поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.11.2009 Җәмгыять

ТАТАРСТАН НӘРСӘ КҮРСӘТӘ?

Бүген туризм иң табышлы өлкәләрдән санала. Аны нәтиҗәлелеге буенча нефть чыгару һәм эшкәртү белән чагыштырырга мөмкин. Икътисадларының зур өлешен туризм тәэмин иткән, ягъни шуның хисабына яшәгән илләр бар. Әйтик, Греция икътисадының – 50, Мексиканыкының 30 процентын туризмнан кергән акча тәшкил итә. Төркиягә чит илләрдән килүчеләрнең саны әлеге ил халкының башка җирләргә чыгуына караганда ике тапкырга артыграк. Русия өлешенә бөтен дөнья туристларның 1 проценты туры килә.

 Татарстан да туризмнан акчаэшләргә өйрәнеп бетә алмый әле. 2007 елда республикага 896 664 турист килгән. Бездә туризм белгечләре әзерләү белән дистәдән артык уку йорты шөгыльләнә. Тик белгечләр генә хәлне коткара алмый. Туристларны җәлеп итү өчен тарихи объектлар, тәрҗемәче, гидлар гына түгел, кунакханәләр, юллар һәм башка уңайлыклар кирәк. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының туризм эшчәнлеген оештыру һәм дәүләт тарафыннан җайга салу бүлеге җитәкчесе Михаил Артемьевич Гермогентов белән республикада туризм үсеше турында сөйләштек.

 

 – Михаил Артемьевич, без туристларга ел әйләнәсе кояшлы һава да, диңгез дә, пальмалар да тәкъдим итә алмыйбыз. Татарстанда туризм нинди юнәлешләрдә үсә?

 

 – Безгә күбесенчә танышу, мәдәниятебезне күрү өчен киләләр. Республикада соңгы елларда халыкара, бөтенрусия форумнары, киңәшмәләр еш уздырыла, шуңа бәйле рәвештә эшлекле туризм киң җәелде. Һәр юнәлеш тә үсештә, моны туристлык агентлыклары тәкъдим итүче хезмәтләрнең артуы да дәлилли. Туристлар саны да ел саен 10-12 процентка арта бара. Туристларны республикага китерү юнәлшендә эшләүче агентлыклар 5-6 ел элек 15 ләп кенә булса, хәзер инде 50 дән дә артып китте. Әлбәттә, без “Алтын боҗра”, Мәскәү, Санкт-Петербург түгел, әмма Казанның меңьеллыгы, хәзер инде Универсиада уздыру хокукын яулау кызыксынучылар санын тагын да арттырды. Казан Кремленең “Юнеско” мираслары исемелегенә кертелүе дә файдага булды.

 

 Татарстанга дәвалану өчен килүчеләр шактый. “Татнефть” карамагында булган шифаханәләр аеруча популяр, чөнки аларда дөнья стандарталарына туры килүче дәвалау җиһазлары урнаштырылган. Тагын бер әһәмиятле әйбер – экологик яктан чиста һава. Әйтик, “Бәкер” шифаханәсендә ләм белән дә дәвалыйлар, башка төрле дәвалау үзлекләре дә бар, ул экологик яктан чиста җирдә дә урнашкан.

 

– Ә тарихи объектлар белән танышу эше ничек куелган? Әйтик, Болгар музей-тыюлыгында туристлар өчен уңайлы шартлар тудырылган дип мактанып булмый.

 

 – Болгарга, нигездә, экскурсиягә йөриләр. Кызыксынучылар, чыннан да, бик күп. Ел саен Изге Болгар җыенына меңнәрчә мөселманнар килә.

 

 Без анда балаларның җәйге ялларын оештырабыз. Кунакханә җитәкчелеге, безнең хәлгә кереп, яшәү бәясен арзанайта.

 

 Узган ел республика хөкүмәте “Болгар” һәм “Свияжск” тыюлыкларын үстерү турында махсус карар кабул итте. Быел республика Президенты Минтимер Шәймиев Болгарда махсус киңәшмә дә уздырды, анда туристларны җәлеп итү өчен уңайлы шартлар тудыру бурычы куелды.

