поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.02.2017 Мәдәният

Дары бетмәгән әле... (Марсель Галиевнең “Язмышка рәхмәт” әсәреннән өзек)

Әле берничә сәгать элек кенә без эре, юеш карлы таңда Казан аэропортында өши-туңа самолет трабыннан күтәрелгән идек. Менә хәзер Адлер аэропортыннан Пицундага килеп җитеп урнаштык та, иҗат йортының алтынчы катында Абхаз кояшы астында хозурланып утырабыз. Казаннан без икәү — Разил Вәлиев тә мин.

Кул сузымы арада диңгез җәйрәп ята. Сулда — түгәрәк күлнең тын өслеген кытыклап үрдәкләр йөзә. Арырак ак болытка уранган таулар. Аста — бакча, яшеллек. Гүя һәр яфрак кошка әверелеп сайрый: апрель сандугачлары өздереп кинәнә.

Әлегә безнең кәгазькаләмгә тотынасы килми. Разил әйтмешли, мондый «рәхәтият иле»нә башта күнегергә, диңгез һавасында Казан юшкынын тәннән чыгарып бетерергә кирәк. Җән лекләр, гадәттә, яңа җиргә күченгәч, үз өне тирәсен барлап, өйрәнеп чыга. Без дә шулай, абхаз шагыйре Георгий Гулия исемендәге унике катлы иҗат йортының тирә-ягын өйрәнә башладык.

Күл кырыендагы кафега керәбез. Уртада — мул ялкынлы учак яна. Чибәр егет ләр эре-эре утын пүләннәрен өстәп кенә торалар. Учак ялкыны турысына бозау түшкәсе эленгән. Музыка. Бүкән өстәл, бүкән урындыклар. Алдыбызда — мамалыга (безнеңчә — боламык), шәраб. Үткен пычак белән түшкәдән кыеп алынган ит. Утырабыз истирәхәт чигеп.

Разил белән янәшә булганда «әйе»не әйе, дип, «бар»ны бар, дип кенә утыра алмыйсың. Әдәби мохиттән аерып алып кемнәндер көләргә, нинди дә булса әсәрне сүтеп ташларга уңай форсат чыга тора. Җитмәсә, шәрабтан соң тел өстенә салган ысланган иттән тәндә бабалар каны, күңелдә дала иреге уяна. Рәссам кулы ясаган шикелле купшы манзарага карап, шул чорда таралган мәгълүм бер җырның сүзләрен искә төшереп көлешәбез. Нигә миңа кипарислар, имеш... Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да, имеш... Гомер буе изелеп яшәгән белорусларны «бульбаши» дип йөртәләр (ягъни бульба, бәрәңге). Татарның да шулай дөньяга караган төнлеге бәрәңге сыярлык кына, ахрысы...

Разил Сибгат ага Хәкимнең «Англиягә барып кайт син, диләр» дип исемләнгән шигырен искә төшерде.

...Тик июнь бит хәзер, дусларым:

Куркам монда күрми калырмын дип,

Арышларның, әй, баш кысканын.

Менә бит ул татарның «миллитарлыгы»... Англиягә барырга мөмкинлеге бар, ә ул киреләнә. Җире дә, офыгы да кысыла барган саен милләт үз-үзен кечерәйтеп караудан өметсез ләззәт алырга күнегә бара, ахрысы. Әнә бит, болгар да болгар, дип күпме галим авыз суын корыта. Болгар — борын астындагы бик бәләкәй җирлектәге тарих шул. Хәзәр каганатын, Алтын Урданы күтәрә башласаң, Дунайдан алып, Татар бугазына чаклы җәелгән кыйтганы биләгән халык тарихын иңгә салу өчен акыл да, белем дә, тәвәккәллек тә кирәк. Кайчан да булса гомум тарихыбыз мәйданга чыгармы? Ул чакта инде халык та үз тарихын кабул итә алмаслык дәрәҗәдә аңы бикләнеп, үз хәтеренә саңгырау калмасмы?

Сүз гамен артык тирәнәйтеп, Кавказ кояшын өметсезлек офыгына төшереп җибәрмәс өчен мин әңгәмәнең очын юморга борам:

— Ничек дисең, Разил, арышларның серкә очырганын күрми калам дигәнме?

