09.02.2017 Язмыш
Тугыз кешегә – бер кабер
Илебезнең егерменче гасыр башындагы аянычлы тарихы күп гаиләләр язмышында чагыла. Чирмешән районының Лашман авылында яшәгән Лотфулла Исхакыйның улы, мәшһүр язучыбыз, фидакяр милләтчебез Гаяз Исхакыйның туганнан туган энесе Касыйм язмышы – шуңа бер мисал.
Милләтләргә азатлык, халыкка җир, мул тормыш вәгъдәләгән Совет хөкүмәте дистә елдан артык ил башында торса да, хәлләр яхшы якка үзгәрми. 21 нче елгы ачлык, хәерчелек, тормышның тагын да караңгылана баруын, диннең кысрыклануын күргән Касыйм мулланың бу хакимияткә ышанычы кими, өмете сүнә бара. Шуңа да ул колхозга керүдән баш тарта, аерым хуҗалык булып калуны хуп күрә.
Авылда шундый фикердәге кешеләр бер ул гына булмый һәм 1930 елда НКВД хезмәткәрләре үз тормышын мөстәкыйль төзергә теләгән 5 крестьянны кулга ала. Әлбәттә, алар арасында “иң куркынычы” – заманында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыган, Тукайлар белән аралашкан, тирән белемле, халык арасында зур абруй казанган авыл мулласы – Касыйм Исхаков. Гаиләсенә дә “игътибар зур”: мәчет каршындагы алты тәрәзәле өеннән хәзрәтнең карт әнисен, хатынын һәм берсеннән-берсе бәләкәй биш баласын, җылы киемнәрен алырга да рөхсәт итмичә, урамга куып чыгаралар. Өйгә йозак салына, каравыл куела. Алай гынамы, тавыш-гауганы ишетеп җыелган халыкны кораллы кешеләр ныклап кисәтә: берәрегез якын килеп кенә карасын, шундук дошман гаиләсенә ярдәм итүчене бастырып атабыз.
Халык таралыша, Касыйм мулланың ятимнәре генә бер-берсенә сыенып урам уртасында басып кала, чөнки барыр урыннары юк. Суык тәнгә генә түгел, җанга ук үтеп керә. Тирә-күрше ут алмый гына, пәрдә читен күтәреп, урамны күзәтә: мескеннәр шунда туңып үләр микәнни? Каршы өйдәге күршеләре Шәрифулла карт өзгәләнә: карап торып сабый балалар тәгәрәшеп үлсә, гөнаһысын кая куярсың, Аллаһы Тәгалә каршында ничек җавап бирерсең, Касыйм мулла күзенә ничек күренерсең?! Сабыйлар елаша-ыңгыраша башлагач, Шәрифулла бабай түзми, атсалар атарлар, бу хәлгә түзәрлегем юк дип, җиде гөнаһсыз җанны өенә алып керә. Әйтергә генә ансат: яртылаш җиргә сеңгән бәләкәй өйдә хуҗаның ишле гаиләсе янына тагын җиде кеше өстәлгәч, ятарга түгел, утырып торырга да урын калмый. Җае табыла тагын: күршеләрне яшь бозаулар, бәрәннәр өчен җайлаштырылган, өйгә терәп салынган җир идәнле, бәләкәй мичле аранга урнаштыралар. Мәнле кешеләр була хуҗалар, Мәрһабә карчыкны йокларга үз якларына алып чыгалар. Яңа урында кайчан килерләр, Шәрифулла бабайга тимәсләрме, Касыйм мулла исән микән, дигән борчу-хәсрәтле, әтисез яңа тормыш башлана.
Авыл халкы мулла гаиләсенә мәрхәмәтле була. Өйләрен саклап торучы каравылчы кечкенә төенчекләр ясап, балаларга кием-салым, ризык фәлән алып чыгып, төнге караңгыда бәрәңге бакчасына күмә. Аны янәшә күршеләре кеше күрмәгәндә казып алып, Шәрифулла бабайга тапшыралар. Аз булса да ялганырга ярап тора үзе.
