поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.11.2009 Җәмгыять

КОММУНАЛЬ КҮРШЕЛӘР

Хезмәттәшем Алсу коммуналь торакта яшәп ята. Эшкә килгәч, күршеләре турында соңгы яңалыкны тәмләп сөйләргә тотынса, барыбыз да аның авызына карый. Я Алсуыбызның тазын урлыйлар, я каршы бүлмәдәге сәрхуш дусларын җыя, я тагын берәр нәрсә... Ә беркөнне бүлмә аша яшәүче наркоманга дозалык акча биреп чыгарган. Менә шулай ломкалар вакытында да аркага-арка терәшеп, махмырларда да булышып, дус-тату яшиләр коммуналь торакта. Һәрхәлдә, бер-берсенә каты бәрелмәс өчен теш кысып түзсәләр дә. Араны бозып, пыр туздырып талашудан файда барыбер юк чөнки.

Үзем Алсу янына кунакка барганда вакытның иркен чагын туры китерергә тырышам. Гаҗәеп кызыклы, тоташ маҗаралардан гына торган дөнья икән ул “коммуналка” дигән урын. Тулай торакта төрле характер аптырашта калдырса, монда сәер-сәер гаиләләр шаккаттыра. Күңел дәфтәремә язып барганнарны сезгә дә тәкъдим итәм әле.

 

Һәр кешенең хыялымоннан китү

 

–  Биш бүлмәле “коммуналка” эчендәге язмышларга, кешенең яшәү рәвешенә исең-акылың китәрлек. Күршеләрнең һәркайсы турында аерым мәкалә, юк, роман язарга була. Чөнки бөтенесе уч төбендәге кебек, күзәтеп-анализлап кына бар, –  дип сөйли Алсу. –  Менә фәлән-фәлән бүлмәдәге Таня, мәсәлән. Иренең дә, үзенең дә авызыннан тәмәке өзелми. Гаилә дуслары, таныш-белешләре дә үзләре ише – бөтенесе тәмәкече! Алар кухняда бәйрәм иткәннән соң анда сәгатьләр буе зәңгәр төтен таралмый, керерлек түгел. Табын артында ничек шулкадәр көйрәтеп буладыр, шайтан белсен. Дүрт почмакта буй җитеп килүче балаларын жәлләсеннәр иде, ачуым бер килмәгәе, нәрсә күреп үсә бит... Монысы тәмәкечеләр булды. Аралашырлык бердәнбер гаилә. Фатирга күчү турында хыялланып, көне-төне базарда сату итәләр. Хәер, моннан китү теләге биредәге һәр нормаль кешегә хас. Әнә каршы бүлмәдәге Әнвәр исемле сәрхушкә генә берни кирәкми. Ул монда вакытлыча тора, чөнки “коммуналка” – аның айныткычы. Әнвәр “ычкынган” саен хатыны монда китерә, атна-ун көннән соң килеп ала. Тегесе шул арада аяк терәп эчә  – галәмәт. Күзенә ак-кара күренми, дуламавына шөкер итеп торабыз инде. Таняның да ире эчкән чакка туры килсә, театрга барып йөрисе дә юк. Чөнки драмасы да, комедиясе дә үзебездә. Әнвәр белән сөйләшмәс тә идек, кулыннан бөтен эш килә. Аңардан кала, “коммуналка”да бармакка-бармак сугучы, ир-ат эшен җиренә җиткереп башкара алучы бүтән юк.

 

Әле күптән түгел яңа күршеләр күченде. Бер хатын ирен ташлап киткән, ике улын да үзе белән иярткән. Анага иярүче балаларын – утызга җитеп килүче әзмәвердәй ике ирне әйтер идем... Шул яшьтә өйләнмичә, әни итәгенә тагылып йөриләр димени?! 11 квадрат метрлы бүлмәдә күпме вакыт өчәү бергә яшәргә түземлекләре җитәр, белмим. Безнең илдә хатын-кыз яшәү урыны булмаганлыктан да холыксыз иренә түзеп яши бит. Бигрәк тә авыл җирендә шулай. Китәр җире булса, кайберәүләр өч көн дә тормас иде. Ә менә Рәисә картаймыш көнендә аерылышырга җөрьәт иткән. Уртак бәдрәф, юыну бүлмәсен чистарта торгач, начар ире дә менә дигән булып күренә башламагае...