— Баш кысканын... — ди Разил, мыек астыннан елмаеп. Кайчакларда аның Сибгат ага тарафына уклар җибәреп алуының үзенә күрә бер сәбәбе дә бар. Ел йомгагы вакытында, Тукай клубы мөнбәреннән Разил шигърияткә багышланган доклад сөйләгән иде. Шунда ул Сибгат ага Хәкимнең авылга кайтып, җим чүпләгән тавык кебек йөрүе хакындагы дүртьюллык шигырен мисалга китергән иде. «Минем бер дә аксакалыбыз Сибгат аганы тавык белән чагыштырасым килми, хәер, ул үзен миңа караганда яхшырак беләдер...» — дигәч, зал ду кубып көлгән иде. Сибгат аганы үпкәләтүе дә ихтимал иде югыйсә, әмма залны көлдерәчәк эффектны югалтасы килмәде. Разил шуннан соң берничә ел Язучылар союзы әгъзасы булып раслана алмады. Сибгат ага кабул итү комиссиясе рәисе иде. Ләкин монда үч тоту, мәкер юк иде, яшь егеткә аз гына сабак бирү төсмере генә булгандыр, мөгаен.

* * *

Разил белән бер көнне яңа повесть башлап җибәрдек. Уртак стеналы күршеләр булсак та ишек кагу юк, бер-бер сәбәп чыкса, телефоннан гына шалтыратышабыз.

Мин бер бит язып тутырам да тәмәке тартырга дип лоджияга чыгам. Үрелеп карыйм: өстәлгә иелеп, Разил кәгазьгә «кадалган». Кәгазенең төсе... Бервакыт Мәскәү язучыларының җыелышында Юрий Бондарев болай дип сөйли икән: «Мин ак кәгазь каршында олы бер җаваплылык тоюдан каушап, чарасыз калам...» Шулчак президиумда утырган Сергей Михалков: «Ә син кәгазьнең яшелен алып кара!..» — дип залдагы язучыларны көлдергән. Шуның кебек... Разил дә өстәленә бер өем яшел төстәге кәгазь таслап куйган.

Язу өстәленә якын килмәс өчен әллә нинди вактөяк эшләр уйлап тапкан булам. Өстәл әзерлим. Чәй кайнап чыккач, телефонны кулга алам:

— Куеп тор, Разил, башыңа кан сава күрмәсен. Чәй эчеп алыйк.

Иркен лоджияда түгәрәк ак өстәл янында, ап-ак урындыкларга утырып, аякларны култыксага американча күтәреп, чәй эчәбез. Аста диңгез җете зәңгәрлеге белән үзенә чакырып тора. Төсе кунакчыл булса да суы боз кебек, апрель диңгезе тиз җылынмый икән шул. Разил беркөнне кызыгып, бер генә чумып чыкты. Якында хатын-кызлар карап торса, утка керергә дә әзер Равил Фәйзуллин гына бар дип йөри идем, баксаң, Разилгә дә бу сыйфат ят түгел икән. Мин суга аякны гына тыгып алган идем, шунда ук борын үзенең барлыгын сиздереп йомшый башлады.

— Мин төп героемны төрткәләп урамга чыгарып җибәрдем. Хәзер инде артыннан ияреп йөреп язасы гына калды, — ди Разил. Ул икмәк киптерә торган сушилкасына җиз иләк эзләп гасыр башында Урал заводларына барып чыккан әнисе ягыннан бабасы турында сөйли. Шул бабасы гомер буе колхозга кермичә, таза хәлле аерым хуҗалык булып яшәгән. Разилнең әтисе — Зур Исмәгыйль абзый шул колхозның рәисе булып күп еллар эшләгән. Сизеп торам: болар Разилнең яңа әсәренә керәчәк, миндә «сынап» карар өчен сөйләп ул вакыйгаларны чарлап бара. Иҗат йортында яңа әсәр башлаган һәр язучыга хас «авыру» инде бу...

Ә мин Разилнең һәр эшне җиренә җиткереп, батырып эшли белүе әнә каян, таза, нык куллы нәселдән килә икән, дип уйлап утырам. Сиксәненче елларда кыска гына арада Чаллы язучылар оешмасында нинди эш җәелдереп җибәрде. Мәскәү тикле Мәскәүдән олы язучылар китертеп зур- зур киңәшмәләр, семинарлар үткәрде. Исеме Мәскәүдә басыла торган повестьларга, киноларга кергән Рәис Беляев белән дә килешеп эшли белде. Шәһәр советы депутаты булды. Күкрәге белән гранатасын каплап һәлак булган якташ егете турында повесть язып, Муса Җәлил бүләге алды. Соңрак популяр җырлары һәм проза әсәрләре өчен Тукай премиясенә, Халык шагыйре исеменә лаек булды...

