|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.11.2009 Мәдәният
ЗАТЛЫ СПЕКТАКЛЬГ.Камал театрында быелгы сезонның яңа премьерасы – М.Гыйләҗев һәм Р.Хәмид тарафыннан Г.Исхакый әсәрләренә нигезләнеп язылган «Курчак туе» драмасы тамашачыга тәкъ¬дим ителде. Ул Марсель Сәлимҗановның тууының 75 еллыгына багышланды. Авторлар бу юлы Г.Исхакыйның «Кәләпүшче кыз» хикәясенә тукталганнар һәм, монда сурәтләнә торган вакыйгаларга өстәп, «Ике йөз елдан соң инкыйраз» хикәясенә дә мөрәҗәгать иткәннәр. Шул чорның гомуми атмосферасын тасвирлау ниятеннән аннан да кайбер мотивларны алып, ике әсәрне берләштергәннәр һәм үзенә күрә мөстәкыйль бер сәхнә әсәре туган. Сценарий әйтерсең лә Г.Исхакыйның үзе тарафыннан язылган – мәгънәви асыллары ягыннан ике төрле капма-каршы тормыш-көнкүрешен сурәтләсәләр дә, спектакль бербөтен әсәр буларак кабул ителә. Югыйсә Сәлим бай белән Камәрне ничек бер сюжет сызыгына кертер идең? Бу, билгеле, авторларның Г.Исхакыйның язу стиленең әдәби асылын, аның рухи яңгырашын нечкә тою нәтиҗәсе. Шуны да әйтик, бу әсәр авторлар тарафыннан 2002 елда ук язылган иде. Һәм менә театрның режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, бераз соңарып булса да, аны сәхнәләштерде. Премьера бик уңышлы узды, тамашачы аны яратып кабул итте. Тамашачы ниндидер бер афәтле, күңелләре сынган кешеләр дөньясында яшәп алды. Спектакльнең ниндидер сискәндергеч, тетрәндергеч көче бар – геройларның драматик кичерешләре спектакльнең төп лейтмотивын тәшкил итә. Дөньядан ваз кичкән кешеләрнең дә үз кичерешләре барлыгын күрсәтә. Бу куелышка бәя биргәндә иң беренче чиратта мин бу – затлы спектакль дияр идем.
Спектакльдә һәр күренеш эмоциональ яктан кычкырып, чәчрәп тормый сыман, тик үзенең эчке драматик киеренкелеге ягыннан бу ике хикәя берсе берсеннән аерылмый. Бер халәт икенчесенә табигый бәйләнештә күчә һәм бердәм тоташ вакыйга буларак кабул ителә. Ф.Бикчәнтәев, иҗади шәхес буларак, А.Чехов, Ф.Әмирхан, Ә.Еники токымыннан булгангамы, аның куйган спектакльләрендә вакыйга бара торган мохитнең үзара бәйләнешенә, кешеләрнең эмоциональ халәтенә, үзара мөнәсәбәтләренә, әхлакый асылларына, фикерләү рәвешләренә нык игътибар ителә. Ул куйган сәхнә әсәрләре үзенчә уйландыралар, тетрәндерәләр, битараф калдырмыйлар. Ф.Бикчәнтәев һәрвакытта сайлаган әсәренең һәм жанр, һәм стиль ягыннан чисталыгын, сафлыгын, пакьлеген сакларга тырыша. Бу аның иҗат принципларының берсе. Режиссер караны кара дип, акны ак дип кенә раслаудан ерак тора. Әгәр ул сәхнәләштергән әсәрләргә күз салсак, алар арасында шөһрәт казанганнары – М.Гыйләҗевнең «Бичура», В.Шекспирның «Ромео һәм Джульетта», Т.Миңнуллинның «Хушыгыз», «Җанкисәккәем», «Шәҗәрә», «Дивана», Н.Исәнбәтнең «Җирән чичән белән Карачәч сылу», Г.Хугаевның «Кара чикмән», З.Хәкимнең «Телсез күке», А.Чеховның «Өч сеңел» спектакльләре үзләре үк бу режиссерның сәхнәдә аерым бер төгәллек һәм нәфислек, драматик кичерешләрне тасвирлаганда да аерым бер пөхтәлек белән җиренә җиткереп, җанга, хәтергә үтеп керердәй кадерле интонацияләр белән эш итүен күреп таң каласың. «Курчак туе» спектаклендә дә шул ук пөхтәлек һәм нәзакәтлелек, киеренкелек һәм сискәндергеч тетрәнү тойгысы. Театр фәнендә бу халәт «катарсис» дип атала. Аңа ирешү сәхнә әһелләренә сирәк бирелә һәм бу театр сәнгатенең югары ноктасы буларак кабул ителә. «Курчак туе» спектакленнән алган тәэсират яраткан композиторның симфониясен тыңлауга тиң. Шуның белән ул безгә кадерле дә. Бу юлы да үзәктә бүгенге көн тормышыбызда еш очрый торган вакыйга – яшь кыз баланың чибәрлеге, сылулыгы аркасында фахишәлек читлегенә килеп эләгү тарихы. Әсәрнең төп героинясы кәләпүшче кыз Камәр яшьли әтисез кала һәм, үзен чолгап алган мохитнең корбаны буларак җанлы курчакка әверелеп, фахишәлек юлына баса.
