поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.11.2009 Милләт

БӨЕК ТАТАР КАВЕМЕННӘН ИКӘНЛЕГЕГЕЗНЕ ОНЫТМАГЫЗ!

Әнкара шәһәрендә яшәүче сәясәтче, Гаяз Исхакый эшен дәвам итүче, узган елда туксан яшен тутырган Гали ага Акыш һәм аның бертуган сеңелләре Сәидә, Фәридә һәм Наҗия апалар өенең ишекләре Төркиядә укучы татар студентларына, ватандашларына һәрвакыт ачык. Миңа Төркиянең курорт шәһәре Анталиядә үткәрелә торган төрки телле журналистлар семинарына барырга насыйп булды. Юк, болай түгел...

Гали ага һәм аның туганнарының хәл-әхвәлен белешәсе килү, чәй эчә-эчә әңгәмә корып утырасы килү теләгенең чынга ашуы өчен семинарга бару мөмкинлеге насыйп булды, дип әйтү, дөресрәк булырдыр... Татарстаннан берничә журналист белән Анталия һәм Әнкараны аерган сигез сәгатьлек юл кичеп, Гали ага Акыш гаиләсенә кунакка килеп төштек.

 

– Гали ага, Сез халкыбыз хакына бихисап хезмәт куйган олы шәхес. Сез – аның горурлыгы. Сезнеңчә ничек, эшегез тиешенчә бәяләндеме? Татар халкына кабат-кабат ниләр җиткерергә телисез?

 

– Язганнарымны, әйткәннәремне бәлки кайберәүләр яратмаганнардыр да. Әмма бар сүзем, барлык фикерләрем үз халкым язмышын кайгыртып әйтелде. Хәзер дә мин нәкъ шул фикерләремдә, теләкләремдә калам. Рус милләтенә дә, һичбер башка милләткә дә карышым юк һәм һичкайчан юк та иде. Һәр милләт белән дус булып яшәү мөһим. Татар милләтенең борынгыдан килгән җанаваз теләге – тулы бәйсезлек ул. Безнең бәйсезлегебез Россиягә һич зыянга түгел, киресенчә, файда гына китерер.

 

Татарстан шуны да аңласын иде: куркыныч, афәт Россиядән түгел, ә бәлки Кытайдан килер. Ошбу нәрсә безгә генә түгел, барча милләтләргә дә яный. Татарстанның киләчәге исә – бөек Төркия белән бөек Россия дуслыгында. Татар халкының бурычы – динне, денне, әдәбиятны, мәдәниятне, мәгърифәтне, ә иң әүвәл туган телне кыямәткәчә саклап калу.

 

1991 елны Советлар Союзы таркалгач, Татарстан үрнәге барлыкка килде. Бу – үзара тату яшәү моделе. Татар халкы диннән һич тә чит-читкә тайпылырга тиеш түгел. Үз нәүбәтебездә без дә башка диннәргә чикләү куймаска тиеш. Татар мәдәниятен чикләп, рус мәдәниятенә генә өстенлек бирергә тырышуны мин сәяси җинаять кылуга тиң саныйм. Үзара аңлашулар өстән, өстенлекле кушу юлы белән түгел, дипломатия, мәдәни-сәяси калыпта төзелергә тиешле ул.

 

Россиядә киләчәк белән бәйле башка бер куркыныч бар... Ул да булса, алкоголизм. Ирешкән хәбәрләргә караганда, йөз кешенең унсигезе шул чир белән авырый икән. Әгәр мәгәр әлеге сан егерме биш процентка җитсә, киләчәк турында сүз йөртеп тә булмас. 1910 елда ук Варшава университеты профессоры Машков менә болай дип әйткән булган: «Әгәр бер үзгәреш тә булмаса, дегенерация туктамаса, алты буын алышынгач, ягъни 465 елдан соң ил юк булачак». Бусы да – һәр милләткә яный торган куркыныч.

 

– Бүгенге Татарстанга әйләнеп кайтыр идегезме, Гали ага?

 

– 1993 елда Казанга баргач, татар телевидениесендә минем белән үткәргән әңгәмәдә шушындый ук сорау биргәннәр иде. Кабатлап әйтәм: Татарстан тулы бәйсез, мөстәкыйль булса, һичшиксез, кайтыр идем.

 

–            Гали ага, Татарстанга бәйле өметләрегез әзме-күпме акландымы? Кайсылары чынга ашты да кайсылар ашмады?