Өстәлгә «богауланып» язу, каторга хезмәтеннән бушаган араларда Гагра каласына юл тотабыз. Чәй плантацияләре, кабыгын салып, анадан тума чишенеп ташлаган эвкалипт арасыннан сузылган борылма юл ун-унбиш минутта илтеп җиткерә. Гагра — кыя таулар эргәсендә, диңгез ярындагы тар гына уентыкка урнашкан кала. Паркта ханбикәләр кебек купшы тавис кошлары аллы-гөлле каурыйларын җилпәзә итеп йөренә, күлендә — кара аккошлар. Гагра — борынгы Рим, Византия, Төрек империяләре тоягы астында калып та яшәвен дәвам иткән, ныклыгын урам ташларында саклап калган ягымлы шәһәр.

Разилнең кинәт кенә көтелмәгән уенчак фикер әйтеп, шаяртып ала торган гадәте бар. Таулар ягына ымлап ул:

— Кавказлылар хәйләкәр халык, ә! — дип куйды. — Хәйлә-кә-ә-р... Җиребез аз, дип зарланган булалар. Болар җирне ничә чакрым биеклеккә күтәргәннәр икән бит... Бу тауларны җәеп салып үтүкләсәң, бермә-бер арта боларның җирләре... Безнең көлүне таулар иясе кичермәде, ахрысы, бик тиз үч алды. Гаграның тар урамында, ташка эләгеп, Разилнең «чабата» үкчәсе каерылып чыкты. Нәкъ шушы урында Александр Македонскийның аты сөрлеккән булган, дип мин дә шаяртып алдым. Үкчәсез калсаң, бик көләсе килми шул... Ярый әле, якында гына остаханә бар икән. Кердек. Күн алъяпкычлар киеп өч ир кеше эшләп утыра. Түр кырыйдагысы, ябык чырайлысы — абхаз. Уртадагысы — йончу-сытык чырайлысы — урыс, калын кара кашлысы, куе мыек астыннан елмаеп безгә таба килгәне — әрмән иде. Ул җәһәт кенә чабатаны алып әйләндереп карады да:

— Тыри рубля! — дип эшкә дә кереште. Күренеп тора: кулларын жонглерларча уйнатып, үз шөгыленең тәмен белеп кинәнә бу. Аратирә башып күтәреп, сорау биреп куя: «Братья что ли? На каком языке говорите? Татарский что ли? Вот удивительный народ татары, а?! Одын живет на Тыхом океане, другой — на Чорном море, язык — одын!.. Умный народ, после армян, — дип, ул мыек астыннан ап-ак тешләрен күрсәтеп көлә. — В Москве ученых татар очень много, после армян...

Аяк киемен тиз арада гөл итеп, ул Разилнең кулына тоттырды:

— Рубэль пэтдэсять...

— У нас много общего, не забудьте, у нас и общий враг, — диде Разил акча сузганда. Әрмән көлә-көлә аның иңеннән кагып алды.

— А на кого вы подумали? Я говорю об атомной бомбе... — дигәч: “Ну и татарин! Я же говорю... умный народ, после армян, — дип шаркылдап көлде дә: — Бэсплатно! Дэнги не надо!” — дип артыбыздан озата чыкты.

Ул арада Гагра яңгырга манчылган, кыя таулар иңенә сарык көтүе шикелле өелгән болытлар тын гына яшь коя иде. Күп булса ун ел үтәр дә, бакый заманнардан бирле шушылай әле кояшка, әле яңгырга коенып утырган Гаграның тыйнак урамнарын тетрәтеп танклар узар, безнең иҗат йорты тирәсендәге авылларны кырып-җимереп, абхазлар белән грузиннар арасында аяусыз канлы сугыш башланыр дип ул чагында кем уйлаган...

* * *

Суга ыргытылган таш тирәли боҗра дулкыннар хасил була да, үзәктән читкә тарала- тарала, куәтен җуеп, сүнә-сүрелә бара. Яңа фикер дә шулай, пайтәхет манарасыннан дулкын-дулкын булып тарала да, зәгыйфьләнеп кабатлана-кабатлана, империянең ерак почмакларына кадәр барып җитә. Әлеге чагыштыру әдәбиятсәнгать галәменә бигрәк тә карый иде. Мәскәү әдипләре үзләрен Алла тәхете янында итеп тоялар, аларның юк кына әсәрләре дә «кыңгыраулы» иде. Тукай юкка гына «Тотса Мәскәүләр якаң...» дип язмагандыр шул.

