поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.02.2017 Язмыш

Бу баланың безгә кирәге юк... (ЯЗМЫШ)

Ун яшемә кадәр мин бик бәхетле бала идем. Әти-әниемнең иркә кочагында наз­лы кыз булып яшәдем. Кайчандыр тапкан әнием бала тудыру йортында ташлап калдырган сабый икәнемне күз алдына да китермәдем. Хәер, кечкенәрәк вакытта урамда уйнаганда бер кыз: “Син бит детдом кызы. Үз әниең дә юк синең”, – дип елатып керткән иде. Әнием мине сабыр гына тыңлады да: “Синең әниең – мин ул. Әни кеше бер генә бу­ла”, – диде.

Бу хакта аның белән кабат сөйләшмәдек, искә дә төшермәдек. 17 яшем тулгач, әнинең сандыгы төбеннән документларны кулга алганчы...

Бу баланың безгә кирәге юк

Кечкенә вакытымда әниләр балаларын хастаханәдән алып кайталар дип уйлый идем. Ләк­ләкләргә, кәбестәгә ышанмадым. Янәсе, хастаханә ишекләре ачыла да табиблар синең алдыңа конвейер чыгара. Ә син үзеңә туры килгән сабыйны алып кайтып китәсең. Мине исә алай бирмә­гәннәр, әти-әниемне тәрәзә тө­бенә утырып үзем көтеп утырганмын дип истә калган. Моның бала күңеленә кереп калган чынбарлык икәнен еллар узгач кына аңладым. Балалар йортында мин нәкъ бер яшем тулганчы бәхе­тем­не көтеп яшәгәнмен.
 
Озак еллар бергә яшәп тә, әти белән әнинең балалары булмый. Мин бу хакта бары серләр ачылгач кына белдем. Булачак әти-әнием яныма килеп кергәч, мин аларга таба йөгереп килгәнмен. Әнә шул вакытта әнием Илсөяр­нең йөрәге урыныннан кузгала да инде. Алар мине үзләренә алырга карар кылалар. Бер күрүдән мәхәббәт уяна күңел­ләрендә. Бала белән әни арасындагы мәхәббәт. Бала алу документларын рәсмиләштереп йөр­гән чакта, аларга үз әниемнең дә исән-сау икәнен әйтәләр. Соңын­нан бәлки баласын эзләп йөрер, дигән уй белән аны да чакырталар. Тик ул килми. Аның урынына әнисе, мин бер мәртәбә дә күрмәгән әби килә. Шунда ул: “Бу баланың безгә кирәге юк. Зин­һар, ала күрегез. Эзләп йөрмә­без”, – дип ышандыра. Әти-әни шул көннән бала тәрбияли башлый.
 
Ун яшемдә икенче тапкыр ятим калдым

Мин укырга кергән елны әтием авырып китте. Ул чакта ни булганын да аңламый калдым. Әни белән икәү яши башлагач кына арабызда әтинең юклыгын аңладым. Әмма әни минем өчен барысын да эшләде, җил-яңгыр тидермәде. Аның белән өч кенә ел яшәп калдык. Әнинең дә авыру икәнен әйттеләр. Ялгыз калудан бик тә курка идем. Ул вакытта бераз чамалый идем инде: әнисез калсам, беттем, мин кемгә генә кирәк булырмын?! Тик әнинең чире каты иде. Тома ятим калдым. Икенче тапкыр.

Әни бакыйлыкка күчкәч, үз канаты астына әбием алды. Тормыш җиңел булмады. Әйтүе генә ансат, акча җитмәгән вакытлар да булгалады. Әнием исә үзе үлгәнче минем киләчәгемне кайгыртып куйган икән. Бар булган акчасын, шәһәрдәге фатирын минем исемгә яздырткан. Туган­на­рының шуңа ачуы чыгып йөр­гән икән. Янәсе, ниндидер кил­мешәк детдом баласы бар мөл­кәтне үзенә алып чыгып китсен әле! Монысын соңрак белдем.

Ул вакытта исә миңа акча да, фатир да, башкасы да кирәкми иде. Әнине генә кайтарсыннар! Бервакыт әни дип елап утырганда, әбием миңа әллә аңлап, әллә аңламыйча гына бер сүз ычкындырды. “Синең документларың­ны әниең сандык төбенә салып куйган”, – диде. Әмма шуннан артыгын әйтмәде.

Сандык төбен актарырга мәк­тәпне тәмамлаган елны гына йөрәгем җитте. Кулларым калтырый, йөрәгем еш-еш тибә, тәнем­не тир бөртекләре басты. Сандык капкачын ике ачып, ике япкач, бар батырлыгымны җыеп, теге кәгазьләргә кулымны суздым. Йә Алла, анда минем, чынлап та, детдом баласы икәнем язылган иде! Әни бар язмышымны хат итеп язып документлар арасына салган. Бер мәлгә телсез калдым. Йөрәкнең әрнүенә түзеп булмады. Кочагына ятып еларга әнием дә юк, ичмасам! Шушы вакыйгадан соң үземне алып үстер­гән әти-әниемә хөрмәтем тагын да артты. Ә университетка кер­гән елны мине дөньяга китергән кешене эзләргә булдым.

