт.
 
Бик мөлаем чыккансың сурәттә, бик хуп. Машиналар да бездәге икән шул.
 
Хатыңнан әз генә үзеңнең хәлләреңне белдем. Аягыңны авырттыргансың икән, анысы менә начар булган. Ну, кайгырма, туеңа чаклы төзәлер! Ә болай башка авырттырырга тырышма инде, аяк авырттырып, вакыт әрәм итеп йөргәнче берәр файдалы эш белән шөгыльлән (шаяртам, әлбәттә).
 
Минем үземнең дә тартылган иде, ә икенче курста, йөгергәндә. Шул физкультура белән бәйле була инде андый хәлләр.
 
Хәзер төзәлгәндер бит, йөгереп кенә йөрисеңдер, ә?!
 
Татар театрына йөрисең икән, анысы бик куанычлы, чөнки татар кешесе үз театрына йөрмәсә, аны, минемчә, чын милләт кешесе дип әйтеп булмый. Ә сәнгать кешесен инде, бигрәк тә!
 
Син миңа нинди спектакльләр карадың, кемнәрнең уйнаулары ошады, ни өчен, яз, ярыймы? Миңа бит барысы да кызык. Аннары, синең бәяләрең, карашларың да кызыксындыра, бәлки син күп кеше белән килешмисеңдер, үзеңнең карашың бардыр. Һәр кеше үзенчә кабул итә бит һәр нәрсәне. Килешәсеңме?
 
Һәм русларның безнең театрга күп йөрүләре очраклы хәл түгел – Г. Камал исемендәге театр Татарстанда театр № 1 булып тора хәзергесе вакытта.
 
Үз хәлләремә килгәндә, укып йөрим әкренләп. Сессия бөтенләй якын инде. Бездә сессияне декабрьдә эшләмәкче булалар. Бу безнең курста, чөнки январьда «Не было ни гроша, да вдруг алтынның» премьерасы булырга тиеш. Әгәр дә шулай була икән, каникулларга премьераны уйнагач та китәбез. Бу – январь ахырлары булыр инде. Әгәр дә имтиханнар декабрьдә икән, бу, әлбәттә, куркыта, ләкин бит аларны барыбер бирергә туры килә, шуңа күрә, без әллә ни кайгырмыйбыз да диярлек. Ну, әзрәк дулкынланабыз; һәр экзамен алдыннан була торган хәл бит инде ул. 
 
Бик әзерләнгән юк әле, театр, киноларга йөрибез. Соңгы вакытта караган фильмнардан миңа 3-е бик ошады: «Молодые», «Меморандум Кливвера» һәм «День, когда всплыла рыба». Туры килсә, карарга тырыш, минемчә, алар сиңа да ошарлар.
 
Монда кыш килде инде. Дөрес, кыш бөтенләй икенче төрле, бездәгегә ошамаган, дымлы, салкын җилле. Бер-ике көн (сирәк булса да) бездәге кебек тә булып ала. Ул көннәрне урамнан керәсе дә килми, кар атышып, уйнап, карга батып, арып-талып кайтып керәсең. Ә, беләсеңме, үзе арылган, ә үзе рәхәт. Шул вакытта Казан бигрәк тә искә төшә, анда да бит шулай уйнап йөргән вакытлар бар иде. Шунда ук, кыш көне концертлар белән барулар искә төшә. Вәт кызык була иделәр алар, ә! Билләһи, галәмәт кызык вакытлар! Мин, гомумән, концертлар белән йөрүне яратам бит.
 
Ну, синдә ни хәлләр? Экзаменнарга хәзерләнә башладыңмы әле? Куркасың инде, ә?! Ә син бер дә курыкма, безгә бер педагог әйтә иде: «Әгәр дә студент сорауга җавап бирә алмый икән, аңа тагын бер сорау бирелә, аңа да җавап бирә алмый икән, нәрсә белсәң, шуны сөйлә дип әйтәм мин», – дип. Ул, әлбәттә, шаярта иде, ләкин синең укыганыңны белсә, алар бервакытта да «батырмыйлар».
 
Синең имтиханнарны әйбәт бирүеңә мин ышанам, чөнки син укымыйча бармаячаксың, ә укысаң, син һичшиксез бирәчәксең һәм яхшы билгеләргә генә! Бу имтиханнарны биргәч, син чын беренче курс студенткасы буласың инде, ә! 
 
Ну, уңышлар гына сиңа!
 
Ярый, Гөлфия, сау бул.
 
Сәлам белән Шамил. Бареев.
 
Р. S.Татарча хат язуыңны хуплыйм, әмма авыр булса, русча язсаң да була. Татарча язу авыр булса, оялма, миннән ярдәм сора, мин әйтермен. Килештекме?!
 
30.11.71.
 
* * * 
 
Ленинград. 17.02.72   
 
Гөлфия, кичә хатыңны алдым, рәхмәт. Дөресен генә әйткәндә, синнән хатны күптән көткән идем мин.
 
Ярый, үзең канәгать булгач, йөреп кайтуыгыз бик әйбәт булган. Дөнья гизәргә дә кирәк инде ул.
 