Без — җитмешенче ел студентлары, дөньяның бердәнбер Әдәби институтында Разил Вәлиевнең укуына, Мәскәү каланчасыннан ташланган фикернең тәүге дулкынын тотып алырга тиешле булуына эчтән кызыгып, бераз көнләшеп тә карый идек. Ул чакта Мәскәү кайный, шигърият мәйданнарга бәреп чыккан иде. Евтушенколар, Вознесенскийлар, Беллалар халык учында... Болар инде безнең Гаташлар кебек шигырь сөйләргә көзге каршында үзлегеннән өйрәнеп кенә калмаган, болар борынгы Римнән килгән ораторлык сәнгатен, гипноз тәэсиренә торырлык шигъри сүз җегәре, тавышның куелышы, паузалары белән күңелләрне ничек яуларга икәнен махсус укытучы-режиссерлардан өйрәнгәннәр иде.

Разил Вәлиев Мәскәүнең бәхетле чорына эләгә. Җитмәсә, институтның җиде катлы тулай торагы да үзе бер дөнья. Илнең төрле тарафыннан килгән төрле милләт «бөекләре» Пушкин, Толстойларны башаркан гына чөяләр...

Үҗәт-төмсә чырайлы Юрий Кузнецов русның иң зур шагыйре булачагына бер дә шикләнми. Гашыйк булган кызы каршында, мәхәббәтен раслап, алтынчы каттан сикерә. Кар көртенә төшеп исән кала. Хастаханәгә аның янына алты ай буе казакъ кызы килеп йөри һәм егетнең күңелен гомерлеккә яулап ала...

Есенин музасын бу гасырның азагына тиклем җиткерергә тиешле Николай Рубцов тулай торак залындагы классиклар портретларын бүлмәсенә җыеп алып кереп, шуларга чәкештереп кәефләнергә ярата.

Нәмҗил Нимбуев — бурят шигъриятенә көтелмәгән аһәңнәр алып килгән шагыйрь. Яшьли үлгән егетнең бердәнбер китабы чыга — «Тышауланган яшен»... Тагын әллә кемнәр...

Мәскәүнең шаулы мохитендә кайнаган Разилнең шигъри үлчәмнәргә генә сыя алмыйча, проза аланына сикерүе бер караганда гаҗәп тә түгел. Ләкин аңа ул чакта егерме бер генә яшь булганын исәпкә алсаң... Повестеның исеме дә нинди бит әле, кинаяле астыртын мәгънә салынган хикмәтле исем — «Эт кояшы». Юлбашчыларны кояшка тиңләп күпме шигырь язылган, аларның яктылыгы күктәге кояш белән бердәй булып канга сеңеп беткән бер дәвердә... Кояш белән этне янәшә китереп куй әле... Монда инде син, су коенып чыккач, «каз тәне» бирчәйткән беләкбалтырларыңны җылытырга дип, «Эт кояшы, тегеләй кит! Тәти кояш, болай кил!» — дип, титаклый-титаклый, аръяк болыннан кояшлы уйдык эзләп чапкан малай чакны искә төшереп, халыкның гореф-гадәте лә ул, диеп кенә котыла алмыйсың. Курку-шиге тотрыклы, күндәм халәт алган мөхәррирләр эт кояшыннан хәтәррәк мәгънәләр күрәчәк.

«Сүз дә юк, сәләтле малай. Көчле повесть язган. Ләкин безнең илдә бастыра торган түгел. Караңгы әсәр. Япь-яшь кешегә каян килә бу тормышның караңгы якларын эзләү... Жестокий талант!..» — бу нәшриятның ул чактагы баш мөхәррире Марс Шабаев сүзләре. Иҗат семинарлары вакытында Аяз Гыйләҗевнең «Эт кояшы»н мактап, берничә тапкыр әйткәне булды. Әмма аның да бу әсәрне үз вакытында бастырып чыгартырга көче җитмәде. Нишлисең, ул дәвердә цензура балтасы Мәскәү кулы белән һәрдаим чарланып тора иде шул.