 

 Хәзер Болгарда яр буен төзекләндерү проекты эшләнә. Анда причал ясарга, туристлар озак вакыт яшәрлек инфраструктура булдырырга кирәк. Туризмның бурычы нәрсәдер күрсәтү генә түгел, акча да эшләү бит әле. Ә моңа бары тик инфраструктураны үстереп, өстәмә уңайлыклар тудырып кына ирешергә мөмкин.

 

 – Өстәмә уңайлыклар дигәне нәрсә?

 

 – Туристларның Болгарга күбесенчә җәй көне килүен, тыюлыкның яр буенча урнашуын искә алсаң, пляж ясарга, су коену урыны булдырырга, катамараннар алырга, балык тотуны оештырырга мөмкин. Теплоход биш сәгатькә туктый икән, кеше шунда яр буенда ял итеп ята ала.

 

 – Казанның тарихи йөзе югала дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әйтик, шул ук Иске Казан бистәсенең яңаруы, Тукай номерларның җимерелүе туристларга күрсәтерлек тарих объектларның кими баруы дигән сүз түгелме?

 

 – Кызганычка каршы, миңа сезнең сорау белән килешергә генә кала. Моны туристлар да бик тиз эләктереп алды. Танылган исемнәр, фактлар белән бәйле тарихи урыннарны җимерү дөрес түгел, әлбәттә. Казанның иске өлешендә күп нәрсәнең үзгәрүе бик кызганыч. Әмма реставрация ясау бик кыйммәткә төшә шул. Аның урынына яңаны төзү җиңелрәк һәм арзанрак. Санкт-Петербургта, ялгышмасам, ун еллар элек биналарны эшмәкәрләргә биргәндә аларның тарихи йөзен саклауны таләп итүче махсус карар кабул иттеләр бугай. Бездә дә бит, әнә, Кекин йортының тарихилыгын җуймыйча яңартып куйдылар. Теләгәндә эшләргә була, күрәсең.

 

 – Республика Президенты Минтимер Шәймиев җай чыккан саен: “Пенсиягә чыккач туристларны җәлеп итү эшләренә үзем алынырмын, ахры. Өчпочмак сатып, Кремльдә туристларны атта йөртеп күпме акча эшләргә була бит”, – дип шаярта. Бездә туристлар йөри торган урында хот-дог сатыла, Кремльдә бердәнбер җигелүле ат кучеры йоклап утыра... Милли ризыкларны брэнд дәрәҗәсенә күтәреп, акча эшләргә өйрәнү өчен, чыннан да, Президентның пенсиягә чыкканын көтәргә кирәкме әллә?

 

 – Кремльдә ат кучерының йоклап утыруының сәбәбе – реклама җитмәүдә. Димәк, бу эшне оештыручы үз эшен тәкъдим итә белми. Кремльгә килмәгән кеше анда җигелгән ат барлыгын һәм ул атта йөреп тә булганлыгын белми бит. Русиянең кайбер шәһәрләрендә, әйтик, Түбән Новгородтагы кебек бер урамны атлар йөри торган итеп ясарга да мөмкин. Күптән түгел генә безгә бер кыз нәкъ менә шул мәсьәләдә мөрәҗәгать итте. Ул теләгән кешене каретага җигелгән атта йөртү эшен җәелдермәкче. Без аңа бу эштә ярдәм итәчәкбез.

 

 Милли ризыкларга килгәндә, безнең агентлыкларның “туристлык пакетлары”нда ул каралган. Һәр компания милли ризыкларны тәкъдим итәргә тиеш. Ә һәрбер күргәзмәдә, киңәшмәләрдә, һичшиксез чәк-чәк була. Аны бөтен кунаклар яратып ашый.

 

 – Ә эшлекле форумнар, җыелышларда әзерләнә торган фуршетларда пирожное белән чәй эчерәләр. Нигә анда өчпочмак, вак бәлеш, гөбәдия тәкъдим итмәскә?

 

– Килешәм, чит җирләрдән килгән кунакларга милли ризыкларны татып карау кызыграк булыр иде. Моның белән оештыручылар шөгыльләнергә тиеш. Күрәсең, әлеге дә баягы бәягә килеп төртеләдер. Пирожное өчпочмактан арзангаракка төшәдер, бәлки.

 

– Килүчеләр Казанда арзанлы кунакханәләр юк дип зарлана.