Балалар әниләрен эзләми иде

Теге сандык төбендәге язуны кыстырып, юлга кузгалдым. Без яшәгән шәһәр белән Казан арасы якын түгел. Өч сәгатьтән артык автобуста барганнан соң, шәһәр читендә урнашкан балалар йортын эзләп таптым. Пыскаклап-пыс­каклап яңгыр ява иде ул көн­не. Әйтерсең лә, бар җиһан миңа ияреп елый. Бәхет эзләп түгел, күңелдәге билгесезлекне таратырга теләп килдем мин бу калага. Балалар йортына тиз ге­нә элә­гә алмадым. Бикле ишекне бик озак шакыдым. Ниһаять, ишек ачылды. Юешләнеп беткән кызчыкны алар җылы каршы алдылар. “Без документларны үзе­без­дә озак сакламыйбыз. Хәзер без­нең бер хезмәткәр архивка бара. Шуннан эзләп карагыз”, – диделәр миңа. Ул көнне мондый яхшы кешеләр күп очрады ми­ңа...

Сиңа бу кирәкме?

Без килгәндә архивта төш­ке ял вакыты иде. Әмма ерактан килгәнемне аңлап, тиз арада документларымны табып китерде­ләр. Ә анда бар да язылган. Ни­һаять, чын әниемнең һәм әтием­нең исемнәрен белдем. Шул кәгазьне күкрәгемә кысып, кая барырга да белми торам. Ниш­ләргә? Шунда миңа полиция бүлегенә барырга кирәклеген әйт­теләр. Әлеге дә баягы бер проблема – шәһәрне бөтенләй белмим бит. Тагын мәрхәмәтле кешеләр ярдәм итте. Чын әнием­нең исем-фамилиясе аша аның кайда яшәгәнен белдек. Поли­ция­дә эшләүче бер ир-ат белән хатын-кыз мине очрашуга алып китте. Инде үз әниемне күрәм дигәндә генә эчкә курку керде. Күргәч, ни диярмен? Кем ул миңа? Җитмәсә, янымдагы апа да: “Кирәкме бу сиңа?”– дип тора. Күрсәтелгән адрес буенча барып, ишектәге кыңгырау төймә­сенә бастык. Тик аны ачучы булмады. Шунда бер күрше апа: “Кичке алтыларда килегез. Алар өйләренә шул вакытта гына кайта”, – диде. Тагын күреп булмады, ә бәлки, шулай кирәктер – безгә бөтенләй очрашасы түгелдер?

Әмма бу билгесезлек белән яши алмаган булыр идем. Инде нишләргә дә белми торганда, полициядә эшләүче ханым мине базарга алып китте. Үз акчасына аягыма кроссовка, җылы оекбашлар алып бирде. Аннары эш урыннарына алып кайтып, чәй белән сыйлады. Кичке алты тулгач, кабат теге адрес буенча юл тоттык. Тик ишекне башка кеше ачты. Баксаң, бу фатирда квартирантлар тора икән. Алар хуҗала­рының телефон номерын бир­де­ләр.

Телефонны кулыма алгач, номерны җыя алмыйча бик озак тордым. Тагын “погонлы” апа ярдәмгә килде. Ул шалтыратып, әнинең исем-фамилиясен сорады, адресын алды һәм унбиш минуттан килеп җитәсебезне әйтте. Озакка сузарга ярамый иде!  Шул чакта артка чигенеп, кире йөге­рергә уйладым.
 
Нигәдер әнине эзләп арыганмын кебек тоелды. Тик үземне җиңеп, тудырган ке­шемнең йөзенә бер генә карармын да китәрмен, дип очрашуга ризалаштым. Без килеп туктауга, машинабызга бер хатын-кыз кереп утырды. Шул чакта: “Дания, бу – синең әниең”, – диде­ләр. Теге ханым мине кочаклап алды. Берни әйтә алмыйча калдым. Хәер, нишләргә тиеш идем соң? Миңа инде аны бер күрү дә җиткән иде. Ә ул мине гаҗәпкә калдырды: “Бер ташладым инде, хәзер мин сине калдырмыйм”, – дип өенә чакырды. Кадрия апаның бусагадан мине ияртеп кергәнен күргәч, ире бөтенләй өнсез калды. “Бу – минем кызым”, – дип таныштырды безне Кадрия апа. Өйдә чебен очкан тавыш та ишетелми – тынлык. Кадрия апаның миңа кадәр туган кызы (минем апа була инде) килеп кочаклагач кына, эчемә җылы керде.

Әни дип әйтә алмадым


Кадрия апага әни дияргә телем әйләнмәде. Никтер үз әнием якын иде миңа. Әле дә аларны сагынып яшим. Күңелемдә ташлап киткән әнигә ачу сакламыйм. Димәк, ниндидер сәбәп булган. Әмма арабызда якынлык юк. Нинди генә авырлык килсә дә, бары Аллаһы Тәга­лә­дән ярдәм көтәм. Үзем дини кеше булмасам да, ике тапкыр ятим калдырган тормыш әнә шуңа өйрәтте. Теләгән уку йортымда укып, ике белгечлек алдым.

Укуымны бе­тергән елны пенсия акчасын да түләми башладылар. Ничек кенә эш табарга дип баш катырып йөр­гәндә, бер төзелеш фирмасында эшләүче танышым үзлә­ренә чакырды. Яратып йөр­гән егетем дә бар. Дусларым да күп. Алар мине әнием Илсөярнең яшь вакытына охша­гансың, бар сыйфатларны аннан алгансың ди. Әниемне, әти­емне бик сагынам. Алар рухына дога кылам, мине балалар йортыннан алганнары өчен рәхмәт укыйм. Гаилә корасым, балалар үстерә­сем килә. Әнием Илсөяр кебек аларны яратырмын, ятларга бир­мәм. Әни бер генә була ул.


Дания ЗАКИРОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.02.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»