Г.Исхакыйның «Кәләпүшче кыз» повесте 1898 елда языла. Автор бу әсәре аша шул заманда ук яшьләрне милләт өчен куркыныч бер афәтнең киң җәелә башлавы турында кисәтә. «Кәләпүшче кыз» хикәясе әнә шул ягы белән бүген дә бик актуаль яңгырый. Г.Исхакый үзе: «Минем бу хикәяне язудан макъсудым Камәр кебекләрнең ахыры ни булачагын күрсәтү, милләтебезнең туташларын шул кара бәхетләрдән коткару өчен аларга Камәр кебек булуда нинди авырлыклар барлыгын белдереп, үзләрен саклар өчен бер кисәтүдер», – дип аңлата. Мондагы персонажлар – асылда мал артыннан куучылар. Алар, бер-берсеннән көнләшеп, юктан кызык эзләп, шуннан ләззәт табып, бернидән дә чирканмыйча, яман эштән дә тәм табып, хозурланып яшәүче тупас күңелле адәмнәр. Алар бу чибәр кыз белән балалар курчак уйнагандай мавыгалар. Яшьлек, чибәрлек, сафлык – бары тик аларныкы булырга тиеш. Үзәктә Сәлим бай (Ә.Шакир), Гайни бай (А.Хафиз), Вафа (Р.Бариев), Җәгъфәр (Р.Вәзиев) образлары «яман юлдашлык» кысаларында чишелгән образлар. Гомумән, спектакльдәге актерлар ансамбле бу юлы гаҗәеп дәрәҗәдә тигез, шома уйнаулары белән аерылып тора. Аларның бер-берсен ишетә, аңлый белүләре Чехов әсәрләрендәге сыман ярты тонга корылган. Бу очракта Әзһәр Шакировның уены үзе ни тора: «Курчак туе» уйнаулары белән мавыгып киткән бай тора-бара барлык хәзинәсен югалта, хәерче бер мәхлукка әверелә. Ләкин, башкалардан аермалы буларак, аның күңел хәзинәсе ягыннан «иң бай кеше» икәнлеге ачыла. Чөнки аны сөю хисе биләп ала: ул Камәрне, аның нинди хәлдә булуына карамастан, фахишәме ул, балага узганмы, бернигә дә карамастан, үз канаты астына алырга тели. Ул аңа гашыйк – һәм шуның белән ул дөньяда иң бай кеше. Тик менә Камәр аны гафу итәрме?! Юл башында аны ялгыш юлга этәрүчеләр арасында Сәлим бай да бар иде бит. Гомумән, монда һәр артист үз героен, алар тискәре төсмерләргә ия булсалар да, яман кеше итеп гәүдәләндерергә ашыкмый. Тик яшәүләренең максатлары гына – баю һәм үзләре аңлаганча рәхәтлек дөньясына чуму. Шундый «акча колы»на әверелгән бәндәләр азмы бүген?
