|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.02.2017 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда курыныч юл һәлакәте: фуралар бәрелешкән (ФОТО, ВИДЕО)Югары Ослан районында М7 трассасының 759нчы километрында булган һәлакәтнең нечкәлекләре ачыкланган. Бу хакта « Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Искәртеп үтик, моңа кадәр «Татар-информ» М 7 трассасында җитди һәлакәт нәтиҗәсендә Гаврилково авылыннан ерак түгел автомобильләр тупламы барлыка килгән дип хәбәр иткән иде. Ачыкланганча, фуралар трассадан колонна белән барган. Кайсыдыр бер мизгелдә Мәскәү номерлары булган «Мерседес» йөк машинасы, дистанция сакламыйча, алда барган «КАМАЗ»га килеп кергән.
--- |
Иң күп укылган
|