поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.02.2017 Дин

Сөләйман хәзрәтнең югалуына бүген 1 ел булды: “Хәтта бандитлар белән дә сөйләштек”

Җир йоткан диярсең! 7 февральдә Казанның Петровский бистәсе мәчете имам-хатыйбы Сөләйман Зарипов югалганга бер ел. Былтыр бу көнне ул юлдашы – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданины Хуҗа Әбде Наҗи Әлдим белән Мордовия башкаласы Саранскидан кайтырга чыга. Юлда Буа районының Иске Суыксу авылы мәчетенә сугылалар. Шуннан соң алар суга төшкәндәй юкка чыкты.

Бер ел буе хокук сакчылары, тикшерү комитеты, йөзләгән волонтерларның эзләве нәтиҗә бирмәде, Сөләйман хәзрәттән бер хәбәр дә юк. Бары тик балалары һәм дус-ишләренең төшләренә кереп, өмет утын сүндермәскә куша.

“Бер чокырны калдырмый эзләдек”

Хәзрәтне эзләү штабын җитәкләгән “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов да хәзрәтнең исән-сау кайтып керүенә ышана.

–Бүген дә җыелышып искә алдык менә. Өмет юк түгел. Бер җае чыгар. Елмаеп кайтып керер кебек. Вакыт күп үтте. Бер ел бит. Шулай да елашырга иртәрәк. Үлгән булса, былтыр кар эрегәч яки елгадан боз киткәч, мәете табылыр иде. Җәй буе да эзләдек. Кышын кар чанасы, чаңгыда ничә чакрым юл үтелде. Җәен Буа районының без таптамаган бер чокыры калмады, Чувашия, Ульян якларына кадәр барып чыктык. Үлгән булса, табылыр иде. Димәк, исән, – диде ул.

 

Сөләйман хәзрәт хатыны Рабига ханым белән алты балага гомер биргән. Өйдә аны искә алмаган бер генә көн дә юк.

“Хәтта бандитлар белән дә сөйләштек”

–Без инде нәрсә эшләргә дә белмибез, – ди кызлары Зөлфия. – Кая хат язып була, барысын да юлладык. Путинга, Россиянең Тикшерү комитетына да салдык.  Путинга “Туры элемтә”гә дә соравыбызны җибәргән идек. Аңа да җавап булмады. Әтине эзләү эше туктатылды. Дөрес, ябылмады. Сәбәбе: “Югалуда гаепләрлек кеше юк”.

Балаларының, әниебезнең төшенә генә түгел, дусларына да керә. Баштарак ул битләре сулган, күңелсезрәк хәлдә иде. Һәркайсына: “Мин юлда” дигән.  Хәзер исә “Мин ярты юлда” дип хәбәр бирә. Дөрес, бу төш кенә инде. Әмма өметебезне җуймыйбыз.

“Үлгән әбиебез өметне югалтмаска куша”


- Әбиебез Рәшидә Исхакый да әтинең югалуын белеп китте. Вафатына берничә сәгать кала ул: “Әтиегез кайттымы?” дип сорады. “Юк” дидек. Әле менә күптән түгел төшемә керде. Кулын нәкъ шулай йодрыклап, вәгазь сөйләгәндәге кебек тоткан да: “Сөләйманга дога кылыгыз, өметегезне өзмәгез”, – ди. Үлгән дип, мәетен тапмагач, һаман да исәнлегенә ышанабыз. Ноябрьдә туган көне әтинең. Бәлки шул вакытта җибәрерләр дип көттек. Аннан соң Яңа елда булмасмы дидек.

Тик шунысын беләбез: бу бандитлар эше түгел. Ышанасызмы-юкмы, без алар белән дә сөйләштек хәтта. Әмма бандит халкын дин тотучылар, балалы хатыннар, олы яшьтәгеләр кызыксындырмый икән. Әгәр андыйдар кулында булса, бер ел буе тик ятмаслар, акча сорарлар иде.

Сөләйман хәзрәтне гаиләсе ишек шыгырдаган, телефон шалтыраган саен көтә.

- Өй телефоны бик сирәк кешедә хәзер, – ди Зөлфия. – Әмма без аны өзмибез, чөнки әти аның номерын яхшы белә. Әгәр ул шалтыраса, йөгереп барабыз: әти түгел микән? Телефонның икенче башындагы кеше бер-ике секунд дәшми  торса, йөрәк аяк табанына төшә. Менә-менә әти: “Алло, кызым” дип әйтер төсле. Ишек шыгырдаган саен каерылып карый-карый күзләр арый. Тик әти һаман юк.