“Черек күлдә” газаплы сорау алулар, җәберләүләр, кимсетүләр күргән Касыйм Исхаков бер ел Казан төрмәсендә чиләнгәннән соң азат ителә. Кайтса, эшләр харап, өен сүтеп мәктәп итеп күчереп салганнар, нигезе тузгытылган, гаиләсе күршеләр аранында җан асрый. НКВД хезмәткәрләре Касыйм мулланың рухын сындырдык, издек, Совет системасы колы ясадык дип уйлагандыр, мөгаен. Буйсындырырсың Исхакыйлар нәселен! Касыйм мулла барыбер колхозга керми, Үзбәкстан якларына китеп кара эшкә яллана. Гаиләсенә акча, посылкалар җибәргәли, җае булганда үзе дә кайтып китә. Шулай берничә ел ике арада йөргәннән соң, авыл картлары булышлыгы белән, мунча бурасын яңа нигезгә күчереп, кабат үз оясын кора Касыйм мулла. Монда инде 6 кыздан соң көттереп туган тансык уллары – Тәлгат дөньяга килә.
Инде ни барына шөкер итеп яши башлаган көннәрнең берсендә – 1937 елның 24 гыйнвар иртәсендә Исхаковларга кабат кораллы кешеләр бәреп керә. Өйне ныклап тентегәннән соң, Касыйм Исхаковны тагын алып китәләр. Бу юлы инде гаепләү 58 статья буенча, бик куркыныч: шпионлык һәм контрреволюцион эшчәнлек алып барган өчен!
Касыйм муллага туган туфрагына кабат әйләнеп кайту насыйп булмый. 1938 елның февралендә аны атарга хөкем итәләр һәм озакка сузмый карар тормышка да ашырыла. Касыйм Исхаков Һади Атласый җитәкчелегендәге контрреволюцион оешмада эшчәнлек алып баруда гаепләнә. Әлеге дәгъва буенча 24 кеше кулга алына, шуларның тугызын атарга хөкем итәләр. Исемлектә беренче – Һади Атласый, соңгысы – Касыйм Исхаков.
Касыйм мулла Һади Атласыйны яхшы белгән, чөнки хатыны Саҗидәнең апасы Кәшифә Чыршылы мулласы Бари Фәттаховка кияүгә чыга, Һади – Бариның кияве, сеңлесенең ире. Бу гаиләләр мәҗлесләргә йөрешеп, аралашып яшәгән.
Касыйм Исхаковка тагылган икенче зур гаеп – шпионлык эшчәнлеге. Аның Үзбәкстан якларында эшләп йөргән вакытларын “искә төшерәләр”. Янәсе, ул Үзбәкстандагы сәяси-икътисадый хәлне Төркиягә – туганнан туган абыйсы Гаяз Исхакыйга хәбәр итеп торган.
1937 елда кулга алынган Касыйм мулланың гаиләсе, әлбәттә, бу хәлләрдән хәбәрдар булмый. 1931 елны кайтты бит дип, башта 1 ел, аннан 3, 5, 10 ел көтәләр. Гаилә шулкадәр куркытылган була: балалар алдында Касыйм һәм Гаяз Исхакыйларны телгә алырга да шикләнәләр. Алты айлык чагыннан ук әтисез калган Тәлгат Исхаков әйтүенчә, әниләре Саҗидә балалар үсә төшкәч тә, әтиегез турында беркемгә берни сөйләмәгез, дип кат-кат кисәткән.