 

Сюрпризлы бүлмә

 

Иң зур сюрприз – Ринат белән Фәридә. Бу пар белән алар күченгән көнне үк дуслаштым, күңелемә шундук хуш килделәр. Икесе дә чибәр, бер-берсенә туры килеп торалар кебек. Тик сигез ел бергә торучы гаиләнең балалары да, бернәрсәсе дә юк. “Бернәрсәсе” диюем мөлкәт, җиһаз инде. Баштан моңа әллә ни игътибар итмәдем, әти-әниләрендә калгандыр, күченгәндә өстерәп йөриселәре килмәгәндер, мин әйтәм. Ә Таня нәрсәдер сизенгәндәй: “Кара әле, шулкадәр гомер иткән кешенең кер юу машинасы да, юньле киеме дә булмавы шикле”, – дип кат-кат әйтеп куйды. Менә аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтенә сокланмый мөмкин түгел. Фәридәсе идән юа башласа да, Ринаты шундук булышырга тотына. Чиләген китерә, урындык-мазарын күчерә... Бәрәңге кыздырганда да кухняда икәүләшеп йөгерәләр. Кыскасы, алар һәр эшне бергәләшеп эшли, күгәрчендәй чөкердәшеп яши. Берсендә Фәридә белән кибеттән кайтып килгәндә каршыбызга Ринат очрады. Хатыны иренең янына йөгереп барып, кочагына ташланып, ирененнән үбеп алды.

 

– Ирең бик әйбәт синең, яңа өйләнешкән пар шикелле яшисез. И бәхетле дә үзең, –  дим.

 

– Әйе, нык яратам мин аны, –  дип җавап бирде Фәридә, күземә туп-туры карап.

 

Ләкин бу мәхәббәтнең төбенә бер ел күршедә яшәгәннән соң гына төштек. Шулкадәр зур серне яшерә алуларына һаман гаҗәпләнәм. Ринатның беркайчан да басылып бер җирдә эшләмәве уйландырды. Бер ай саен куалар үзен. “Нигә эшләми?” – дисәң, хатыны: “Йокысыннан тора алмый”,  –  дип җавап кайтара. Яп-яшь кеше ничек шулкадәр йоклый ала дип, аптырап бетә идек. Чыннан да, кайчан карама йоклый ул. Хатыны иртәдән кичкә кадәр эшләп, бүлмәдә акча көтеп яту ир-ат эшемени, дибез.

 

Көннәрдән-беркөнне Фәридә күңелен ачып, чын дөресен сөйләп биргәч, артка ава яздым. Көнне төнгә ялгап гырылдавының, каядыр югалып йөрүенең сәбәбе – наркомания икән! Төн уртасында “срочно” дип миннән бурычка алынган 700 сумның да дозага киткәнен шунда белдем. Моңарчы наркоманнар белән күзгә-күз очрашмагангамы, акыллы, озын буйлы иргә сокланудан башкасын кичерми идем. Коридордан әйбер-фәлән югалып, шикләнерлек урын да булмады. Өстәвенә, Ринат данлыклы нәселдән  –  бөтен дөньяга танылган бер татар галименең оныгы. Кечкенә чакта аның турында: “5”легә генә укый, бабасының эзен дәвам итмәсме әле...” – дип газетада да язып чыкканнар. Ринатның шул газетаны минем бүлмәгә тотып кереп, мактанып та алганы истә.

 

“Дозага эшлим

 

Беләм, нигә шулай килеп чыккан, дип уйлыйсыз. Мин дә Фәридәгә нәкъ шул сорауны бирдем. Алар 24әр яшьтә өйләнешеп, башта балда-майда гына яшәгән. Ринат бер сәясәтченең тән саклаучысы булып эшкә урнашкан. Шуннан бу гаилә кинәт баеп киткән, акча эчендә рәхәтләнеп йөзәргә тотынган.

 

Кеше михнәткә түзә, рәхәткә чыдый алмый, диләр. Бу сүзләр белән бүген Фәридә тулысынча килешә. Тормышның яме нәрсәгә дә булса омтылып, максат белән, тырышып-тырмашып яшәүдә икән. Акчаны уңга-сулга туздыручы Ринат җиңел наркотиклар белән мавыга башлый, тиздән көчлерәгенә утыра... Бу хакта хуҗаларга да җиткерәләр һәм Ринат эшсез кала. Шул көннән тормышлары түбәнгә таба зур тизлек белән тәгәри башлый. Туплаган мал-мөлкәтне саталар, чират фатирга да җитә. Коммуналь торакка шул рәвешле килеп эләгәләр. Иренең авыруын яшерү сәбәбе дә аңлашыла: белгән очракта аларны монда бер көн дә яшәтмәячәкләр. Чөнки бүгенге наркоманнан иртәгә әллә нинди җинаять көтәргә була.

 

–  Акчалы чакта 150 мең сум акча өстәл өстендә, кеше күз алдында аунап ята иде. Ә ике бүлмәле фатирның ничек зәвыклы итеп ремонтлануын, кыйммәтле җиһазлар белән шыплап тутырылуын белсәң! Элеккеге фатирыбыз урнашкан йорт тирәсеннән үткән саен тәрәзәсеннән күзне ала алмыйм. Подъездга кереп, фатирның тимер ишеген кочаклап елыйм, күз алдыңа китерәсеңме? Бөтен бәхет, уңышлар, яктылык шунда калды. Ә хәзерге көндә яшәмибез, исән калу өчен көрәшәбез генә, –  дип сөйли Фәридә.

 

–  Шул вакытта бала тапсаң, бәлки, тормышыгыз башка төрле юнәлеш алган булыр иде.

 

–  Рәхәттә яшәсәк тә, бала табарга ашыкмадым, кирәксенмәдек. Тормышыбызга кара полоса киләчәген күңел сизгән, күрәсең. Бала булса, хәзер ул якты көн күрмичә, газапланыр иде.

 

–  Ни өчен Ринат дәваланмый соң? – дим Фәридәгә.

 

–  Инде әллә ничә тапкыр дәвалану үзәгенә салып карадым. Иң авыр вакытта ятып, беренче этапта дәвалана да, аннары кача. Аны гел саклап торырга кирәк, ә минем вакыт юк. Әгәр эшне ташласам, кем тормышны сөйрәп барсын? Бөтен эшләгән акчам Ринатка доза алуга китеп бара, үземә бер тиенен тотканым юк, ышанасыңмы... Кешенекен урламасын гына, –  ди ул, күз яшенә буылып.

 

– Нигә аерылмыйсың? Наркоманнар барыбер ахыргача терелми бит. Ә син әле яшь, бөтен тормышың алда.

 

– Барысы да шулай ди. Үземнең әни дә ташларга, өметне өзәргә куша. Юк, алай булдыра алмыйм. Ирем акчалы, сәламәт вакытта бергә идек, хәзер нинди күңел белән ташлыйм, ди?! Авыр чакта да бергә булырга дип өйләнештек без. Аннары, яратам мин аны, чын-чынлап яратам!

 

–  Үзең “мәхәббәт” дигән булып аның белән күпме авырлыкка түзәсең, ә ул синең хакка вакытлыча да тыела алмый. Мондый мәхәббәт турында беренче тапкыр ишетәм.

 

–  Беләсеңме, “Ташлый күрмә, җаным! Синнән башка бер генә көн дә яши алмыйм, үләм, бетәм мин”,  –  дип күз яше белән елый. Дуслары арасында элеккеге наркоманнар, дәваланучылар бар. “Син аны бүлмәдән чыгармас өчен барысын да эшлә, бикләп куй. Дуслары белән очраштырма!” – диләр. Әйтәм бит, эшләмичә булмый. Минем өйдән китүемне көтеп кенә тора, шундук чыгып сыза.

 

– Наркотикны каян алганын беләсеңме?

 

– Притоны шушы “коммуналка”да, астагы катларның берсендә. Милиция дә бөтен наркоманның шушыннан өзелмәгәнен күреп-белеп тора. Аларга да бу эшне туктату кирәкмәгәч, мин, бичара хатын үзем генә нишли алыйм? Аптыраган...

 

Ринатны коткарыйк!

 

Без капчыкта ятмаган кебек, Ринатның наркоман икәнлеге озакламый башка күршеләргә дә мәгълүм булды. Кудылар. Инде берничә ай фатир “снимать” итеп яшәүләрен белә идем. Беркөнне Фәридә үзе шалтыратып, шушы арада күргән мәхшәрен тезеп китте.

 

– Өченче көн шприцын ваннада онытып калдырган. Кирәк бит шундый тишек хәтерле булырга, ә?! Берничә минуттан ванна бүлмәсенә фатир хуҗасы кереп, шокта калды. “Дусты кергән иде, шуныкы онытылып калган”, – дип ялганладык, ләкин ышанмады бугай. Моннан да куачакларына иманым камил.

 

–  Алга китеш юк, димәк...

 

–  Юк шул. Бу фатирдагы кер юу машинасы белән берәүнең күн курткасын урлап саткан әле. Узган айдагы хезмәт хакым шуларны каплауга китте.

 

–  Үзең һаман сатучы-консультант булып эшлисеңме?

 

–  Начальникка иремнең наркоман булуын әләкләгәннәр. Шуның өчен куды, соңгы атнамны эшлим. Аңа нинди зыяным тигәндер, эшемә иремнең ни катнашы бардыр, аңламыйм. Вакытында киләм, иртәрәк кайтып киткәнем юк дигәндәй... Бары тик Ринатымны коткарасым, исән калдырасым килә! Шул теләгем аркасында бөтен җәмгыять миңа каршы котыра, үземә дә наркоманга булган төсле мөнәсәбәтне тоям. Наркоман да кеше, башкалар кебек үк яшәргә хакы булган шәхес бит, югыйсә...

 

Менә шундый күршеләр белән дә яшәп карадык. Берәүләр жәлләсә, икенчеләр чирканды... Дөресен генә әйткәндә, коммуналь торакта тынлык булса, давыл көтәбез. Күршеләр һәрвакыт алышынып, туктаусыз үзгәреп тора. Чираттагысы кем булыр, тагын нинди сюрпризлар күрсәтер, дигән борчуның күңелдән киткәне юк. Әле артларыннан җыештырасы, уртак тел табасы, андый-мондый кыланмышларына тыштан елмаеп түзәсе бар. Биредә һәр бүлмәдә тормыш гөрли, һәркемнең үз мәшәкате, һәркайсы үзенчә бәхетле яки бәхетсез...

 

 

* * *

 

Саннар...

 

Татарстанның баш наркологы Фәрит Фәттахов әйтүенчә, республикада исәпкә алынган наркоманнар саны узган ел белән чагыштырганда 6%ка арткан.

 

Наркотест үткәрү нәтиҗәсендә, Татарстанның уку йортларында наркотик матдәләргә бәйле 113 кешене ачыклаганнар.

 

Татарстанда барлыгы 10 меңгә якын наркоман исәптә тора, шуның өчтән бере Казанда яши.

 

2009 елда республикада наркотикка бәйле 118 кешенең машина йөртү таныклыгы алынган.

 


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ 46 | 18.11.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»