Башкалада яшерен-тыелган әдәбият укып, хөр фикерле мохиттә кайнап чарланган егетнең Казанга кайтып төшүе үзе бер вакыйга була иде. Теләсә кайсы студентны якынына җибәрмәс. Калын кысалы күзлектән ул кырыс-серле күренә. Иңен акыл баскандай, яһүдләргө охшатып, башын иебрәк, маңгай астыннан сөзеп карый. Пөхтә киенгән. Аратирә сүз кыстырып куюы — әңгәмәнең үзәгенә төбәп аткан зәһәр ук кебек. Аның белән ничә еллар аралашудан шундый фикергә киләм: яшьтәшләрнең байтагы Разилнең үткен карашыннан, әче теленнән, һәр эшне мөгезеннән борып ала торган гаярьлегеннән куркалар иде. Шуңа күрә алар читләшеп, үз тирәсенә яраннарын тупладылар. Тышкы кабыклары вакытлы дәрәҗә, вакытлы урындык биләсә дә, шул мәхлуклар чолганышында канәгать яшәп, эчке рухлары бер дә үсмичә кәрлә калды. Хәер, сыек өреле, уртакул язучы өчен бу котылгысыз юл иде.

«Эт кояшы»н мин студент елларында кулъязма хәлендә укыдым. Лермонтовның «Герое...» ничек канны кымырҗыткан булса, бу да шулай тәэсир иткән иде. Соңрак, «Ак абагалар» повестен мин шушы әсәрдән алган илһам йогынтысында яздым шикелле. «Эт кояшы»н язган яшь каләм иясе Достоевский юнәлешен сайлап, адәми затның эчке хасиятендәге караңгы тарлавыкларга, Иблисле чоңгылларына кадәр төшәргә сәләтле икәнен раслаячак иде. «Җенен уятып» язган бу әсәрендә Разил Вәлиевнең усаллыгы да, самимилеге дә, фикри елгырлыгы да, өйрәнчеклеге дә бер бизмәндә, җыйнак рамга сыйган серле этюдны хәтерләтә иде. Кызганыч, шушы тәүге трамплиннан сикереп, тагын да югарыракларына үрлисе чыгымчы тайга үз вакытында ирек бирмәделәр. Татарга сокландырганны, көчлене түгел, ә кызгандырганны, мескенлекне ярату хас шул...

Ак кирмәнең һаман акмы, Казан?

Шулай киңме һаман Иделең?

Син бит миңа — туу, сөю, тормыш,

Шатлык, кайгы, яшәү һәм үлем...

Әнә шундый хисләр белән Мәскәүдән сагынып, ашкынып кайтса да, Казан, кырыс шәһәр буларак, аны кочак җәеп каршы алырга тормый. Ике катлы цензура аша кинаяле фикерләреңне үткәрә алмыйсың. Дәүләтсез халыкның пәйгамбәре дә булмасын яхшы аңлаган егет эчтән янса да бирешми, тыштан бәхетле студент булып күренә белә. Шул чордан ул гыйбрәтле бер вакыйганы көлеп тә, сагышланып та искә төшерә. Аңа Мәскәүнең махсус кибетендә генә сатылуга чыккан, һәр язучының хыялында булган «Эрика» дигән язу машинкасы алырга дип акча җибәрә торган булалар.

— Ул елларда шактый ташыдым мин ул машинкаларны, — ди Разил. — Бер кайтуымда бишне берьюлы алган идем. Казанга кайтып төштем. Нәшрият бинасына чаклы боларны ничек алып барырга? Таксига акча юк. Ике кулга икешәрне тоттым, берсен теш бе лән күтәрдем. Барам шулай. Артымнан аптырап карап калалар. Машинкаларны хуҗаларына таратып бетергәч, кичкырын берьялгызым басып калдым. Ни акчам, ни кунар урыным юк. Гарьлектән җыладым шул чакта. Нәшрият баскычына утырып төн чыктым.

«Кеше хәленә керә алмаслык сөмсез булмагандыр инде ул чор язучылары, хикмәт нидә соң», дип уйлап куям. Була бит шундыйлар: йөз-кыяфәтенә, үз-үзен тотышына карап, бу ярдәмгә мохтаҗдыр инде дип һич кенә дә уйламыйсың. Разил нәкъ менә шундыйлар кавеменнән. Чарасыз-мохтаҗ чакларында да рухын тезләндермәс, кайгы-гамен эчкә йотып, ныклы тамырдан калыккан нәсел шәҗәрәсенең бер яфрагын да сискәндермичә, Зур Исмәгыйль малае булып, горур-өстен кала белер.

