|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.02.2017 Матбугат
«Сабантуй» һәм «Ялкын» журналларына яңа директор билгеләндеБүген «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналларына яңа директор билгеләнде. Әлеге вазыйфаны “Intertat.ru” республика электрон газетасының элеккеге баш мөхәррире Илназ Фазуллин башкарачак. Яңа җитәкчене “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин ике басма коллективына тәкъдим итте. “2016 елның декабрендә “Татмедиа”ның Директорлар советы “Сабантуй” һәм “Ялкын” журналлары филиалларын берләштерү карарын кабул итте. Юридик яктан без яңа филиалларны берләштерәбез, әмма “Сабантуй” һәм “Ялкын” ике журнал булып чыгачак. Әлеге ике басма филиалларының җитәкчесе итеп Илназ Фазуллинны билгеләү карары кабул ителде. Ул барыгызга да яхшы таныш, моңарчы “Intertat.ru” дигән җитди проектны алып барды”, – диде генераль директор.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|