|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2017 Матбугат
Равил Сабыр табылды«Татарстан яшьләре» газетасын 130 меңнән артыграк тиражы булганда укыган кешеләр Равил Сабыр исемен яхшы хәтерлидер. Аның язмалары һәрвакытта кызыклы һәм актуаль булды. Аннан соң бу имза югалды. Равил Сабыр кайда бүген? Нишли? Без аны эзләп таптык. Дөресрәге, ул — безне. Хикмәт шунда ки, тагын берничә көннән Равил әфәнденең «Матбугат.ру» укучылары өчен кызыклы гына яңалыгы булачак, тэвэшниклар әйтмешли, бездән аерылмагыз.
Равил Сабыр язмаларын берникадәр вакыт элек «БИЗНЕС Online» электрон басмасында да күреп була иде, ул бу матбугат чарасының Чулман аръягы бюросын оештырып шеф-редакторы булып эшләде. Хәзер бу басмадан киткән икән. Басмадан гына түгел, хәтта Чаллы шәһәреннән дә. Гаиләләре белән нефтьчеләр башкаласына күченгәннәр. Әлмәттә ул «Татнефть» оешмасына караган «Нефтяные вести» газетасын җитәкли.
90нчы елларда «Татарстан яшьләре»нә ничек килүе турында да сөйләде ул «Матбугат.ру» хәбәрчесенә. Журфакта укыган чакта студентлар белән очрашуга газетаның баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев килгән булган. «Мин сезгә «ТЯ»да ай саен бер полоса мәйдан бирәм, нәрсә телисез, шуны языгыз», — дигән. Шул сүзләрдән соң Равил Сабыр үзенең төркемдәшләрен сәхифә ачарга өндәп караган, әмма сабакташларының бик исе китмәгәч, полосаны тулысы белән үзе яза башлаган. «Без» дип исемләнгән рубриканы күпләр хәтерлидер, озын гомерле булды ул.
«Татарстан яшьләре»нең алтын чорындагы журналистлары хәзер кайларда? «Матбугат.ру» шул темага да язма әзерли. Әлеге дә баягы — бездән аерылмагыз! )
Равил Сабырның «Татарстан яшьләре»ндә эшләгән чагы
--- |
Иң күп укылган
|