|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.02.2017 Мәдәният
"Ак калфагым төшердем кулдан" спектакленең репетицияләре (ФОТОРЕПОРТАЖ)7, 8 һәм 20 апрельда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә И.Юзеев пьесасы буенча "Ак калфагым төшердем кулдан" спектакле премьерасы уза. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев, рәссам – Сергей Скоморохов, музыкаль бизәлеш - Фуат Әбүбәкеров. Спектаклеьдә Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Әзгар Шакиров, Ринат Таҗетдинов, Алсу Гайнулина, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артистлары Илдус Әхмәтҗанов, Айдар Хафизов, Наил Дунаев, Рузия Мотыйгуллина, Татарстанның халык артистлары Әсхәт Хисмәтов, Искәндәр Хәйруллин, Люция Хәмитова, Раушания Юкачева, Илдус Габдрахманов, Венера Шакирова, Татарстанның атказанган артисты Мәрьям Юсыпова һәм театрның яшь артисткасы Алинә Мөдәрисова катнаша. Чирек гасыр элек, үзгәртеп коруның кызган чагында язылган әлеге пьеса Камал театрының баш режиссерын нәрсәсе белән җәлеп итте икән? АКШ, Европа һәм ТАССР татарлары арасында оештырылган телекүпер турындагы әсәр нигә нәкъ менә бүгенге көндә бик актуаль? Тамашачылар спектакльдә нинди роль башкарачак? Әлеге сорауларга җаваплар премьера көнендә табылачак.
--- |
Иң күп укылган
|