поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.02.2017 Шоу-бизнес

Венера Ганиева: «Данир белән ваннага көчкә сыйдык» (ВИДЕО)

- Данир Сабировның клибында төшү - пиар өчен эшләнгән әйбер. Хәмдүнә Мөнир Рахмаев клибында төшә, мин – Данирныкында... Миңа калса, клип бик уңышлы килеп чыкты. Сценариен бергәләп уйладык, анда минем идеяләр дә бар. Клипның төп өлеше минем йортымда, калганы – Данирныкында төшерелде.

Иң кызык мизгеле – юынып утыруыбыз. Әлбәттә, без анда киенеп утырган, муеннарыбыз гына күренеп тора. Ул ваннага икәүләп көчкә сыйдык әле. Күбекләр җибәреп утыру – минем тәкъдимем булды. ЗАГС өлеше дә кызык. Анда ничә дубль ясаганбыздыр?! Башта ярты сәгать тынычлана алмый көлештек әле. Көлеп туйганнан соң, төшердек. Флешмоб безнең ишек алдында төшерелде, анда минем шәкертләрем дә катнашты.  Кыскасы, юмор белән эшләнгән матур клип килеп чыкты, аны төшерүне бер зур бәйрәмгә әйләндердек. Татар эстрадасында әлегә андый клип юк дип әйтә алам. Ә, юк, Салават Миңнеханов матур клиплар төшерә, аның да сюжетлары бик кызыклы килеп чыга, карарга яратам.

“Данир – Венера” клибының рейтингы бик югары булды чыккан вакытында. Казанда узган концертларда ул җырны бергәләп сәхнәдә башкардык. Халык безне дәррәү алкышларга күмде. Димәк, юкка тырышмаганбыз.

- Клиптагы йорт сезнеке булгач, димәк ул бик зур. Аның җыештыруда хезмәтчеләр яллыйсызмы? Яллатып эшләтүгә карашыгыз нинди?


- Үзем җыештырам. Күзәтәм: каршыдагы йортка да җыештыручы килә, терәлеп торган күрше йортка да... Ә миңа – юк, мин бит татар хатыны! Үзем җыештыра алмыйм мени? Әлбәттә, көн эчендә бөтен йортны җыештырып бетеп булмый. Бүген, мәсәлән, икенче катта тузан суырттым, 3 бүлмәне ялт итеп куйдым. 1-2 көннән беренче катны җыештырам. Чисталыкны, пөхтәлекне яратам, җыештырмый булмый. Әле бит бакчам да бар. Кыярын, помидорын үстерәм. Ирем булыша, бергәләп эшләве рәхәт. Ә аннары, бу яшьтә хәрәкәт тә кирәк. Эш эшләүдән башка, көн саен иртән гимнастика да ясыйм, җәен велосипедта да йөрим. Хәрәкәт матур формаларны саклап калырга ярдәм итә.


---
Шәһри Казан
№ --- | 08.02.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»