Бүген безнең истәлекле (тантаналы дисәм дә ялгыш булмас) көн – костюмнар киеп һәм грим белән чыгабыз сәхнәгә! Әлбәттә, дулкынландыра. Премьерага да 3–4 кенә көн калып бара, шуңа күрә, бу көннәр безнең өчен бик җаваплы көннәр. 
Үземнең, болай, кәефләр әйбәт. Наҗияне 13 көнне озатып җибәрдем. Аның белән булганда күңеллерәк иде, хәзер алай түгел инде.
 
Башка фәннәр дә җай гына баралар, аларга артык игътибар итеп булмый әле. Менә бүген сәхнә теле, барырга кирәк, ә мин әзер түгел. Вакыт та юк, бик тырышкан да юк.
 
Март ахырларында бер экзамен бирәбез, аны күчергәннәр иде кышкы сессиядән. Аңа да рәтләп әзерләнгән юк әле.
 
Комсомол эшләренә дә бик зур игътибар биреп бетереп булмый. Бик тәртип боза башладылар. Бер кызга (теге кыз) выговор бирдек, хәзер алай тәртип бозучылар күренми әле.
 
Әлбәттә, киноларга йөрибез. «Пармская обитель» һәм «Большая любовь» дигән фильмнар ошады. Беренчесендә Жерар Филин белән Мария Казарес уйный. 
 
Менә шулай. Көннәр монда мактанырлык түгел. Кар бетте диярлек инде. Яңгыр ява, пычрак, дымлы. 
 
Хәзер сәгать 2350, репетициядән кайттык та менә, йоклар алдыннан бу хатны дәвам иттереп, бетереп куярга булдым.
 
Грим һәм костюм кигәннән соң бөтенләй үзгәрдек тә куйдык без бүген! Менә бит ул Ходай хикмәте.
 
Ну, Гөлфиякәй, үзеңдә ниләр? Укуларны яңартып җибәргәнсеңдер инде?
 
Дворецта ниләр бар? Марсель йөриме? Ул миңа хатны бик әйбәтләп кенә язып җибәргән. Хаты буенча, аны бер дә андый кеше дип уйламассың.
 
Ярый, Гөлфия, сау бул, барысын-барысын да яз.
 
Яхшы гына укы, күбәләгем!
 
Сәлам белән Шамил.
 
* * * 
 
Гөлфия, хатыңны күптән алган булсам да, җавап яза алмый йөри идем, гафу ит. «Вакыт булмады, шуңа күрә язмадым», – дип акланмыйм, чөнки мин ул сүзгә бөтенләй ышанмыйм. Вакытны һәрвакыт табарга була.
 
Ә нигә язмый тордым? Синең белән килешәм һәм, чынлап та, әйдә безнең арада гел дөреслек кенә булсын; хат язмый торуымның сәбәбе шунда: синең бу хаты мине уйландырды. Мин, әлбәттә, җавапны шунда ук яза ала идем, әмма ул вакытта мин бары информация-хат кына язган булып чыга идем. Ә инде андый хатларны син ничектер, мин яратып бетермим. Информацияне мин аны кеше аркылы да белә алам, ә хат аша кеше белән сөйләшү – бу бөтенләй икенче нәрсә, минемчә.  
 
Хатыңны берничә кабат укыдым, бер яктан мин сине аңлыйм кебек, ә икенче караганда – юк. Дөрес аңла мине, Гөлфия, нәрсә диләр әле «сүз уйларны яшерер өчен бирелгән», дипме? Күрәсеңме, мин нинди нәрсәләр уйлыйм?! Әмма, мин моны уйлыйм һәм дөресен язам да, бу очракта, менә хәзерге моментта.
 
Ә мин бит сиңа ышанырга телим. Минемчә, ышаныч – иң мөһим нәрсә. Аңлау һәм ышану – менә нәрсәдә бит хикмәт.
 
Яңа гына «генералкадан» кайттым, берсекөнгә спектакльне кафедра кабул итә. Әлбәттә, бик дулкынланабыз, барлык профессор, доцентлар, укытучылар, гомумән, безнең профессия белгечләре кабул итә бит инде. Шуның өстенә, Казаннан да киләчәкләр, бу, әлбәттә, шулай ук, бик җаваплы. Мондагылар никадәр генә карамасын, эшләргә Казанга кайтачакбыз бит, алар алдында да бик сынатасы килми!
 
Монда инде яз килде дип әйтергә була: кар бөтенләй эреп бетте диярлек, җылы. Шул кәефе генә язныкы түгел инде, яз сулышы башка бит ул.
 
Әйе, яз сулышы дигәннән, безнең бер малай өйләнә, Ленинград кызын ала. 3 мартта язылышалар. Ул малай мине шаһит (свидетель) итеп алды, бу әле минем беренче мәртәбә шаһит булып баруым, гомумән, миңа бу зур яңалык. Шундый зур эшкә кул кую, әлбәттә, әһәмиятле. Кешенең гаилә (семья) тормышына, олы юлына кул кую дигән сүз бит инде бу. Гомергә бер (күп булса – ике, (шаяртам) генә була бит мондый зур тантана.
 