“Матурым, догада булыгыз”


Әлеге шомлы көннең һәр сәгатен ачык хәтерли Зөлфия ханым.

- 7 февраль. Вакыт 10:05. Әнигә әтидән “смс” килеп төшә. Анда: “Матурым, без юлга чыгабыз, догада булыгыз”, - диелгән була. Әтинең шундый нәсыйхәте бар: “Нинди генә эшкә керешсәгез дә, дога укыгыз, безгә хәбәр итегез”, - дия иде. Бу мизгелне без соңыннан камера аша карадык. Әти, чыннан да, Саранскиның “Сура” кунакханәсеннән чыгып, машинасына утыра, телефонын алып, “смс” яза. Саранскиның мөфтиенә рәхмәт тә әйтә әле.

Аның озатып куярга ясаган тәкъдимен кире кага, чөнки шәһәрне үзе дә белә.

 

Берәр сәгать үткәч, хәлләрен белешергә дип, әтигә энем Габделкәрим шалтырата. Тик аның телефоны җавап бирми. Көндезге өчләр тирәсендә “ватсап”ка кереп чыга, әмма беребезгә дә язмый да, шалтыратмый да.

Әти андый кеше түгел, кая гына барса да хәбәрсез, онытылып йөрми иде.

Әмма күңелдән авыр уйларны куарга тырыштык. Юлда ни булмас, исән-сау кайтып җитсен дип теләдек. Кичке алтылар тирәсендә әни мәчеткә китте. Мин ашарга әзерли калдым. 7ләр тулгач, әни: “Кайттымы?” - дип шалтыратты. Әти һаман юк иде. Үзебезчә берәр кая кергәндер дип юрадык. Күңел тынычлыгын әкренләп җуя башласа да, моны бер-беребезгә сиздерергә теләмәдек. Кичке 11ләр тулгач, апа шалтыратып, тулган күңелемне чайкалдырып җибәрде. “Әти һаман юк!” Иртән әтиебез югалу турында гариза яздык. Җыелган халык өйгә сыймый башлады. Тиз арада әтинең фотосурәте астына телефон номерларыбызны язып, социаль челтәрләргә тараттык. Баштарак моңа ышанмаучылар күп булды. Шалтыратучылар бихисап, телефон зарядкасы ике-өч сәгатькә дә җитми.
 
Чыннан да, Сөләйман хәзрәт суга төшкәндәй югала.

– Соңрак камерадан карадык, – ди Зөлфия ханым. – Әти Ульяннан чыгып, Буага кайта. Иске Суыксу мәчетенә кереп, өйлә намазын укып чыга. Илнур хәзрәт белән яхшы дус иде ул. Аның чәйгә чакыруын да кире кага: “Караңгы төшкәнче кайтып җитәргә телим”, ди. Әтине соңгы тапкыр күрүче кеше - Илнур хәзрәт.

  “Ручнигын” күтәрмәгән, радары юк”


Икенче көнне Сөләйман хәзрәтнең “Тойота Королла” машинасы Буа районында табылды.

–Мин машина йөртергә өйрәнгәндә әтинең сабакларын хәтерлим. “Көпчәгеңне туры итеп куй, рулеңне турыла, ручнигыңны һәрвакыт күтәр”, – ди иде ул миңа. Ә юл кырыенда табылган машинаның тәгәрмәчләре авыш, руле дә борылып бетмәгән, ручник күтәрелмәгән, радар да юк. Ул аны алып куймый иде.

 

Машинасы табылды дигәч, “Әтине үтереп салганнардыр. Ул салондадыр” дигән уй баш миен яндырып үтте. Бәхеткә, ул анда түгел иде. Киявебез запас ачкычны алып барса да, машинаны ачтырмадылар. Тәүлек ярым вакыт узгач кына, багажнигын ачарга рөхсәт ителде. Ул буш иде.

Нәкъ бер елдан бирле Сөләйман хәзрәт гаиләсе билгесезлек утында көя.

– Әтине уйламаган бер генә көнебез дә юк, – ди Зөлфия. –“Ватсап”та безнең төркемебез бар. Шуннан “Әтием” дигән язу килеп чыга, тик ул гына дәшми. Без әле балалар, эш, уку белән ничек тә онытылып торабыз. Әнигә кыен менә. Әмма бу көтүләрнең әҗере булыр дип көтәбез. Әгәр әтине үтереп ташлаганнар икән, бу адәм кыямәт көнендә үз җәзасын алыр, ә әтиебез җәннәттә булыр!


Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 06.02.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»