• 29.07 "Мунчәли укулары", авыл бәйрәме. Чүпрәле районы. Башлана 10 сәг.
  • 29.07 "Сенофест" печән чабу фестивале. Зәй районы, ипподром. 11.00.
  • 29.07 Кукмара районы Нормабаш авылында IV төбәкара балыкчылар ярышы. Башлана 12 сәгатьтә.
  • 03.08 Салават концерты-29 сезон, Г.Камал театры. Башлана 19:00 сәг.
  • 14.09 Дәүләт Академия Кече театр гастрольләре, Г.Камал театры. Башлана 19:00 сәг.
Туган көннәр
  • 23 Июль Марат Фәйрушин
  • 23 Июль Мәхмүт Гәрәев
  • 24 Июль Чулпан Закирова
  • 24 Июль Айрат Ильясов
  • 25 Июль Гүзәл Хөсәенова
  • 27 Июль Клара Хәйретдинова
  • 27 Июль Иршат Минкин
  • 27 Июль Альберт Гыйлметдинов
  • 27 Июль Фәнил Галиев
  • 27 Июль Гөлназ Рәхмәтуллина
  • Купим 2 комнатную квартиру в Приволжском или Советском районе.+7 919 685-63-78
  • Ищем девушку на подселение в зал, ул. Голубятникова, 3-3,5 тр. 9270412728
  • 2 булмәле фатир Әмирхан урамында тәртипле гаиләгә арендага бирелә. 89274398340 (собственник). Риелторларсыз!
  • Каен жилэге сатабыз 5 литр 2100 сум. Казан, Арча 89872697984.
  • Сдаю 2 комнатную квартиру в Центре Казани с мебелью. (собственник) 89276766077
  • Актаныш.Грузоперевозки Газель Будка тел.89179248290
  • Казанда массаж ясыйм. Сертификатым бар. Тел. 89274577420
  • Актаныш. Продаётся дом, площадь 60 кв метров. Дом 2012 года постройки, газ, удобства в доме. Новый забор, баня. Участок 14 соток, находится по улице Дзержинского. Цена 1200 тысяч рублей. Торг при осмотре. Звоните по телефону: 8 (960) 071-03-00, Лузия
  • Азнакай районында рулонлы печән сатыла. тел. 8 9178755074
  • Яшел узен районы Норлат авылында йорт сатыла. тел №89297251588.

http://ciklop1.ru/

 

 

 

 
Архив
 

               

06.02.2017 Милләт

Зыя Ярмәкинең тууына 21 гыйнварда 130 ел тулды

Ир-егеткәй белән, әй, ат башы...
Кайда булмас кабере - ак ташы?!
...Кайда, кемнең икән - безнең өчен
Чәчәк булып сибелер пакь яше?

Бу юллар — үзем өчен бик кадерле булган «Шагыйрь Зыя Ярмәки каберендә» исемле шигыремнән. Мин аны 1969 елның январенда Үзбәкстанның Маргилан шәһәрендә язган идем. Әйе, язмыш кушып, нәкъ менә шушы шәһәрдә яшәүче «мөһаҗирләр» гаиләсе белән туганлашкач, шушында ук улым Салават та тугач, мин анда беркадәр вакыт «миһман»-кунак булган идем.

Безнең Идел-Урал киңлекләренә ияләшкән күзгә шактый ят чуар Урта Азия мохитен күреп, тамаша итеп, шәһәрне карап йөргәндә, шундагы “Хужагөз” зиратына да кергән идек. Бездәгегә һич охшамаган таш төрбәле каберләр... Кинәт шуларның берсе янында тукталып калганмын. Кабер ташындагы язуы җәлеп итте: «Зыя Шәйхи улы Насыйров (Зыя Ярмәки). 21.01.1897 - 26.11.1965 еллар»... Әллә нишләп киттем. Бо¬лай да моңсуланып йөргән (читтә бит. Казанан еракта!) күңелемә әллә нинди уйлар килде. Ирләр язмышы, шагыйрьләр, татар халкы язмышы турында уйлар...

Шагыйрьнең атаклы «Ак каен»ы да күңелдә яңарды. Гыйбрәтле очрашу иде бу! Мин әле ул чакта бу төбәктә татарларның күпләп яшәвен дә, бирегә куып китерелгән кырым татарлары бистәсе булуын да белми идем. Сугышка кадәр бу шәһәрдә берничә ел Әмирхан ага Еники яшәгәнне дә... Соңрак мин - монда яшәп, балалар укыткан, сугыш елларында язмышы «Идел-Урал» легионы белән бәйләнгән тагын бер мөһаҗир - Минһаҗ Исмәгыйли турында да ишетеп белдем. Ул да Зыя Ярмәки белән таныш-дус булган икән, бу хакта шигыре дә бар. Ә минем Ярмәкигә багышланган шигырем 1970 елда «Казан утлары»нда басылды. Ул чакта Алман җирендә яшәгән Минһаҗ ага бу шигырьнең әлеге, мин бу язмам башында ук китергән дүрт юллыгын ошаткан ахры — аны күчереп алган... ә инде үзе үлгәч, бу дүрт юл — мөһаҗирнең архивыннан алынып, ялгыш үз шигыре булып кереп киткән (1995 елда «Мирас» журналында басылды). Бу үзе дә — шигырьләрнең гыйбрәтле язмышы булуын сөйли шикелле миңа!