Менә хәзер утырам хат язып, тыныч, йоклыйлар. Алдымда Зөлфәт шигырьләре. Никадәр тирән мәгънәле, эчтәлекле шигырьләр! Минемчә, Зөлфәт күңелнең иң нечкә почмакларына үтеп кереп, андагы серләрне, хисләрне, уйларны бик дөрес һәм образлы итеп әйтеп бирә ала. Килешәсеңме? Гомумән, мин хәзерге яшь шагыйрьләр арасыннан Зөлфәтне беренче урынга куяр идем.
 
Менә нәрсә ди бит ул:
 
«Без һаман тиргибез язмышны,
Язмышка ташлыйбыз каргышны:
Язмышлар тудырмый ялгышны,
Ялгышлар тудыра язмышны...»
 
Нинди тирән мәгънә!
 
Син Зөлфәт шигырьләрен юксынасыңдыр инде, ә? Ярый, җәйгә кадәр түз инде, ә хәзергә Р. Гатауллинны укый тор, ул да әйбәт шагыйрь бит. Мин аның «Сөйлә!» дигән шигырен бик яратам.
 
Менә шул.
 
Ярый, Гөлфия, шушында тәмамлыйм бу хатымны.
 
Үзең турында күбрәк яз.
 
Сау бул, күбәләгем. Тырышып укы. Кысып кочаклыйм.
 
Күп сәлам белән Шамил.
 
25.02.72. Ленинград 
 
* * * 
 
Гөлфия, исәнме!
 
23 майда язган хатыңны алдым, рәхмәт. Язган сәламнәрең өчен дә бик рәхмәт, бар да бәрәкәт, үзләренә дә миннән сәлам тапшыр. Шулай ук, Рәдифкә сәлам.
 
Үзеңнең кәефләрең әйбәт булуы бик яхшы, шул вакытта гына авырлыкларны җиңәргә була да инде.
 
Бүген 28 май, ял көне. Сездә вечер була икән. Әйбәт үттеме соң, нинди кызык нәрсәләр булды?
 
Иртәгә безнең зачёт, шуңа әзерләнергә кирәк менә. «Этика» дигән фәннән. Болай дулкынланмыйм, гомумән, зачётлардан курыкмыйм мин.
 
Кичә «сценическая речь»тән имтихан бирдек (ул иң төп предметларның берсе булып санала бездә), барыбыз да әйбәт кенә биреп чыктык, «неуд»лар булмады.
 
30 майда – танец (имтихан). 10 лап бию биибез. Дулкынландыра, җитмәсә, американецлар карарга керә дип күңелгә тагын да шом салып куйдылар.
 
Ә июньдә 5 имтихан, алары алда әле, бабайлар әйтмешли, «бөтен яшисегез алда, киләчәктә!» Менә шундый уйлар, эшләр хәзер безнең.
 
Вакыт тыгыз булуга карамастан, сирәк кенә булса да, кино, театрларга йөрергә вакыт табабыз. Ансыз да булмый бит инде!
 
21 май көнне Петродворецта фонтаннар ачылуын карадык. Бик күңелле булды, кеше дә бик күп иде. Хәтта, электричкада (ул шәһәр читенә урнашкан, электричка белән барырга кирәк) алма төшәр урын юк иде. 
 
Көне буе анда булдык, көн дә бик матур иде. Петр I нең дворецына кердек, аның бүлмәләрен, киемнәрен һ.б., һ.б. күрдек. Сугыш вакытында немецлар сарайны бөтенләй җимергән булганнар, сугыштан соң шулкадәр әйбәт реставрацияләгәннәр ки, кайчандыр бу урында җимерелгән урыннар булганны күз алдына да китереп булмый. 
 
Менә шулай бик канәгать булып, арып-талып кайтып кердек без ул көнне. Әмма аруга игътибар бирмәдек, әлбәттә, гел шундый ару булса, без бик шат. Күңелдә эз калдыра торган ару бит ул. 
 
Миндә менә шулар.
 
Үзеңдә ниләр бар соң? Бу хатны алганда имтиханыңны биргән булырсың инде, котлыйм (синең бирәчәгеңә ышанам). Кара әле, Гөлфия, сезнең имтиханнар кайчан бетә? Гастрольләргә чыгасызмы соң инде һәм кайчан? Безнең гастрольләр турында берни дә билгеле түгел әле, Казаннан җавап-хәбәр юк. Дөресен генә әйткәндә, минем күзләремә ул гастрольләр әллә ни булып күренә башлады инде. Бер дә барасы килми.
 
Ярый, Гөлфия, сау бул. Һәйбәтләп кенә әзерләнеп, бу сессияңне уңышлы бетереп, икенче курс студенткасы булуыңны телим.
 
Уңышлар сиңа, «ни пуха, ни пера!»
 
З-у-у-у-у-у-р... үс!
 
Сәлам белән Шамил.
 
28.05.72. Ленинград.    
 
* * *
 
Айгөл Бариеваның әнисе Гөлфиягә атап ясалган моңсу ВИДЕОны моннан карагыз: http://matbugat.ru/news/?id=17953
 

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 13.02.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»