Шулай ук спектакльдә хатын-кыз образлары да нык җәлеп итә. Күңел ачу йорты хуҗабикәсе Наташа (А.Гайнуллина), Камәрнең әнисе Кәримә (Р.Мотыйгуллина), димче хатын Зөһрә (Р.Юкачева), Камәрнең җан дусты Хәдичә (Л. Фәйзуллина) образлары һәркайсы җиренә җиткерелеп, хис-тойгылар белән баетылып, аерым кеше язмышы буларак сурәтләнәләр. Аларның һәркайсы да психологик яктан гаять тә үтемле һәм нечкә итеп тасвирланалар. Алар, «кечкенә кешеләр» буларак, хәл-әхвәлләре, хокуклары ягыннан кысрыкланган, яклауга мохтаҗ кешеләр. Вакыйгалар нинди авыр шартларда бармасын, нинди генә михнәтләр кичерергә туры килмәсен, сәхнәдә бернинди тупаслык, ямьсезлек, затсызлык, яманлык юк, аларның һәркайсының үз борчуы, үз хәсрәте. Шуның белән алар тамашачыны алдыралар да. Спектакль чиста, саф һәм аһәңле. Шунысы да кызыклы, музыкаль яктан аны, гадәттәгечә, аерым композитор бизәмәгән, режиссер үзе инструменталь әсәрләрдән төрле халәтне чагылдыра алырдай өзекләр сайлаган һәм шулар белән аны чарлаган. Шуңа да карамастан бу спектакль сәхнәдән музыкаль яктан нык эшкәртелгән әсәр булып яңгырый. Бу юлы режиссерның «абсолют слухы» аңа ярдәмгә килгән: металл чыңы белән яңгыратылган татар көе XIX гасыр ахырында язылган бу әдәби әсәрне үзенчә җанландыра, бизи, баета. Биредә пластик хәрәкәтләрнең роле шулай ук бик зур (монда бит әле «курчаклар» дигән персонажлар да бик әһәмиятле урын алып торалар), спектакльнең ритмик бизәлешен дә тәэмин итәләр, аның идея-художество үзенчәлеген ачыклыйлар, һәм иң кыйммәтлесе шул – курчакларның бу пластик хәрәкәтләре сурәтләү чарасы буларак мөстәкыйль төс алалар (пластика буенча режиссер – Н.Ибраһимов).
Спектакльнең художество бизәлеше дә игътибарны җәлеп итә (рәссам – Б.Ибраһимов). Декорацияләр бер караганда традицион гадәти формада эшләнелгән – сәхнә бай, зиннәтле әйберләр белән тутырылган шкафлар белән уратылып алынган, тора-бара алар үзгәрә һәм киңлеккә чыга, ә финалда исә ак болытлар, елга агымына әверелеп, Камәрне мондагы тынчу дөньядан еракка – үз киңлегенә алып китәләр. Якты матур дөнья анда аңа үз офыгын ачармы, анысы инде безгә билгесез.
Төп героиня Камәр Казанская ролендә яшь артисткабыз Нәфисә Хәйруллина чыгыш ясады. Аның ничек уйнавыннан спектакльнең язмышы хәл ителә, ул аның тоткасы. Спектакльнең башыннан ук үзенә генә хас мөлаемлыкка ия, мәхәббәт хисләреннән канатланган фәрештәдәй гөнаһсыз күңелле бу кызны бары тик сөю һәм сөелү өчен генә яратылган бала итеп кабул итәсең. Вакыйгалар катлаулана башлагач та аны әле саф карашлы, тыйнак бер кыз итеп үз күрәсең, ул әле һаман да хыял дөньясында гизүчеләрнең берсе булып кала сыман. Ә инде тормыш аны бөтереп алгач, аның үз-үзен тотышындагы сабырлыгына, чыдамлыгына хәйран каласың. Яманлыктан гаҗиз булганда да ул үзенең кешелек горурлыгын югалтмаска тырыша, ләкин чарасызлык бу кызны фахишәлек юлына, тормыш сазлыгына этәрә. Котыласы иде бит бу сазлыктан, чыгасы иде бит кояш яктысына...
Ишетсеннәр, аңласыннар иде аны. Камәрнең бүгенге көн яшьләренә генә түгел, киләчәк буыннарга да ишетелерлек итеп кычкырасы килә. Ишетерләрме икән?!
Спектакльнең финалында, миңа калса, моңа ачыктан-ачык җавап юк. Камәр күкләрдәге болытлар җиргә иңеп, ярсулы елгагамы, диңгезгәме әверелгән су ташкынына кереп, кайсыдыр бер якка – әллә төньякка, әллә көньякка табамы агып, күздән югала. Бу агым аны кая алып чыгар? Менә шундый финал – гаҗизләнү, алҗу, интегү һәм аз гына булса могҗизага ышану...
Нәтиҗә ясап әйтсәк, бу спектакль камаллылар репертуарында үзенең сәнгать эшләнеше ягыннан бар яктан да лаеклы әсәр. Олы классик язучыбыз Гаяз Исхакыйның исеме аны һәрвакыт бизәп торсын иде.
Дания ГЫЙМРАНОВА |
Иң күп укылган
|