|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2017 Мәдәният
Илдар Ханов төзеп калдырган "Галәм гыйбадәтханәсе" тирәсендә җәнҗал чыкканТатарстанның танылган рәссамы, сынчы Илдар Ханов төзеп калдырган “Галәм гыйбадатханәсе” тирәсендә гауга чыккан. Бу хакта “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында “Адымнар” тапшыруы барышында билгеле булды. Барлык диннәр кертелгән бу комплекс Казанның Аракчино бистәсендә төзелгәнен искәртик. Илдар Ханов аны үз нигезендә 1994 елда төзи башлый һәм бу эш 11 ел дәвам итә. Гыйбадәтханәнең хуҗасы һәм идарә итүчеләр арасында тавыш чыккан. Мансур дигән бер кеше үзен бинаның хуҗасы дип тәкъдим иткән. Ә Илдар Хановның Мансур исемле бер туганы да юк кебек. Ул хәбәрчегә интервьюда гыйбадәтханәдә күргәзмәләр үткәрелүен, балалар сынлы сәнгать мәктәбе ачу ниятләнгәнен әйтте. “Бу аның (Илдар Хановның – Т.И. искәрмәсе) идеясе иде”, – ди ул.
Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|