|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.02.2017 Дин
“Нур аль-Ильм” шәкертләренең иң-иңнәре ачыкландыАллаһының рәхмәте белән менә ничәнче ел инде безнең «Нур аль-Ильм» дини уку йорты эшләп килә. Бүгенге көндә шунда төрле яшьләрдә булган йөзләгән шәкерт гыйлем ала. Шушы көннәрдә генә укучыларыбызның кышкы сессияләре тәмамланды. Иң куанычлысы, барлык шәкертләребез дә аны уңай билгеләргә тапшырды. Шулар арасыннан, елдагыча, иң яхшы укучылар да билгеләнде. Беренче курс укучылары арасыннан бу исемгә Энҗе Сибгатуллина (Зур Рбишча), Алсу Мангушева (Камка) һәм Ренат Хамзин (Грибан) лаек булдылар. 2 нче курсның “А” төркеме арасында иң яхшы укучы исеме Алсу Закировага (Зур Рбишча), Равил Шакировка (Куйсуы) һәм Адлия Камалетдиновага (Уразавыл) бирелде. “Б” төркеме арасында их яхшылар дип каргалылар Нурия белән Гүзәл Мифтяхетдиновалар һәм Гөлнара Мәсәлимова табылды. 3 нче курс укучылары арасында Абдулкадер Идрисов (Шөбиле), Гаяр Җәфәров (Куйсуы) һәм Ислам Ташматов (Уразавыл), ә 4 нче курс шәкертләре арасында Әнәс Ситдеков (Яндавишча), Рау¬за Хөсәинова (Атяравыл) һәм Мансур Шәрәфетдинов (Зур Рбишча) иң яхшы укучы исеменә лаек булдылар. Ихлас күңелдән барчасын да шушы исемгә лаек булу уңае белән тәбрик итәм, укуларында зур уңышларга ирешүләрен теләп калам.
Дамир КАЮМОВ |
Иң күп укылган
|