поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.02.2017 Спорт

Түбән Камада яшь ирекле көрәшчеләр өчен уникаль халыкара турнир узды (ФОТО)

Россия спорт остасы Ленар Гаянов бүләкләренә оештырылган ирекле көрәш буенча бишенче халыкара турнир үз җәймәсенә Казахстан, Үзбәкстан һәм Россиядән 400 спортчыны җыйды. Безнең илдән Мәскәү, Пермь, Оренбург, Свердловск, Самара, Ульян өлкәләре, Башкортостан, Удмуртия, Чувашия, Марий Эл һәм Татарстан җыелма командалары катнашты.

Халыкара ярышлар иң яшь ирекле көрәшчеләр өчен махсус уздырылды – анда 8 яшьтән 12 яшькә кадәр яшь батырлар көч сынашты. Әлеге категориядә Россия һәм регионнарның рәсми беренчелекләре үткәрелми. Ләкин нәкъ менә бу яшьтә зур ярышларда көрәшергә теләк белдерүчеләр аз түгел. Шуңа күрә 2012 елда Түбән Каманың ирекле көрәш мәктәбе шәкерте, эшмәкәр һәм меценат Ленар Гаянов бу спорт төрендә тәүге адымнарын ясаучылар өчен халыкара турнир оештырган.

-    Безнең турнир кече яшьтәге көрәшчеләргә үз көчләрен зур җәймәдә сынарга уникаль мөмкинлек бирә. Алар медальләр артыннан гына түгел, беренче чиратта, элекке Советлар Союзының төрле көрәш мәктәпләре вәкилләре белән очрашырга дип килә. Ярышлар барышында алар үзара тәҗрибә уртаклаша, яңа максатлар куя, үсеш ала. Кызганыч, күп кенә регионнарның мондый ярышлар уздырыру мөмкинлеге юк. Яшь талантлар еш кына җирлектәге турнирларда гына катнашу белән чикләнә, - дип искәртте Татарстанның Спорт көрәше федерациясе вице-президенты Ленар Гаянов.

Турнир гадәттәгечә бик җылы атмосферада узды. Монда профессиональ хөкемдарлар да, оештыручыларның турнирда катнашучыларга карата зур игътибары да үз өлешен кертте. Сүз уңаеннан, алар барысы да тәмле бүләкләргә ия булды. Ә җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаганнарны тиешенчә зурладылар.

Гомум хисап нәтиҗәләренә килгәндә, беренче урынны Татарстан көрәшчеләре алды, икенче урынны Оренбург өлкәсе командасы эләктерде, өченче урын – Самара өлкәсе батырларында.


---
Матбугат.ру
№ --- | 06.02.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»