поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.05.2008 Спорт

КАЗАНДАГЫ ФИАСКО

2 май көнне “Рубин” үз кырында Мәскәүнең “Спартак” командасына каршы уйнады. Казанлылар соңгы 7 уенның барысын да отып, бу очрашуга 21 очколык йөк белән килделәр. “Спартак”ның исә, уеннары яки тигезлек белән, яки оттырыш белән тамамлана. Ләкин Казанның Үзәк стадионында “рубинлы”лар оттырырга мәҗбүр булдылар. “Спартак” бу сезонда үзенең иң яхшы уенын үткәрде”, - ди Черчесов. Чыннан да аклы-кызылларны туктап булмый иде.

Беренче яртынын уртасында “Спартак”ны алга Веллитон чыгарды. Уеннан соң: “Ул тупны мин керттердем”, - ди Козко. Веллитонның тубыннан соң “Рубин” алга омтыла. Әмма берәр төрле нәтиҗәгә ирешә алмый. Беренче ярты шул исәп белән бетә. Тайм арасында публикага күңел ачу программасы тәкъдим ителде, ләкин күңел ачуларга вакыт җитмәде...

Ниһаять, уенчылар кырга чыктылар. Кызыллы-яшеллеләр беренче икенче яртының беренче минутыннан ук алга чаптылар. Әмма казанлылар өчен нәтиҗәсез. Ә менә “Спартак” контратакада үзенең икенче тубын кертте. Баженов ерактан ук тупны Казан капкасының иң кырый почмагына юнәлтте. Исәп 0:2. Күп тә үтмәде, Павленко исәпне 0:3 ясады. Казан командасы уенның ахырына кадәр берни дә эшли алмады. Шулай итеп, “Рубин” “Спартак”ка үз кырында беренче тапкыр оттырды. Алай гына да түгел, “Рубин”ның бу сезондагы җиңү сериясе ахырына җитте.

Командабызга ниләр булган? Бу сорауга бер уенның нәтиҗәсе белән генә җавап бирергә кыен. Бер уенда гына оттыру - ахырзаман түгел. Казан футболчыларына бу уенны начар төш кебек онытырга һәм киләсе уенга әзерләнергә кирәк. Барысы да алда әле...


Рифат ГЫЙЛӘҖИЕВ
Матбугат.ру
№ --- | 03.05.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»