поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.02.2017 Милләт

Күңел кылы – корычтан (Гакыйль Сәгыйров истәлегенә)

16 февральдә каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре, рәссам Гакыйль Сәгыйровка, әгәр исән булса, 79 яшь тулыр иде. Тик 2009 елның 29 июлендә аны аяусыз үлем арабыздан алып китте. Менә сигезенче ел инде без аның туган көнен үзеннән башка гына билгеләп үтәбез. Ә киләсе 2018 елда Гакыйль Сәгыйровның түгәрәк туган көне – 80 яшьлек юбилее.

Без каһарман якташыбызның (ул илле елдан артык гомерен бер хәрәкәтсез, түшәктә яткан килеш, теш араларына каләмен кабып, шигырьләр язып, рәсемнәр ясап үткәрде) исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләдек соң? Дөрес, аның Кошки районының Иске Фәйзулла (Җүрәй) зиратындагы кабере өстенә истәлек ташы куйдырдык. 2015 елда аның тормышына һәм иҗатына багышланган “Гакыйль Сәгыйров үзе турында һәм барсы да аның турында” дип аталган китап дөнья күрде. Ул өлкә губернаторы бүлеп биргән грант акчасына нәшер ителде.
Тик аның әле һаман беркайда да басылмаган шигырьләрен бергә җыеп, туплап сайланма әсәрләреннән генә булса да бер аерым китап чыгара алганыбыз юк. Күпме сөйләсәк тә, Гакыйль Сәгыйровның Иске Фәйзуллада күп еллар яшәгән йортын төзекләндереп, музеен да ачмадык. Өлкә җитәкчеләре моңа каршы булмасалар да, татарларыбызның таркаулыгы, үҗәтлеге җитмәү аркасында бу эш бер урында кала бирә.

Каһарман якташыбызның 80 яшьлек юбилеена бу мәсьәләләрне ничек тә уңай хәл итәсе иде бит. Аның китапларын дөньяга чыгармасак, күп еллар яшәгән йортын саклап кала алмасак, олуг юбилеена багышлап, Самарада, Казанда һәм башка урыннарда зурлап искә алу кичәләрен үткәрмәсәк, безне Аллаһы Тәгалә дә, киләчәк буыннарыбыз да гафу итмәс, мөгаен.

Гакыйль Сәгыйровның чиксез батырлыгын, язмыш авырлыкларына карамастан, чын кеше булып кала алуын, безгә, балаларыбызга, оныкларыбызга йөзләрчә шигырьләрен, рәсемнәрен, күп фәлсәфәле публицистик язмаларын, хикәяләрен, истәлекләрен бүләк итеп калдырган бу олуг шәхесебезне беркайчан да онытырга тиеш түгелбез.

Без бүген укучыларыбыз игътибарына тагын бер тапкыр Гакыйль Сәгыйровның язмышына, аның гаҗәеп иҗатына багышлап язылган Татарстанның танылган журналисты, "Мәдәни-җомга" газетасы хәбәрчесе Хәмзә БӘДРЕТДИНОВның язмасын тәкъдим итәбез.

Күңел кылы – корычтан

Кул-аягы хәрәкәтләнмәгәч, кайберәүләр Гакыйль Сәгыйровның шигырь язуына, рәсем ясавына тулысынча ышана алмаган. Авызга ручка, яисә карандаш кабып, күңел хисләрен ничек кәгазь битенә күчереп булсын, янәсе. Әмма автор үзенең шигырьләре тупланмасына култамгасын төшергәч, могҗиза шаһитләренә гаҗәпләнүдән аһ итәргә туры килгән.

Татарстанның, Самара һәм Ульян өлкәләренең район газеталарында басылган язмалары иҗади бәйгегә нәтиҗә ясаганда бик еш макталгач, яралы язмышлы хәбәрче үзе дә шөбһәсен белдергән.

- Сез миңа беренче урынны әллә авырган өчен генә бирәсезме? - дигән.
- Әгәр сәләтең булмаса, фаҗигагә юлыгу гына танылуга юл ачмый, - дигәннәр аңа.