Әмма миллионнарча кеше кайнаган Мәскәү өчен Сталин малае ни дә, Зур Исмәгыйль малае ни... барысын да бер мөшкәгә салып, талымсыз тегермәнендә тарта бирә. Илнең төрле тарафларыннан Мәскәү җылысына җыелып, эт тибенгесендә күпме билгесез шагыйрьләр каңгырап йөри. Алар котельныйларда төн чыгалар, ишегалды себерәләр, вокзалларда кунып йөриләр, тулай торакларга ияләнәләр. Ләкин алар рәтсез тормышны бәхет итеп күрә беләләр, кызыл байракны чолгау итеп ураучы, классикларның борынына чиртүче бөек билгесезләр... Болар режимга буйсынмаган сукбайлар, башка төбәкләрнекеннән бер башка өстен башкала сукбайлары!

Яшьли өйләнгән Разилгә мондый язмыш янамый, әмма ярлылык үзен сиздерә. Кызы Сөембикә тугач, ул төннәрен макарон фабрикасында эшли башлый.

Моңсуланып банан ашап йөри

Балан ашап үскән малаең, — дип язса да, күчтәнәч алырлык та рәте булмау сәбәпле, туган авылы Ташлыкка кайта алмый. Шактый айлар үткәннән соң, әнисеннән хат килеп төшә. Анда әлеге шигырь юллары да була:

Кайтсаң иде кеше улы кебек,

Япсаң иде лапас түбәсен.

Өйләндең дә, көйләндең дә, ахры,

Бер усалга каптың, күрәсең.

Кинәт... Хыялга бай, сәмәнгә ярлы шагыйрьнең бүлмәсенә туган ягының Сарсаз, Кайнар таулары, колач җитмәслек Шишкин имәннәре килеп керә, шул калын урманнар эченнән чыгып килүче ак яулыклы әнкәсе күренә...

Ниләр языйм, әнкәй, ни җибәрим? —

Бар булганым — кара һәм каләм.

Җитмеш тиен юлы шигыремнең

Шигырьләтә генә җибәрәм.

Әлеге «Әнкәйгә хат» дигән шигырь хатка гына сыярлык беркатлы хисләр булып калыр иде, әгәр шагыйрь саллы гомумиләштерүләргә ирешмәгән булса...

Сарык дигәч... болыннарда ни хәл?

Гыймадимы һаман көтүче?

Көтүчесез калган көтү ничек,

Без дә шулай хәзер җир өчен.

Разил Вәлиев шәп шигырьләр циклы язган, дигән хәбәр Мәскәүдән без Казан шәкертләренә яшен ташыдай килеп ирешкән иде. Бу хәбәрнең пароле — бер ишетүдә ятланып кала торган түбәндәге юллар булгандыр, мөгаен.

Каерып ач урыс капкаларны,

Керсен бәйрәм татар өенә!..

Казан университетында укыганда, Равил Фәйзуллиннар йогынтысында ирекле шигырь саллылыгына омтылып язган шагыйрь, Мәскәүнең Әдәби институтында үз чорының корифейларыннан дәрес ала башлагач, байлыктан аптырап кала. Уолт Уитменның акылны ардыра торган шигырьләреннән ял иткән арада испан шагыйре Лорканың Андалузия аһәңнәре, чегән романсьеролары аның хисләрен әсир итә. Кырыс Балтыйк ритмына корылган Александр Чакның көтелмәгән чагыштыруларына хәйран кала. Иң кызыктырганы — Мәскәү даирәсе, Евтушенко, Вознесенскийлар. Бөтен дөнья егылып аларны гына укый, аларга гына табына кебек. Әмма шәһәр шигъриятенә бирешергә теләмичә җан карыша, усал итеп бер кычкырасы килә:

Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген,

Йә булмаса үзем үзгәрәм.

Такташ бунтарь әйтмешли: их, тиле яшьлек! Үзебезнең дә, дөньяның да танымаслык булып үзгәрәчәге белән килешмәү үҗәтлеге бирелгән иде шул безгә. Утызынчы еллар яшьләре кебек канлы байрак асларында «сугышчан алласызлар» булып йөрмәсәк тә, гөнаһлы заманның астыртын гамәленә сабыр күнегеп үстек бугай. Ислам дигән олуг дөньядан, Коръәннән, чын фикер ияләренең җанны сугара торган акыл хәзинәсеннән мәхрүм калганбыз, ләбаса.

