поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.02.2017 Шоу-бизнес

"Кәҗә", "сеңелем", "хуҗам", "вулканым": артистлар хәләл җефетләренә ничек эндәшә?

Артистлар, бигрәк тә парлы җырчылар, сәхнәдә еш кына бер-берсенә матур сүзләр әйтә, үзара ихтирамлы, игътибарлы булуын күрсәтә. Нәтиҗәдә җырчылар гаиләдә матур сүзләр генә әйтешеп, гөрләшеп яши икән, дигән фикер барлыкка килә. Чынлыкта артистлар тормыш иптәшенә кем дип дәшә һәм ачулы вакытта ничек эндәшә икән?

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов: Безнең бер-беребезгә исем белән дәшкән юк. Илдар миңа "бәбәем", мин аңа "җаным" дибез. Ачуланышканда да шулай эндәшәбез. Ачуны озак сакламыйбыз. Әгәр дә исем белән эндәшкәнбез икән, димәк, хәлләр мөшкел. Андый чаклар бергә тормыш итү дәверендә бер-ике тапкыр гына булгандыр.

 

Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем: Бер-беребезгә һәрвакыт "матурым" дип эндәшәбез. Гүзәлем миңа кайвакыт "хуҗам" ди. Никахта мулла Гүзәлемгә: "Моңа кадәр сиңа әтиең хуҗа иде, хәзер синең хуҗаң - Салават", - диде. Гүзәлем бу сүзне туры мәгънәдә аңлаган, күрәсең. "Хуҗам" диюве миңа бик ошый инде.

Гүзәл Идрисова һәм Илназ Баһ:
Илназ миңа "Гузик" ди, мин аңа "әтисе" дим. Кайвакыт "җаным" дип әйтәбез. Ачу килгәндә, сөйләшмичә торабыз.

Чәчкә:
Ирек миңа "матурымочка" дип дәшә, мин аңа исеме белән эндәшәм. Ачу чыкканда, бер-беребез белән сөйләшмәскә тырышабыз. Шуңа күрә начар, ямьсез сүзләр әйтешмибез.



Иркә: Тормыш иптәшем миңа кайвакыт "матурым", кайвакыт "вулканым" ди. Ә мин кәефкә карап, төрлечә эндәшәм. Ачу килгәндә, исеме белән Артур дим. Телефонымда ул "тәмнушкә" дип язылган.



Динә һәм Рафаэль Латыйповлар:
Көндәлектә дә, ачуланышканда да бер-беребезгә исем белән эндәшәбез. Мин генә ачуым килгәндә: "Сез бу эшне эшләмәссезме?" - дип әйтә алам. Ә ул: "Ярар, Динә, хәзер эшлибез!" - дигән була.

Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар: "Җаныкаем", "әтисе", "әнисе", "бәгърем" дип эндәшәбез. Ачу килсә, шул ук сүзләр ачу белән әйтелә. Кайвакыт сүгенү сүзләре дә китә. Нишлисең инде, шунсыз булмый, дөньясы шундый!

Алсу һәм Азат Фазлыевлар: Бер-беребезгә "матурым" дип әйтәбез. Минем хәтта Азатка багышлап язылган "Матуркаем-матурым" дигән җырым да бар. Азат кайвакыт "җимеш" дип тә әйтә. Ачу килгәндә, исем белән эндәшәбез.


  
Хәния Фәрхи: Яратып эндәшкәндә дә, ачуланганда да "бәгърем" дим. Интонация гына үзгәрә!

Алинә Даутова: "Матурым", "җимешем" дибез. Ачуланышкан вакытлар бөтен кешедә дә буладыр инде ул. Андый чакта эндәшмибез, 5 минуттан соң бер-беребез янына килеп, көлешәбез дә кочаклашып дуслашабыз.

Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов: Бер-беребезгә төрлечә эндәшәбез: "зайка", "Зуфрик" һ.б. Мин күбесенчә "әтисе" дим, Зөфәр мулла кушкан исемем белән "Зәйнәб" яисә "әнисе" ди. Аңа кушылып балалар да кечкенәдән "әнисе" дип эндәшәләр. Ачуланышканыбыз юк, гел тату яшибез, Аллага шөкер!

Равил Галиев: Мин җәмәгатемне яратып, һәрвакыт "мамочка" диеп дәшәм. Ә ачуым килсә, исеме белән "Ландыш" диям. Минем авыздан үз исемен ишетү аны шунда ук шөбхәгә сала. Ә ул миңа "Равил" ди, тик үзенчә, матур итеп. Ачуы килсә, "нәрсә, бәгърем?" ди.

Чулпан Йосыпова: Ирем белән матур итеп "җаным" дип эндәшәбез. Ачу килгәндә, исем белән генә әйтәбез.

Ильмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдинов:
Безнең исем белән эндәшкәнебез юк. "Матурым" дип кенә сөйләшәбез. Ачу чыкканда, мин "Кирамутдинов" дип әйтәм. Ә Руслан ачуы чыкса да, "матурым" ди.