Чыннан да, монда бернинди хәрәмләшүгә юл куелмаган. Исерек Вәлинең өч баласын һәм хатынын кыерсытып яшәвен чагылдырган җан өшеткеч вакыйгаларга кем битараф кала алсын инде? Тәгәрмәчле тормыш арбасына утырып, урам буйлап сәяхәткә чыккач, Гакыйль Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә күтәрелгән һәйкәлнең караучысыз калуына да күзен йоммаган. Чөнки авылдагы һәр гаилә өчен кадерле исемнәр язылган монумент әрекмән, кычыткан, кырмавык, тигәнәк арасында калган. «Энем Наилнең өлкән улы Рафаэль янына баргач, Әстерхан өлкәсендәге татар авыллары мәктәпләрендә туган телне укыту белән кызыксындым, - дип тә язган Га¬кыйль Сәгыйров. - Катузан урта мәктәбендә татар теле укытылмый икән. Ташлыда да шундый аяныч күренеш. Татар теле һәм әдәбияты дәре¬сенә сәгать бирелми. Бу ни хәл инде? Милләтнең туган телдә белем алу хокукы нигә күрәләтә бозыла?..»

Үз-үзенә таләпчән Гакыйль шигырь язуга да җитди караган. Аның «Тормыш җиле», «Айбагарлар», «Кабатланмас моң», «Ике кояш», «Шатлыклы иртә», «Йөрәк сере» китаплары укучыларның күңел кыңгырауларына кагылган. Кайбер әсәрләре сәхнәгә җыр канатларында күтәрелгән.

Гомерен Гакыйль Сәгыйров шикелле урын өстендә уздырган язучы Фәнис Яруллин да, рухташының иҗаты белән танышкач: «Гакыйль үз язмышына кереп бикләнмәгән, - дип соклану белдергән. - Авыру салган тышауны өзеп, дөньяда, яшәештә барган вакыйгаларга фәлсәфи карый алган. Гкыйльнең иҗаты хуплауга лаек. Аның шигырьләрендә Язмыш бар. Бу шагыйрьнең иҗатын ресубликабызда зуррак итеп күрсәтергә вакыт җитте. Башкалар танып та, үзебез аны һаман күрмәмешкә салышсак, оятын кая куярбыз?»

Исеме югарыда телгә алынган Гакыйль Шәрифулла улы Нурлат районының Әхмәт авылында 1938 елда дөньяга килгән. Аның әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Шуңа күрә Гакыйль бер шигырендә: «Әтисез туган кебек яшәдек», - дип әйткән. Малай әнисе Хәбибҗамал апа тәрбиясендә үскән. Туган җирендә башлангыч мәктәп тәмамлаган. 5-6 класста күрше Бикколда укыган. Әмма өс-аякка кием булмагач, тамак туймагач, белем алуын туктаткан. 1951 елда сыңар канатлы гаилә Хәбибҗамал апаның туган төбәгенә - Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзуллага (Иске Җүрәйгә) кайтып киткән. Гакыйль, туганнарының ярдәмен тоеп, биредә җидееллык мәктәпне тәмамлаган. Мәскәүнең “Пионерская правда” газетасында өч рәсеме басылган малай укуын Пенза сәнгать училищесында дәвам итәргә, рәссам булырга хыялланган. Тик район хастаханәсе табибе, сул кулының көчсезләнүен күргәч, аңа уку йортына бару өчен белешмә бирмәгән. Өлкә хастаханәсенә юллама язган.

Гакыйль авыруга юлыгуының сәбәбен Әхмәттә яшәгәндә агачтан егылудан күрә. Урман артында нәрсә барлыгын белергә теләп, үсентенең очына менгәч, ул утырган ботак шартлап сынган. Малай җиргә мәтәлгән. Аңын югалткан. Шулай да күзен ачкач, аякка баскан. Әмма ике елдан соң авыру тагын да хәтәрләнеп баш калкыткан.

Гөнаһ шомлыгына каршыдыр, хастаханә бакчасына чыккач, эскәмиягә Гакыйль янәшәсенә бер чегән хатыны килеп утырган. Багучы, малайның уч табанына күз салгач: "Син күп укыйсың, - дигән. - Укы, укы! Кайчан да булса син бик акыллы кеше булачаксың. Ләкин...” Чегән, уйлаганын әйтеп бетермичә, китеп барган. Соңрак Гакыйль моннан: “Ул минем язмышыма язган авырлыкларны, чиктән тыш зур сынауларны белгән, шуңа күрә артыгын сөйләмәгән, күрәсең”, - дип нәтиҗә ясаган. Чөнки буй тарткан егет, 1956 елда хирург умыртканың муен өлешеннән ниндидер шешне кисеп ташлагач, өенә аяклары һәм куллары хәрәкәтсез калган килеш, носилкага салып кайтарылган. Моңа карата Гакыйльнең: “Куллар, куллар, нигә сез миңа буйсынырга теләмисез?! Нигә мине шулай хур итәсез?” - дигән үзәк өзгеч сүзләре әйтелгән. Шуннан 53 елга сузылачак газаплы көннәр һәм төннәр башланган.

Ләкин үҗәт Гакыйль, күңел кылы өзелмәгәч, ихтыяр көче корыч шикелле нык булгач, урынга береккән килеш тә, рәссам булырга теләү омтылышыннан баш тартмаган. Тешләре арасына каләмен кыстырып, кәгазьгә әкрен генә сурәт төшерә башлаган. Төрле күренешләр ясалгач, аларның игезәгенә охшаган шигырьләре дә шыткан. 1965 елның 5 маенда «Комсомольская правда» га¬зетасында Ирина Цетинаның «Пламенный карандаш Гакиля» язмасы басылгач, иҗатчы тагын да канатланган.

Ә кайчакта яралы күңел төшенкелеккә бирелгән. Бу турыда көндәлеккә ямансу сүзләр теркәлгән. «Язарга да, рәсем ясарга да «кул» бармый, - диелгән. - Бернинди матур фикер, бернинди рәсем сурәте дә ашкындырмый. Ни өчен ясыйм соң мин ул рәсемнәрне? Әллә мин үз-үземне алдап яшәтәм генәме? Кемгә кирәк алар?»

Кабарган ачу сулгач, әйтелгәннәргә төзәтмә дә кертелгән: «Рәсемнәрем - сез минем күзләрем, шигырьләрем - сез минем йөрәгем», - диелгән.

Шушы халәтнең төп шаһите, тоташ сынаулардан торган яшәешнең илһамчысы - әни. Ягъни 1917-2004 еллардагы вакыт аралыгында яшәгән Хәбибҗамал апа. Самарадагы подполковник, Сәгыйровлар өендә концерт куйган гармунчы Идеал Галәветдинов белдергәнчә, Гакыйль газапланулары өчен әнисе алдында үзен гаепле итеп санаган. Изге җанлы, сабыр холыклы ана улының фәрештәсе дә, тән сакчысы да, иң якын киңәшчесе дә булган. Шуңа күрә Гакыйль күп шигырьләрен әнисенә багышлаган. Газизенә болай эндәшкән:

"Мин тугач та син шатлык кичердең
                                                  микән?
Матур киләчәкне уйлап йөрдең
                                                    микән?
Өметләреңне сүндерде кайгым җиле,
Кичерә алсаң мине, әнкәй, кичер
                                                       инде".

Кайгыртучан ана, олы улының гомер агышына җиңеллек эзләшеп, дөньяда 87 ел яшәп киткән. Үзенә алмашка Димитровградта кече улы Наилне, килене Халидәне, оныклары Рафаэльне, Ринат белән Маратны калдырган. Алар да абыйларының булган кадәр исәнлеген сакларга тырышканнар. Ә гомер кояшы 2009 елның 29 июлендә бае¬гач, әйтеп калдырган васыяте буен¬ча, шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйров Иске Фәйзуллада соңгы юлга озатылган.

Әлеге хатирәләрнең искә төшерелүе тикмәгә генә түгел. Моңа Самара өлкәсе татарларының «Бердәмлек» иҗтимагый-сәяси газета¬сы баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинның «Гакыйль Сәгыйров үзе турында һәм барсы да аның турында» (2015) дигән китап чыгаруы сәбәпче булды. Татарстанның «Казан» милли мәдәният үзәгендә бу уңайдан узган әдәби-музыкаль кичәдә, журналистлар, язучылар, артист¬лар истәлекләрен яңарткач, шагыйрь-рәссамның батырлыкка тиң тормыш һәм иҗат юлы тагын бер кат күз алдыннан узды. Аннары, исемен мәңгеләштерү ниятеннән, әдипнең Иске Фәйзулладагы йортында музей ачу һәм Татарстан китап нәшриятында сайланма әсәрләрен бастыру мәсьәләсе көн тәртибенә куелды.

 


---
Бердәмлек
№ --- | 11.02.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»