Дөрес, аларга әтиләре турында искәртүче вөҗдансыз адәмнәр белән очрашырга туры килгән. Шундыйларның берсе, мин тикшерүче дип, ниндидер кәгазьләр күрсәтеп, өйдәгеләрне нык куркыткан. Шуннан соң сандыкны ачтырып, барлы-юклы әйберләрне актарып, Касыйм мулла төсе итеп сакланучы күн пирчәткәләрне кесәсенә шудырган. Тагын берничә елдан соң, үзебезнең районда ук яшәүче берәү килеп, ирең исән, без аның белән бергә төрмәдә утырдык, озакламый кайтыр, дип “сөенче алып”, Саҗидә абыстайның соңгы арыш бөртегенә кадәр алып киткән. Соңрак аның да алдакчы, намуссыз адәм актыгы булуы ачыкланган. Касыйм хәзрәт турында күршеләрдән сорашып белешкән ялганчы сугыш елларында тол хатыннарга ирләреннән “хәбәр китереп”, соңгы ризыкларын кулга төшерү белән шөгыльләнгән икән.
Касыйм мулланың фаҗигале язмышы турында чын дөреслек улы Тәлгат рәсми мөрәҗәгать ясагач, 1958 елда гына ачыла. Шунда ук җинаять составы булмау сәбәпле, хәрби трибунал хөкем карары гамәлдән чыгарылды, Касыйм Исхаков акланды, дигән белешмә дә була.
20 ел буе әтиләрен көткән гаиләгә бу хәбәр җиңеллек китерми. Бер яктан – Касыйм Исхаков гаепсез, икенче яктан караганда, бер гөнаһсыз кешене харап иткәннәр, гаиләсен кайгы-хәсрәтләргә салганнар.
Укымышлы, зыялы нәсел шул Исхакыйныкылар, Касыйм мулланың балалары да абруйлы кешеләр була. Дөрес, 11 айлык Асияләре ризык, тәрбия җитмәүдән дөнья куя, ә менә Факыйһә, Саибә, Гыйффәт, Халидә, Сәгыйдә, әтиләре тоткынлыктан кайткач туган Гакыйлә, Тәлгат – барысы да белем ала. Кызлар педагог, медицина белгечләре булып хезмәт куя. Озак еллар авыруларны дәвалаган Саибә фидакарь хезмәте өчен Ленин ордены белән бүләкләнә. Төпчек улы – нигезне саклап калучы, әниләре Саҗидәне карап-тәрбияләп соңгы юлга озатучы Тәлгат Исхаков гомере буе туган җирендә агроном булып эшли. “Татарстан Республикасының атказанган агрономы” исеменә лаек була.
Гаяз Исхакый туганының балаларына ничек каныкмаганнар, укырга рөхсәт биргәннәр соң? “Апаларны, мөгаен, фамилияләре саклап калгандыр, әти аларны метрикәләренә Касыймова дип теркәткән”, – ди Тәлгат Исхаков. Касыйм мулла бердәнбер улын – нәсел дәвамчысын бабасы хөрмәтенә Исхаков дип яздырта. Шулай итеп Исхакыйлар төбе-фамилиясе әле дә яши, дәвам итә.
Тәлгат абыйның кызы Резеда Төркиягә барып, Гаяз Исхакый кабереннән бер уч туфрак алып кайта. Аны Касыймның атасы, Исхак мулланың улы Лотфулла каберенә сибәләр. Кызганыч, туганнарга туфрак аша гына очрашу насыйп була.
Ә менә Касыйм Исхаковның кайда күмелүе озак еллар билгесез кала. “Әти Казанның Архангел зиратында күмелгән икән. Мин дистәләгән еллар шуннан үтеп йөрсәм дә, белмәдем, аның каберен зиярәт кылырга тилмереп яшәдем,– ди Лашман авылы ветераннар советы рәисе Тәлгат Исхаков. – Шөкер, авылыбыз мәчете әтием – Касыйм мулла исемен йөртә, шунда барып мәрхүм булган барлык Исхакыйлар рухына дога кылам”.
Атласый белән бергә гаепләнеп, бер гөнаһсыз каһарманнарыбыз корбан булган. Үз халкын дошман иткән система алар өчен өчәр аршин җирен дә кызганган. Тугыз кешене бер кабергә җирләгәннәр, тугыз асыл затка бер чокыр казылган...
Гүзәлия Сафиуллина.
Чирмешән районы, Лашман авылы