Сиксәненче елларда Казанга кайткан, балачагыннан бирле шигырь белән янып, олыгайган көндә булса да китаплар чыгару бәхетенә ирешкән тагын бер «сәях» — Үзбәкстанда озак яшәгән, Маргилан җимешләрен безгә дә авыз иттергән Сафуан Мулла Гали дә бар бит әле... Зыя Ярмәки, аның «Ак каен»ы турында ул да бер генә уйланмагандыр...

Зыя Ярмәки — тумышы бе¬лән Самара өлкәсе Богырыслан өязе (хәзер Камышлы районы) Иске Ярмәк авылын-нан. Тормыш юлы — гасыр башы әдипләреннән бер дә аерылмый: мулла малае булу, туган авылында, аннан Чистайның зур мәдрәсәсендә — мәгълүм Закир ишаннан белем дәресләре алу, ә 1909-1912 елларда исә Уфада, атаклы «Галия» мәдрәсәсендә уку. Авылында мөгаллимлек итү, 1915-1916 елларда исә мулла булып тору, Октябрь фетнәсеннән соң шулай ук мәктәпләрдә укыту, китапханәче, балалар йортында тәрбияче булып эшләү. Богырысланда укытучылар әзерләү курсларында педагоглык хезмәте... Ә 1931 елдан ул — Үзбәкстанда. Башта мамык игү совхозында идарә секретаре, аннары 1953 елга кадәр — Фирганә өлкәсе Ташлак район башкарма комитетында җаваплы секретарь һәм бүлек мөдире булып эшләү... Вафаты, алда язганыбызча 1965 елда — үз үлеме белән. Бу җәһәттән ул каһәрле язмышка дучар булган күп замандашларыннан аерылып тора. Әмма... 1912 елда ук инде Уфада ике китап («Яшьлек дәфтәрләре», «Күрсәтәм»), 1913 елда шулай ук ике шигырь мәҗмугасе («Тойгыларым», Уфа. «Әдәбият гөлләре», Оренбург) чыгарган шагыйрь әдәбият дөньясыннан күпкә аерыла, читтә яшәргә мәҗбүр була. Илленче еллар азагында, «Хрущев җепшеге» вакытында аны тынгысыз әдәбият галиме Мөхәммәт Гайнуллин эзләп таба: хат языша, шигырьләрен соратып ала (читтә яшәгәндә дә язуын туктатмаган икән!), һәм... шагыйрьнең вафатыннан соң бер ел үткәч, «Ак каен» исемле сайланма шигырьләр китабын дөньяга чыгара.

Бу китап чыккан ел — безнең буын өчен шулай ук истәлекле: минем («Гөлләр су сорый») һәм Рөстәм Мингалимнең (шул ук Камышлы ягында туып үскән шагыйрь) («Әйт, Кояшым») — беренче, Равил Фәйзуллинның («Аҗаган») — икенче китаплары нәкъ шул елда басылды. Хәтергә дә шуның белән (яшьлек үзен ярата!) кергәндер әле... Әмма шигырьләре дә (элегрәк антологиядән дә укыган бар иде!) истә калган:

Кер вә таплардан агардым,
        мин хәзер бер кош кеби,
Ялтырарга уйлыймын күктә
                       бер йолдыз кеби.
Күп агырлыкларга, әнкәй,
           түзде бәбкәң җилкәсе.
Шул ачы яшьләр, әни, — итте
                   Тукайның иркәсе.

Азак белдем: «иркәсе» сүзе биредә «сөеклесе» мәгънәсендә түгел, кече туганы, яраткан энесе мәгънәсендә икән. Рөстәм Мингалим дә (ул да, остазы Әнвәр Давыдов та — Ярмәки якташлары, «Ярмәк» көе дә бар диләр иде...) бу сүзне куллана; Оренбур ягында — Җәлил телендә дә бар бу шигъри, ягымлы сүз!

Тукай мәктәбе, Тукай рухы. Милли моң. Ә менә бу юллар Бабичны хәтерләтә, әмма Бабичка кадәр язылганнар:

Әй күңелсез бу барыш, нинди
                                     барыш,
Тик сукыр тәкълид (иярү. Ред.) белән уйсыз барыш.
Ул яза дип, бу яза, тоткан
                                    каләм,
Бу — сугыш мәйданына уксыз
                                    барыш.

