поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.02.2017 Мәдәният

Илнур Мусин: “Акча дип бервакытта да алданмадым” (ИНТЕРВЬЮ)

Җырчы Илнур Мусинны Ханты-Манси автономияле округының Когалым шәһәрендә татар-башкорт милли мәдәни үзәген булдырып, үз теләге белән татар эстрадасы артистларының иҗади кичәләрен, концертларын оештыручы зур шәхес дип бәяләргә мөмкин. Чит төбәктә, башка милләт мәдәниятенә ияреп китмичә, татар бәйрәмнәрен, иҗади чараларны оештырып торуы, чыннан да, игътибарга лаек.

Аның чыгышларын Татарстан тамашачысына еш күрергә туры килмәсә дә, интернет аша иҗаты белән кызыксынып баручы тыңлаучылар шактый.

— «Нур» татар-башкорт оешмасы ниләр белән шөгыльләнә? Җитәкче буларак, чит төбәктә Татарстан белән Башкортстан арасындагы элемтәне ничек саклыйсыз?
— 2001 нче елда Салихова Рагидә Әхәт кызы белән татар-башкорт оешмасына нигез салдык. Ләкин берникадәр вакыт эшләгәннән соң Рагидә Ахатовна Казанга күченеп китте, шуңа берничә ел эшләмичә тордык. Аннары Суфия Фарвазовна белән кабаттан эшне тергезеп жибәрдек, ә оешманы җитәкләү эшен үземә йөкләделәр. Билгеле,  читтә татар рухы кадерлерәк, шуңа да мәдәниятне саклау өчен бик күп көч куябыз. Без Сабантуйлар, милли бәйрәмнәр уздырабыз, якындагы шәһәрләр белән тыгыз хезмәттәшлек итеп кунакларга йөрешәбез, уртак чаралар оештырабыз. Мин үз өстемә әлеге оешманы җитәкләп шундый зур җаваплылык алганмын икән, димәк, үрнәк булырлык эшләр күрсәтергә кирәк. Безнең өчен беркем килеп эшләми бит, булган авырлыкларны да үзебез хәл итәбез. Эш ягыннан интуициям көчле, юк-барга алданмыйм. Мин матур күңелле кешеләргә генә сокланам. Шулай сокланып йөреп, үзебез дә иҗатыбыз белән тамашачыны сокландырып куябыз.
— Татар эстрадасы артистларын тамашачылар ничек кабул итә?
— Минем шәхси бәйрәм оешмасы бар, шуңа да Когалым шәһәрендә бик күп татар артистларының тамашаларын оештырабыз. Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Радик Юльякшин һәм башка артистлар белән җыелма концертлар уздырыла. Халык та хәзер җырчылар күп булгач, сайлап кына йөри. Җырчының сәләтенә, репертуарына һәм тамаша сыйфатына бик нык игътибар бирәләр.
— Җитәкчелек эшендә эшләгәндә иҗат үзенчә ял итү, күңелне тынычландыру чарасы буларак кабул ителәме?
— Иҗат минем өчен хобби кебек. Минем төп эшем бар, ә җырларны күңелем кушканга башкарам. Барысына да бик күп вакыт кирәк. Үземнең альбомны чыгардым, яңа җырлар да бар, тик ныклап үземне җырчы буларак тәкъдим итсәм, оешмада да, эшмәкәрлектә дә хезмәт куярга өлгереп булмас иде.
— Җырлар һәм клипларның сыйфатына бик нык таләпчәнме син?
— Салават Фәтхетдинов әйтмешли, үзең беренче чиратта бар яктан үрнәк булганда гына кешегә акыл өйрәтә аласың. Бу сүзләр белән мин бик килешәм. Һәр балада да иҗатның бер юнәлешенә сәләт була, ә моң сабыйга ана карынында ук күчә. Җырлау сәләтемне бервакытта да акча эшләү мөмкинлеге дип күрмәдем. “Түлибез, безнең янга килеп җырла!”, — диючеләр булды, тик мин керем артыннан күземне йомып чапмадым. Чын ир-егет кеше сәхнә белән генә акча эшләргә тиеш түгел, минемчә. Үземнең керем китерә торган төп эшем бар, ә иҗатым күңел өчен. Шуңа да җырларның мәгънәсенә зур игътибар бирәм. Күп җырларның сүзләре дә, көйләре дә бертөсле, алай булганда иҗат итәргә дә кызык түгел.
— Татар эстрадасындагы җырларны, үзең автор-башкаручы буларак, ничек бәяләрсең?
— Мин зур сәхнәләргә дәгъва кылмасам да, үз иҗатыма карата таләпчән кеше. Артистлар белән дә күп эшләгәч, кайберсенең сәхнә артындагы тотышларын күреп, кайвакыт гаҗәпләнеп калам. Җырчылар сәхнәдә бер төсле, ә тормышта бөтенләй дә икенче кеше булырга мөмкиннәр. Минемчә, сәхнәдә ихлас булырга кирәк, чөнки тамашачы мөнәсәбәтне бик тиз сизә. Татар эстрадасында моңлы җырчылар бар, ләкин шулар белән беррәттән әле үз юнәлешләрен табып бетермәгән артистлар да байтак. Максатлар куеп  эшләгәндә иҗатны яхшы якка юнәлтергә мөмкин.


Фотолар шәхси архивтан алынды.
 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 05.02.2017
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»