• 24.05 Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Илгиз Мәҗитовны искә алу кичәсе. Казан, Филармония
  • 24.05 Айдар Галимов концерты. Казан. Тукай ис. филармония. 18:30
  • 26.05 Милли "KAZAN" шоу. Казан, "Туган авылым". 18:00
  • 11.06 Международный фестиваль "Шаляпин. Нуриев. Казань". ТГАТОИБ им. М.Джалиля. 18:00
Туган көннәр
  • 22 Май Ринат Шәмсетдинов
  • 22 Май Разил Камалов
  • 22 Май Нәзифә Кәримова
  • 22 Май Фәрит Мөхәммәтшин
  • 23 Май Илгиз Зәйниев
  • 23 Май Фасил Әхмәтов (1935-1998)
  • 23 Май Айзат Шәймәрданов
  • 23 Май Хәбил Бикташев
  • 23 Май Гамил Афзал (1921-2003)
  • 24 Май Фидаил Мәҗитов
  • Продам 2ух комнатную квартиру в Авиастроительном районе города Казани. Площадь 45кв. Цена 1950000. Риэлторы мимо. 89172603269 Мунир.
  • Продам телефон за 9500. Куплен в январе 2018г. Документы имеются. В хорошем состоянии. 89872610067
  • Салават күперендә бер бүлмәле фатир татар гаиләсенә арзан бәягә (7.500) арендага бирелә. 89033052264
  • Актаныш. Костюм-чалбар, бер тапкыр да киелмәгән, 50 размер, 2000 сум, бераз киелгән, 50 размер, 1300 сум. Сатулашу – мөмкин. 8 903 318 72 87
  • Биектау узэгендэ вакытлыча яшэп тору очен тэртипле гаилэгэ 2 булмэле яна фатир тапшырыла.Фатир жиhазландырылмаган, яшэргэ кереп торучылар уз жиhaзлары hэм техникалары белэн кученэ ала. Жиhaзландыру момкинлеге дэ бар. Фатир 9 катлы йортнын 5 катында. Белешмэ очен телефон: 89272465094
  • Сдам однокомнатную квартиру в новом доме со всеми условиями Авиастроительный район. 15+ку. 89172525401
  • Бәрәңге сатыла. 15 капчык. Актаныш. 89274768863.
  • Актаныш районында суган орлыгы (сөенчек) сатыла. Бәясе 40 сум/кг. 89196255266
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган балконлы булмщ сатыла 18 кв м. 89274412220
  • Казанда Г.Кайбицкая урамында 1 бүлмәле фатирга кертәбез. Уңайлыклар бар. Т.89196307461.

 

 

 
Архив
 

               

11.02.2017 Авыл

“Калхузник” имеш...

Көзге яңгырлар тоташ ява башлагач, йортка чыгып, берни дә эшләп булмаганга аптырап, телевизорны кабыздым. Анда ниндидер кинофильм күрсәтәләр иде. Шунда ике егет үзара бәхәскә кереп, беренчесе икенчесенә “колхозник”, дип кычкырды. Үзем дә элек колхозчы булгач, бу миңа бер дә ошамады. Телевизорны икенче каналга күчердем.

Ләкин, ни кызганыч, биредә дә тапшыру алып баручы мөлаем хатын-кыз кемнедер “колхозник”ка тиңләп, үз фикерен “сүтә” иде. Бу мине бөтенләй чыгырымнан чыгарды. Телевизорны сүндердем дә кәнәфигә утырып уйлый башладым...

Бичара колхозчының нинди начарлыгы ошамады икән бу кешеләргә? Кү¬ңелсез уй-фикерләрем ирексездән элеккеге тормыш юлыма әйләнеп кайтырга мәҗбүр итте.