Әлбәттә, Зыя Ярмәкине таныткан шигырьләре, беренче чиратта, табигать күренешләре, милли уеннар тасвирлары — мәктәп дәреслекләренә дә кертелеп йөртелгән «Яз», «Җәй башы», «Иртә», «Кич» һәм башкалар. Болар — классик шигырь үлчәмендә, шул стильдә язылса, «Ак каен»ы — халык җырлары үрнәгендә... Соңыннан ул үзе дә җырга әверелә, хәтта шагыйре онытылып торганда да онытылмый. Бәхетле язмыш, кызыклы язмыш! Ә утызынчы елларда Хәсән Туфан да үз «Ак каен»ын яза — гражданнар сугышы, авыл кешеләре тормышыннан... Ул да җырга әверелгән. Ерак сөргеннәрдә чакта туган җирен ул да ак каеннары белән сагынгандыр, мөгаен... Әлеге — шул «ир-егет һәм ат башын» кая гына илтмәде бу гасыр, каһәрле чорлар! Гасыр башы шагыйрьләре — Бабич, Гыйффәт туташ, Ә. Сәгыйди, И. Башмаков, Т. Ченәкәй язмышлары... Төрле талантлар, төрле язмышлар! Шулар янында Зыя Ярмәкинең «ак каен»лы — моңлы язмышы...

Юк, һич кенә дә «урыс каены» түгел бу табигать баласы; бәлки, элек-электән татар җанының, моңының, шигъриятенең үз символы, әйе, «ак каен»ы, «җанкаен»ы. Әле дә шаулап, балаларын — шагыйрьләрен барлый кебек ул —шәҗәрә агачыдай карт ак каен. Әнә бит шагыйрь нәрсә дигән: «Яшьләр күңеле аның куйнында»...

Ә мәңге яшәр каен үзе — изгеләрдән изге сурәт! — «Әүлияләр тавы буенда»... Уйландыра бу!

Рәдиф ГАТАШ,
Күренекле татар шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге лауреаты.


Кич

Кичке кояш, тау башларын,
                              агачларны,
Су буйларын алсу төскә
                             киендергән!
Киң япанны каплап алган
                               иген, үлән,
Чәчәкләрне нурга манып
                             сөендергән.

Басудагы башакларны
                          башларыннан
Әкрен генә, йомшак кына
                            каккан җилдә
Киң болыннан чәчәкләрдән
                             хуш исләрне
Җыеп алып сибәр өчен безгә
                                         килә.

Әллә кайда киң япанның зур
                                  урманын
Төн шәүләсе кара төскә
                         төрендергән.
Кызу көннең күксел сыман
                             сөремнәрен
Кич һавасы әллә кайда илтеп
                                    сөргән.
Зыя ЯРМӘКИ.

Шагыйрьләр нигә картаймый?
Январь урталарында Камышлы авылының өлкәннәргә һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Шагыйрьләр нигә картаймый?” дип аталган әдәби кичә уздырылды. Ул якташыбыз - шагыйрь, язучы Зыя Ярмәкинең 130 еллык юбилеена багышланган һәм анда һәвәскәр шагыйрәләр чакырылган иде.

Үзәкнең мәдәни чараларын оештыручы Рәмзия Әсәдуллина чараны башлап, Зыя Ярмәки (Әхмәтзыя Шәйхетдин улы Насыйровның) тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырып үтте. Аннан соң сүз җирле шагыйрәләргә бирелде.

Аллаһыга шөкер, хәзерге көннәрдә дә каләм тибрәтүчеләр бар әле безнең төбәктә. Шуларның берсе хезмәттәшем, каләмдәшем Фәния Кәримова. Ул кыскача гына шигырьләренең ничек тууы турында сөйләде һәм берничә шигырен укып китте. Шулай ук Зәкия апа Бәшәрова, Галимә апа Әхмәтшина, Гафифә апа Хәйретдиновалар да иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Әлбәттә инде, мин дә үземнең якыннарыма багышланган берничә шигыремне укып киттем.

Кичәдә бергәләшеп “Ак каен” җырын җырладык, “Ярмәк вагы”на да биеп алдык. 

Нинди генә чарага килсәң дә, үзәк кызлары үзләре пешергән таба ашлары, тәм-томнар тулы өстәл артында кунак итеп, хуш исле чәй белән сыйламый җибәрмиләр. Бу көнне дә табын артында рәхәтләнеп сөйләшеп, аралашып сыйландык без.

Әдәби-музыкаль кичә кунакларның да, хуҗаларның да күңеленә хуш килде һәм бусы соңгысы булмас, алдагы көннәрдә дә очрашулар булыр дигән өмет белән хушлаштык без.

Барлый калсаң, каләм тибрәтүчеләр бар әле ул безнең төбәктә. Аларны тик вакытында күрә һәм ача белергә генә кирәк.
Рәйсә ТӨХБӘТШИНА,
“Камышлы хәбәрләре” газетасы хәбәрчесе.

Автор фотосурәте.


Рушания ДИНДАРОВА (сулдан уңга), Гафифә ХӘЙРЕТДИНОВА, Галимә ӘХМӘТШИНА, Зәкия БӘШӘРОВА һәм Рәмзия ӘСӘДУЛЛИНА очрашу вакытында.

---
Бердәмлек
№ --- | 06.02.2017
Бердәмлек печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

 

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
comments powered by HyperComments