поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.02.2017 Язмыш

Дөньяга аваз салган көнне әнисез калган кыз әбисе савыксын дип, дога кыла

Апас районының Кече Күккүз авылында гаҗәеп бер кыз яши. Кызчыкның язмышы гыйбрәтле. Дөньяга аваз салган көнне әнисез кала ул. Кечкенә Илүзәне бала табу йортыннан әтисе белән әбисе алып чыга.

– Әтиемне бик яратам. Ул мине тәрбияләде. Дәү әнием исә миңа әниемне алыштыра. Әби белән әти мине кадерләп үстерделәр. Ятимлек ачысын сизмәсен дип шулай эшләгәннәрдер, мөгаен. Миңа җиде яшь чагында әтием икенче әниемә өйләнде. Бу көнне яхшы хәтерлим. Әни чит итмәде. Хәзер менә тату гына гомер итәбез, – ди Илүзә.
 
17 яшьлек Илүзә Гәрәева тормыш арбасын үз иңнәрендә тарта. Сабый чагы булмый да кала аның. Яшьтәшләре курчак уйнаганда, Илүзәгә язмыш тагын бер сынау бирә. Кызга унөч яшь чагында әби­се авырып китә. Табиблар инсульт кичергәнен әйтәләр. Шәһидә апа шул көннән бирле урында гына ята. Әбисе авыргач, аны тәрбияләү, өйдәге мәшәкатьләр Илүзә өстенә өелеп кала. Бу вакытта әтисе яңа гаиләсе белән Яшел Үзәндә яши.

– Аларны борчымадым. Авылда эш юк бит. Ә яшәргә кирәк. Әбиемне үзем карарга булдым. Аны тәрбияләү – минем бурычым. Ул мине кечкенәдән үстергән, хә­зер мин аңа булышам. Баштарак кыен иде. Үзе йөргәндә әбием миңа бер тапкыр да ашарга пе­шерт­мәде. Урынга егылгач, башта әнә шул проблема белән күзгә-күз очраштым. Нишләргә дә белми торам. Кухня белән зал арасында тик йөгереп йөрим. Әбием өйрәтеп тора, мин ризык әзерлим. Әкренләп бар эшкә өйрәндем. Җыештырам, юам, укырга да йөгерәм. Әле янымда энем белән сеңлем дә бар. Аларны да тәрбияләргә өлгерәм. Пешереп ашатам, киемнәрен юам, дәресләрен әзерләшәм. Атна ахырында әти белән әни кайталар. Хәлемне аңлый торган, кирәк чакта ярдәм кулы сузарлык дусларым күп минем. Үзем эшләгән эшләрне гайре табигый дип саныйм, әбине мин карамасам, кем карар соң? – ди ул.

Мәктәпне тәмамлагач, җырчы буласы килә икән Илүзәнең. Әнисе бик матур җырлаган  диләр. Әмма әбисен дә ташлап китәсе килми. Дөрес, Илүзә укуын тәмамлаган вакытка, әти-әнисе авылга күченеп кайтырга җыена. Әле шушы көн­нәрдә Илүзә районда узган “Кайнар йөрәк” дигән конкурста җиң­гән. Кызны бүләкләү өчен Мәскәүгә чакырганнар.

 – Әбиемне бик тә терелтәсем, яшәтәсем килә. Бервакыт Болгарга экскурсиягә бардык. Шунда мөсел­манча киенгән бер апага бу хәл­ләрне сөйләп бирдем. Ул: “Ясин догасы укы”, – диде. Әбием савыксын дип, шул доганы укып чыктым. Аллаһы Тәгаләгә гел ялварам. Ул мине ишетә кебек. Аллага шөкер, әбием ятып кына торса да, янә­шәмдә бит. Шуңа да бик шатмын! – ди Илүзә.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.02.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»