Әйе, бар иде бит заманында колхозларның гөрләп торган чагы. Кояш нурына күмелеп, боҗраланып аккан елгада чума-чума су керүләребезне ничек онытасың инде! Авыл балалары яшьтән үк эшкә керешәләр иде бит. Җәйге каникуллар вакытында бер генә яшькә өлкәнрәк Мөхсинә апам белән елга буендагы җәйге фермага сыер саварга баруыбыз исемә төште. Апама ул чакта унөч, миңа унике яшьләр чамасы булгандыр. Һәр иртәдә таң әтәчләре белән йокыдан торабыз да фермага барабыз.

Менә шулай без яшьли тормыш мәктәбен үтеп, колхозчы булырга өйрәнеп, ипинең асфальтта түгел, ә маңгай тиреңне түгеп, аны басуда үстерүне күреп, белеп үстек. Колхозчы хезмәтенең дәрәҗәле, мактауга лаеклы икәнлеген дә нәкъ шул вакытта аңлый башладык.
Икмәк үстерү турында сүз чыккач, шуны да искәртеп үтәсем килә. Авылдашыбыз Әхәт ага Төхвәтуллинның комбайнында урып-җыюда эшләп, дүрт ел рәттән беренчелекне яулавы өчен җиңел автомашина белән бүләкләнүен ничек онытасың инде. Ул Алтай краена командировкага җибәрелеп, анда да урып-җыю вакытында беренче урынны алып кайткан иде. Механизаторлар Җәүдәт Алиев, Әхтәм Бикмөхәммәтов, Хафиз Мингалимов һәм башкалар да орден-медальләр белән бүләкләнгәннәр. Сыер савучы Минсара апа Галимова, терлекче Габдрахман Хәкимов та (минем мәрхүм каенатам) орден алуга ирешкәннәр.

Нәрсә өчен язам соң мин боларны?! Чөнки, әлеге дә баягы, алдан әй¬телгәнчә, авыл кешесен “калхузник” дип атау бигрәк күңелне рәнҗетә. Шатлыкка, авылыбызда уңган-булган, эшкә тырыш кешеләр генә зур уңышларга ирештеләр. Һәрберсенең исемнәрен атап та бетереп булмас, минемчә.

Кызганыч ки, кайчакта авыл кешеләрен тирескә баткан кортка тиңләүчеләрне дә очратырга була. Әгәр дә кемнәрдер шундый хезмәт юлы үтмәсә, ул елларда шәһәр кешесенең өстәлендә ашарга ипие, сөте, май-каймагы, ите дә булмас иде. Хәзер дә илебезгә карата чит дәүләтләрнең төрле санкцияләр кертүләре нәтиҗәсендә, авыл хуҗалыгы продуктларын үзебезгә җитештерү иң алгы планга килеп басты. Илебезнең киләчәге хәзер авылларыбызда, шунда яшәүче, эшләүче яшьләребезгә бәйле. Шуны беркайчан да онытмасак иде.

Ә тарих битләренә карасаң, җир йөзендә иң элек авыллар барлыкка килгән бит. Дини китапларда язылганча, атабыз Адәм белән әнкәбез Һава җир йөзенә икмәк үстереп, мал асрап, терек¬лек итәр өчен җибәрелгәннәр. Ә бу тарихны теләсә дә, беркем дә үзгәртә алмаячак.
Шәһәргә баргач, кайберәүләр сезнең бит барысы да үзегезнеке, сез бернәрсә дә сатып алмыйсыз, дип әйтергә ярата. Әйе, Аллаһыга мең шөкер, яздан көзгә кадәр җәйге эссе көннәрдә диңгез ярында ял итмичә, тырышып эшләгәнгә күрә, безнең бөтен продукциябез дә үзебезнеке шул.

Авылга бару-кайту юллары беркемгә дә ябылмаган, аңа һәрчак юл ачык. Шуңа күрә яшьләрне авылда калырга, шәһәргә киткәннәрен кире кайтырга чакырасым килә. Авылларыбызны ничек тә саклап каласы иде. Ә “Калхузник” дип атаудан курыкмаска кирәк.

Нурсинә ХӘКИМОВА.
Денис авылы,
Шенталы районы.

Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 11.02.2017
Бердәмлек печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments