поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.02.2017 Милләт

Тел ачкычы гаиләдә

Безнең татар авыллары мәктәпләрендә телебезне саклап калу мөмкинлеге булу, бер караштан, куаныч, әмма икенче яктан карасаң, борчылырга да урын бар. Кайбер балаларның өйдә туган телгә әһәмият бирмичә үсүләрен күрмәгәндәй, әти-әниләр бу эшне бары укытучылар өстенә генә йөкләргә тырыша. Ә бит тирәнтен генә уйласаң, телгә тәрбия гаиләдән башлана.

Күрәсең, әти-әниләр балаларын алдан ук шәһәр тормышына җайлап куя. Ник дисәң, соңгы елларда балаларына саф татар исемнәре түгел, ә әллә ниндиләрен кушалар, “әти-әни” урынына да еш кына “папа-мама” дип әйтүчеләр күренә башлады. Кызганычка каршы, әти-әниләргә ана теле кирәкмәгәндә, гаиләдә аны сакламаганда, мәктәп кенә санаулы сәгатьләрдә бу проблеманы чишә алмый!

Татар авылларында татар телен сакларга нәрсә комачаулый соң? Әлбәттә, татар авылларында мәктәпләрнең юкка чыгуы. Икенче¬се – интернет. Әмма интернет колы булып, көне буе компьютер артында гына утырып торырга ярамый, татарча китаплар, газета-журналлар да бераз укырга кирәк. Чөнки үз туган телеңдә язмалар укыгач, телне һәм гореф-гадәтләрне өйрәнә төшәсең. Икенчедән, интернетның сәламәтлеккә зур зыян салачагын да онытып куймагыз.

Авыл мәктәбендә белем алучылар бөтенләй туган телләрен белергә теләми дип әйтмим, әмма күпчелек укучыларда бу мәсьәләгә битарафлык сизелә, өлкән классларда хәтта бәхәсләшүгә хәтле барып җитә.

Дөрес, татар телен яратып өйрә-нүче балаларыбыз да юк түгел. Безнең 11 класста белем алучы Эльмира Закирова шундый сәләтле кызларыбызның берсе. Ул татар теле буенча район олимпиадасында җиңеп чыкты һәм тиздән милли район данын республика күләмендә яклаячак. Аның бу уңышы нигезендә укытучыларның биргән белеме, үзенең тырышлыгы һәм өйдә әти-әнисе һәм әби-бабалары тәрбиясе ята. димәк, татар телебезгә ачкыч - татар гаиләсендә. Дөрес, яшьрәк вакытта ана телебез бик үк кирәк түгел кебек, әмма картай¬ган көнебездә аның кирәге ай-һай чыгачак, чөнки Аллаһыга без үз телебездә ялварачакбыз.

Фаилә ТАҖЕТДИНОВА,
Зур Рбишча мәктәбенең татар теле
һәм әдәбияты укытучысы.


Фаилә ТАҖЕТДИНОВА
Туган як
№ --- | 10.02.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»