Мәңгелек дигән алдавыч төшенчәләр белән үз-үзебезне кысыр хыял белән алгысытуыбыз да сабыйлык галәмәте булган. Алласыз һәм тарихсыз (рухсыз һәм хәтерсез) әдәбият гомере — күбәләк гомеренә тиң.

Еллар үтеп, олыгая барганда, шушы аяусыз хакыйкатькә төшенү — рухи фаҗига түгелмени!

* * *

Менә без Малеевкадагы иҗат йортында. Мәскәүнең Белорус вокзалыннан Бородино ягына баручы электричкага утырасың да бер сәгатьтән син — монда. Кыргый урман аланында дворян особнякларына охшатып эшләнгән колонналы бина яктырып тора. Наратлыкта мансардалы коттеджлар. Язучыларның бу биләмәсе Руза районына керә. Белешмә-китапта: «Руза — кальга, татар сүзе», — диелгән.

Рәхәтләнеп татарча сөйләшеп йөрик әле үз җиребездә, — дип Разил белән көлешәбез. Шаяртуыбызда хаклык та бар. Заманында Иван Грозный тәхеттән ваз кичеп торган арада Рәсәй белән татар Сәин (Симеон) Бикбулатович патшалык иткән. Шуңа бирелгән тарихи җирләр икән бу...

Кышкы урманның үз хозурлыгы бар. Йөзьяшәр наратлар арасыннан салынган сукмаклар буйлап, бер гаилә-ыру булып йөрибез. Уфадан — Мостай Кәрим, Муса Гали, Рафаэль Сафин. Ташкенттан — үзбәк әдәбияты классигы, үз татарыбыз — Әсгать Мохтар.

Разил Казаннан ук салкын тидереп килгән иде, монда бөтенләй урынга ауды. Коры ютәл. Температура. Кичен Мостай ага чәкчәк, юкә балы, һинд чәе күтәреп килеп керде. Өлкән аганың аталарча кайтыртуы, шифалы чәе, йомшак сүзе җанына яттымы, Разил икенче көнне үк аякка басты. Берничә көн буе кирәкле нотасын таба алмыйча изаланган музыкант кебек пошаманда йөрде дә дәррәү кубып яза башлады. Миңа да җиңел булып китте. Күршеңнең каләме йөгерә башласа, синеке дә дәртлерәк алдырып китә шул. «Ерак урман авазы» дип исемләнәчәк повестемның язган бер бүлеген Разилгә сөйләп барам. Шулай беркөнне сыкылы урманның әкияти ак тынлыгыннан хозурланып йөргәндә, Мостай ага миннән:

— Языламы... Нәрсә турындарак әсәрең? — дип сак кына сорагач, Разил:

— Бик катлаулы булырга охшый, Мостай ага... Көн саен берәр кешене үтереп тора, бүлмәсеннән гел мәет ташыйлар, — дип көлдерде.

Кичләрен иркен бильярд бүлмәсенә җыелышабыз. И ул — хыялда гына калган Малеевка бильярды!.. Мин аны җүләрләрчә яратып та бәгырьдән өзәргә мәҗбүр булган хатын-кызны еллар аша сулкылдап сагынган кебек искә төшерәм... Затлы агачтан ясалган саллы өстәлнең аяклары гына да нинди бит — патша самавырлары кебек! Өслеге — эбониттан ясалган, кыл тигез, шар үзен энә очында бөтерелгән бөек балерина кебек хис итә. Яшел тукымасында ник бер чүп, тап ише булсын, көнгә ике тапкыр тузан суырткыч белән чистартып торалар үзен. Нәкъ өстәл турында шарларга яннан күләгә төшермичә бронза челтәрле лампа яна. 1870 елда Германиянең атаклы Шульц фирмасында тылсым өреп эшләнгән, җиде медаль сугылган бу бильярдта кайчандыр Достоевский уйнаган булган.

Бильярд уйнаганда дандәрәҗәләр бетә, төртмә сүз, көлешү, мактанышу китә, һәр уенның үз теле бар шул.

Әсгать Мохтар әйбәт кенә уйный. Ул нәкъ безнең Аяз Гыйләҗевкә охшаган: күзлекле, кыска буйлы, ярпач, хәрәкәтчән, «почмаклы».

— Сезгә рәхәт, — ди ул Башкортстан язучыларына.

— Машинистка кызлар татарчадан аударып чыга да кулъязмагызны — башкортча текст әзер. Үзбәкчәдән алай булмый шул...

Гомере буе үз халкыннан читтә яшәсә дә, теле нәкъ Казанча, ник бер үзгә аһәң яңгырап китсен.

«Без — типтәрләр...» — дип Муса ага сүз башлаган иде, Әсгать ага аны: «Современные типы, димәкче буласыңмы?» — дип кисеп кенә куйды. Ни хикмәт, аның бер сүзенә дә үпкәләмиләр. Үзбәк татары шул, татар татары түгел...

«Татарча язгалыйсызмы?» — дигән сорауга ул болай диде: «Яза алам да... Татар телен рус сүзләре белән нык чуарлап бетердегез. Үзбәк теле төркилеген саклап калды. Миңа үзбәкчә язу җиңелрәк...»

Мостай ага шарга бик йомшак бәрә, дөресрәге, сак кына этеп җибәрә. Инде сүнә, инде бетә дип карап торасың, юк, шар үрмәләп булса да лузага барып җитә. Мәскәү шагыйре Сергей Островой белән алар акчага «пирамида» уйныйлар. Бу уен сәгатьләр буена сузыла, карап торырга түземлек җитми.

Гадәти уенда Сергей Островой «свой» суга белми икән. Разилнең үз шарларын агызып кына кертүен яисә, яшен аткан тавыш чыгарып, чатнатып лузага салуын баш чайкый-чайкый карап тора да:

— Не-ве-роят-но... немыс-ли-мо... — дип көрсенеп куя. Икебезнең уенны күзәтеп торганнан соң ул шундый нәтиҗә чыгарды:

У вас Казанская, особая школа...

* * *

1979 нчы елда туган авылы Ташлык мәчетенең кыйшайган манарасын торгызу уе белән янып йөргәндә Разил күпләребезне гаҗәплән дергән иде. Башта ул җеген-җеккә уйлап, югары инстанцияләрдәге җитәкчеләрне дә матур саташтырырлык кәгазьләр әзерләде. Чоры нинди бит: Алла сүзен кулланырга ярамаган, фәрештәләр канатын таптап «якты киләчәккә» барган чак лар иде. Бабасы гыйбадәт кылган, әтисе мәктәп иткән мәчетнең манарасын менә хәзер улы торгызмакчы... Ул дәлилле сүзенә колак салырдай җитәкчеләрне дә үз ягына бора, осталарны да таба. Яшь вакытта ук дисбе турында уйланып юкка гына шигырь язылмагандыр, бәлки әбисеннән калган дисбе төймәләрендә буыннан-буынга күчеп килә торган саваплы доганың тәэсири җылысы калгандыр һәм шул Разилне гөнаһлы җәмгыятьтә савап кылырга этәргәндер.

Манара төзелеп бетеп, очына Ай беркеткән вакытта, хәер-сәдакаларын тоткан Ташлык халкына күрше авыллар да килеп кушыла. Манарага менеп азан әйтергә җөрьәт итүчеләр дә табыла. Дәһшәтле дә, гаярь дә, соклангыч та халык ташкынына карап торган бу мизгелдә шагыйрь җанында ничек инде горурлык уянмасын! Ирек даулап, бу халык белән таулар күчерергә дә көч-дәрман җитәчәк.

Үз тарихын халык үзе ясый,

Бирми халык үзен үлемгә!

Манарага Айны беркеткәндә якташларының өмет белән күккә баккан утлы карашын шагыйрь мәңге онытмас. Ходай рәхмәтенә мохтаҗ бу йөзләр, озак көттереп килгән куанычтан яшьләнгән бу күзләр, мең учак булып, шагыйрьне гомере буена жылытып торыр.

Шушы вакыйгадан соң, Казанга кайткач, Разилнең тәэсирләнеп сөйләгәне исемдә: «Халык ташкынын күрсәң... Башта куркып калдым. Искиткеч күренеш, сокланудан күзгә яшь килә. Халык бар икән ул, дары бетмәгән әле безнең...»

Милләтнең азатлыгы өчен көрәш дәвере килгәч, парламент мөнбәреннән чыгыш ясыймы ул, кануннар кабул иткәндә туры сүзен әйтәме, публицистик каләмен кузгатамы һәрчак аны халыкның беренче тапкыр кузгалышын күргән әнә шул онытылмас мизгелдә туган тойгылар кыю булырга өндәп киләдер.

Татарстанның халык язучысы Марсель ГАЛИЕВНЕҢ “Язмышка рәхмәт” әсәреннән өзек.


Марсель ГАЛИЕВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 07.02.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»