Рәсим Низамов:
Тормыш иптәшем Энҗе белән "әтисе", "әнисе" дип эндәшәбез. Ачу чыкканда, бөтенләй эндәшмим. Ачу басылгач кына сөйләшәм.

 

Эльмира Сөләйманова: Мин иремә "пап" диям, ул миңа "дорогая" ди. Ачу чыкканда, сөйләшмичә торабыз.
 
Гөлнара Габидуллина: Иремә "Тәүфигым" дим. Ачу чыкканда, "Тәүфикъ!" дим. Мин үзем тыныч кеше, ләкин ачуым чыкса, керпе шикелле булам. Ирем миңа "Гөлнарушка", кайвакыт "песи" ди.

 

Лилия Гыйматдинова:
Бер-беребезгә "матурым", "җаныем" дип эндәшәбез. Ачу чыкса, төрле җәнлекләр атап ачуланам, мәсәлән, кәҗә. Ә аның миңа ачуы чыкса, эндәшми дә, сөйләшми дә.

Гүзәлия:
Исем белән эндәшәбез. Ирем миңа "радость моя" ди. Ачу килгәндә, "муж" дим.

Люция Мусина һәм Рөстәм Закиров: Рөстәм миңа "карчык" дип эндәшә, ачулы вакытында "сеңлем" ди. Мин Рөстәмгә "матурым" дип эндәшәм. Ачуым чыкканда гомумән дәшмим.

Гөлназ Сираева:
Гадәттә, "матурым" диеп эндәшәбез. Без үзара татарча сөйләшәбез. Ләкин ачу чыкканда, рус телендә ачуланам. Татар теле - йомшак, ягымлы, аны ачулануга әрәм итәсе килми, татарча ачуланыша белмим. Ә тормыш иптәшемнең ачуы чыкса, мин шундук "Сираева"га әйләнәм, миңа фамилия белән дәшә башлый.

Зинира һәм Ризат Рамазановлар: Исемнәр белән эндәшәбез, кайвакыт "матурым" дибез. Ачу чыкканда әйтелә торган сүзләрне язмавың хәерлерәк...

Лилия Муллагалиева: Илсур миңа "Лиль" ди, мин аңа "Илсур" дим. Ачуланышканда да шулай. Телефонымда "Илсурик" дип язылган.

Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишев: Бер-беребезгә "матурым" дип эндәшәбез. Минем беркайчан да Фәриткә ачуым килми,ул минем ачуымны китерми. Аның да миңа ачуланганы юк, һәрхәлдә сизелми.

 

Раяз Фасыйхов: Тормыш иптәшемә төрле сүзләр эләгә инде: әйбәте дә, начары да. Миңа бер мәзәк ошый: "Берәүләр талаша, ди. Хатыны иренә "ишәк", ире хатынына "сыер" ди икән. Шулай бер-берсенә берничә тапкыр кычкыралар, ди. Балалары түзмәгән дә, килеп сораган: "Әти, син - ишәк, әни - сыер! Мин кем булып чыгам соң инде?" Шулай итеп, тормышта гел "матурым", "җаным" дип кенә яшәп булмыйдыр ул. Ләкин шунысын беләм: никадәр каты талашсаң, аннары дуслашуы рәхәтрәк!

Лилия Хәйруллина: Иремә һәрвакыт исем белән эндәшәм. Ә ул миңа еш кына "пупс" ди.

Айрат Ильясов һәм Ләйсән Сөнәгәтова:
Безнең бер-беребезгә әллә нинди сүзләр әйткән юк. Смс язганда, Айрат миңа "маманя", мин аңа "папаня" дип язабыз. Ачу килсә, "Ильясов" дим, яки бөтенләй дәшмим.



Әсхәт Дөбер-Шатр: Мин тормыш иптәшемә "куяным", ул миңа "җаным" ди. Ачу килгәндә, сөйләшмәү, эндәшмәү ягын карыйбыз.

 

ИлГәрәй: 7 ел бергә яшәү дәверендә бер-беребезгә "матурым", "җимешем" дип кенә эндәштек һәм эндәшәчәкбез, Алла теләсә. Шушылай эндәшеп, хәтта тормыш иптәшемнең исемен дә оныта язганмын. Бервакыт бик озак уйлап торгач кына искә төште. Бу хәлдән соң хатыннан бераз эләкте дә әле. "7 ел яшәп, исемемне исеңдә калдыра алмадыңмени?" - диде...

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар:
Илсур миңа "җаным", яратып "матурым" дип тә әйтә. Мин дә шулай дим. Ачуланышканда, гадәттә, эндәшмисең, җавап бирми торасың бит. Шул чакта: "Син мине ишетәсеңме, юкмы?" - ди. Ләкин бу үпкәләшү озакка бармый, көлешәбез дә дуслашабыз. Исем белән эндәшкәнебез юк.


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 05.02.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»