 

 – Бу Казанның гына түгел, бөтен ил баләсе. Без кунакханәдә яшәү бәясе кыйммәт булу сәбәпле, бик күп туристларны югалтабыз. Турист бит ул барган җирендә һичьюгы бер тәүлеккә булса да кунып кала торган кеше. Ә бездә өч йолдызлыдан да түбәнрәк кунакханәләр юк. Бер төн куну өчен ике мең сум түләү һәр кешенең хәленнән килми.

 

 Шимбә-якшәмбе көннәрендә Кремль янында дистәләрчә автобуслар торганлыгына игътибар иткәнегез бардыр. Бу – чит төбәкләрдән бер генә көнгә килгән туристлар. Алар Кремльне күрә дә, төн дә кунмыйча кире кайтып китә. Ә бит Казан Кремль белән генә чикләнми, шартлар булса, кунаклар да башкалада һичьюгы бер-ике көн торыр, башка объектлар белән дә танышыр иде.

 

 – Арзанлы кунакханәләр төзү белән кем шөгыльләнергә тиеш соң?

 

 – Премьер-министр Рөстәм Миңнехановның бик дөрес бер сүзе бар: “Туризм – ул бизнес”. Бездә бөтен нәрсә: туристлык агентлыклары да, кунакханәләр дә эшмәкәрләрнеке. Туризм өлкәсендә хезмәт күрсәтүче дәүләт оешмалары юк. Бәяләрнең кыйммәтлеге сәбәбен аңларга да була. Андый зур биналарны төзү, коммуналь хезмәтләр өчен түләү шактый зур чыгымнар сорый. Ул әлеге дә баягы туристлар кесәсеннән каплана.

 

 Дөрес, бездәге бәяләр Мәскәү, Санкт-Петербург бәяләре белән чагыштырганда бөтенләй арзан. Тик туризмда акча эшләгән Төркия белән чагыштырганда бездә кунак булу кыйммәткәрәк төшә. Кунакханә генә түгел, юл бәясе, ашау-эчү дә бар бит әле. Бездә 7-10 көнлек путевка бәясе 30 мең сумнан да артып китә.

 

 Әлбәттә, кунакханәләр проблемасы ничектер хәл ителергә тиеш. Әнә, бу проблема белән соңгы арада Мәскәүдә дә шөгыльләнә башладылар. Казанда Универсиада авылы төзелә. Белмим, нинди карар кабул ителер, әмма ул кайбер проблемаларны чишәргә мөмкинлек бирер кебек. Универсиада авылы спорт ярышларынннан соң студентларга тапшырылачак, анда тулай тораклар да булачак диделәр. Бәлки кайбер уку йортларының тулай торакларын шунда күчереп, бушаган биналарны арзанлы кунакханәләр сыйфатында кулланыр мөмкинлек туар.

 

 – Универсиаданың Казанга туристлар җәлеп итүдә роле зур булачакмы?

 

 – Әлегә әйтүе кыен. Казанның меңъеллыгы вакытында туризмга җәелерлек мөмкинлек булмады. Бәйрәмгә килгән дәүләт эшлеклеләренең куркынычсызлыгын тәэмин итәр өчен туристларны кертмәделәр. Кунакханәләргә дә килгән кунакларны урнаштырдылар, буш урыннар калмады. Кайбер агентлыклар гына круизга чыккан туристлар өчен, бәйрәмне уздыру комитеты белән килешеп, эксурсияләр оештырды. Анда да әле бөтен шәһәрне күрсәтә алмадылар. Әмма меңъеллык үз эшен эшләде: Казан белән кызыксынучылар, шәһәрне күррегә теләүчеләр артты. 30 августтан соң Казанга бөтен Русия буйлап туристлар агылды.

 

 Универсиадада катнашучылар саны гына да ун меңнән артып китәчәк дип планлаштырыла. Алар өчен экскурсия программалары әзерләнәчәк, әлбәттә. Һәр илдән җанатарлар да киләчәк. Без әлегә Универсиада узган Сербиянең эш алымын өйрәнәбез. Аннан Төркия эшчәнлеге белән дә танышырбыз. Катнашучылардан тыш күпме кеше киләчәген, күпме урын, транспорт кирәгәчәген алдан белеп мору мәслихәт. Шулардан чыгып без үзебезнең програмабызны әзерләячәкбез.

 


Гөлнара САБИРОВА
Татарстан яшьләре
№ 61 | 21.11.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»