поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.02.2017 Хәйрия

Савыгу өчен бер сискәнү кирәк диләр...

Казанда яшәүче Айзат Шәмиевкә ярдәм кирәк. Җиде яшен тутырган сабый әле дә ныклап утырмый, үз аякларына басып атлап китә алмый. Әмма шулай да табиблар өмет бирә – вакытында дәваланса, Айзат аякка басачак! Әнисе Ли­лиягә әнә шул сүз кирәк тә! Ул, баласының сызлануларын бетерер өчен, барысына да әзер.

Айзат вакытыннан алда, нибары 880 грамм булып дөньяга килә. Бу вакытта Лилиянең якыннары да, туганнары да, дуслары да, сабый исән калмас, диләр. Әмма баланың яшәү теләге көчлерәк була. Ул ике ай дигәндә 2 килограмм авырлык җыя. Әле шул вакытта өч тапкыр кү­зенә операция дә ясыйлар. Шуннан соң Айзатны өйгә алып кайталар.
 
 “Баштарак бар да әйбәт кебек иде. Тора-бара эпилепсия өянәк­лә­ре башланды. 1 яше тулганда табиблар аңа бер кочак диагноз куйды. ДЦП, тетрапарез... Улымның баш миенең сул ярымшары начар эшли. Баш эчендә үскән ит  бала­ның үсешен тоткарлап тора да инде”, – ди Лилия. Шәмиевләр гаилә­се, ба­ла­ларының авыру икәнен белгәч тә, куркып калмый. Кире­сен­­­чә, аны ничек тә терелтергә, савыктырырга дип яши башлый. Үз­ләре кебек авыру бала тәр­би­я­ләү­че кешеләр белән аралашып, тер­нәкләндерү үзәк­ләре хакында бе­лә­ләр, баланы ки­рәкле табибларга күрсәтәләр. Үсе­ше тоткарланган ди­­сәләр дә, Айзат, невропатолог бүл­мәсенә кер­гәч, бөтенләй шаккатыра. Ул төс­ләрне дә, формаларны да аера. Әкренләп, сүзләр әй­тергә өйрәнә. Хәтта җөмләләр төзи башлый.

“2013 елда Украинага барып, бер тернәкләндерү үзәгендә дәва­ландык. Әнә шуннан соң Айзатта уңай якка үзгәрешләр күзәтелә баш­­лады. Ул әкренләп утырырга өй­­рәнде. Тик әлегә аяклары, куллары тыңламый. Шуңа да озак утыра алмый, авып китә. Савыгу өчен, йок­­­­лаган нерв күзәнәкләрен уяту, бер сискәнү кирәк диләр”, – ди әни­се.

Айзатның бертуган абыйсы бар. Шөкер, ул сау-сәламәт. Яшь аралары күп булмаса да, абыйсы энесен тәрбияләшергә булыша икән. Лилия дә – көнозын гел баласы янәшәсендә. “Казанда яшәмичә булмый. Биредә мөмкинлекләр күп. ЛФК курслары, массаж ясатыр өчен дә уңайрак. Шуңа күрә кеше фатирында яшибез. Ирем тапкан акча торак өчен түләргә, ашау-эчү­гә китеп бара. Әле ярый әти-әни­ләребез булыша. Алар ярдәме бе­лән дәвалану курслары узабыз. Акчабыз булу белән, аны Айзат өчен генә тотабыз. Күңелдә сабыебыз савыгыр дигән өмет яши.

Мөм­кин­легем булса, мин баламны чит ил табибларына күрсәтер идем. Сабыем өчен барысына әзермен. Аның атлап китүен күрәсем килә. Авыру бала белән яшәү кыенрак. Дарулар да кыйммәт, яхшы табиб­ларга күренү өчен акча кирәк. Ба­ланың башын тикшертим дисәң дә, акчасыз булмый. Томография уз­ды­рып алулар хыялда гына кала. Чөнки җыелган акчаны дәвалану өчен саклап торабыз, – ди Лилия. – Авыру бала үстерүче әниләр мине аңласа да, кайберәүләр башкача карар. Ни генә булмасын, мин баламны ташлап калдыра алмадым. Мин – аның әнисе, Аллаһы Тәгалә без­гә нинди бала биргән, без шуны тәрбияләргә тиеш. Тик кайбер оч­ракта үзебезнең генә көч җитми. Шуңа да мәрхәмәтле кешләрдән ярдәм итүләрен сорарга булдык”.
 
Андыйлар өчен исәп-хисап реквизитлары:

Банк получатель: ОСБ "Банк Татарстан" №8610 ОАО "Сбербанк" г. Казань
Счет получателя: 42307810262210476565/48
БИК: 049205603, К/С: 30101810600000000603
Код подразделения: 0428610062, ИНН:7707083893
Владелец счета: Шамеева Лилия Рамисовна (Айзатның әнисе)
Карта Сбербанк: 639002629007683849
Владелец счета: Шамеева Лилия Рамисовна (Айзатның әнисе)


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.02.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»