 

– Бәйсезлеккә омтылу татар халкының канына, җанына сеңеп калган. 1552 елдан бирле – 457 ел буена кеше кулында көн күрәбез. Кырым татарлары белән Казан татарларын чагыштырып карыйк әле. Үзбәкстанга дәррәү көчләп куылган Кырым татарларының туксан ике проценты, яхшы эшләрен, ияләшкән һөнәрләрен ташлап китеп, Кырымга әйләнеп кайтты. Кырым татарларында тулы бәйсезлеккә омтылыш гаять көчле. Казан татарлары арасында исә «Кайда инде ул безгә бәйсезлек?!» дип уфтанучылар бар. Алай ук өметсезләнергә һич ярамый.

 

Мин 1956 елны дәрәҗәне күтәрү имтиханына кергән идем. НАТО идарәсенең персонал сәркатибе миннән: «Җаваплар биргәндә нинди телдә уйладыгыз?» – дип сорады. Бүтән телдә уйлавым мөмкинлеге турында башыма да килми инде. «Ана телемдә, билгеле», – дип җавап кайтардым. Татарстанга баргач, татар журналистларына шундый ук сорау биргән идем. Ни аяныч, һичберсеннән «Татар телендә уйлыйм» дигән җавап ишетмәдем... Ана телендә уйлау гаять зур урын алырга тиеш. Бу, әүвәл нәүбәттә, ана телендә тәрбия бирүгә бәйле.

 

– Киләчәкне кайгыртуда без – бүгенге татарның яшь буыны нишләргә тиеш?

 

– Барлык дөньяны гизә алсагыз да, яшәү барында үзегезнең бөек татар кавеменнән икәнлегегезне онытмагыз.

 

Сәидә апа: Милли тәрбия, дин иң элек мәктәптә бирелергә тиеш. Башлангыч татар мәктәбендә булдың исә, һичбер заман син башка милләткә кушылып китмисең, телеңне, динеңне саклыйсың. Ни өчен без Чин илендә яшәгәндә ана телебезне сакладык? Тел – дин кебек ул. Ана телен югалту – динне югалткан кебек. Үз телеңне югалтсаң, вафат ата-аналарың рухы рәнҗи. Ана телен, динне, тарихны саклаудан тыш, матди тормышны алып барыр өчен икътисадны җайга салырга кирәк.

 

– Гали ага, бу көннәрдә Анталия шәһәрендә егерме алты илдән килгән төрки телле журналистларның семинары уза. Сез моңа нинди мөнәсәбәттә?

 

– Бик хуп, яхшы эш. Бүгенге көндә татарлар аерым, азәриләр аерым-аерым, гомумән, төркиләр аерым... Нигә мондый соң без?! Югыйсә бер анадан кебек бит! Төркиләр бергә-берәгәйле булса гына яши ала. Татарларның мәдәниятенә киртә куелмаса, милли уянышка әһәмият бирелсә, без яшәрбез. Бу – көч. Төркиядә Истанбулның Әдәрне Капы дигән җирендә татарлар һәм башкортлар өчен аерым редакцияләр эшли. Татарстан белән Башкортстанның мәдәният үзәге ачылды...

 

– Сәидә апа, чит җирләрдә яшәп, үзегезне ничек татар итеп саклап кала алдыгыз?

 

– Ата-анабыз Россиядән китеп, чит илдә төпләнгәннәр. Безнең шикеллеләр аз түгел иде. Сәүдә белән килгән татарларның күбесе Пенза төбәгеннән булган. Күбрәк Харбин, Хайлар шәһәрләренә килеп җирләшкәннәр. Барып җиткәч үк үз хәл-әхвәлләре белән татар мәктәпләре, мәчетләр ачканнар. Күбесе сәүдәгәрләр булганга күрә, бу игелекле, иманлы эшкә ярдәм итү мөмкинлеге булган. Үз бала-чагаларын да шул татар мәктәпләренә сабак алырга биргәннәр. Татар мәктәпләре башта биш сыйныфлы, аннары алты сыйныфлы булган. Анда дин, тарих, география, ислам гыйлеме, татар тарихы, татар теле, Коръән дәресләре укытылган. Икенче сыйныфтан башлап ук дин өйрәтелгән. Татар җырларын җырлап, Тукайны укып үстек. Тукай көннәрен уздыра идек. Өлкәннәр, балалар өчен кичәләр оештыра идек. Кытайдагы татар халкы шул кичәләр белән рухланып яшәде.

 

Хөсәен Әбдүш дигән бер кеше бар иде. Ул яшьләр белән кичәләр оештыра торган булды. Елга өч-дүрт мәртәбә татар кичәләре уздырып барды. Шунда Гаяз Исхакый әсәрләре сәхнәләштерелеп куела торган иде. Бергәләшеп татар китаплары укылды. Әлеге кичәләргә рус университетларында укучы студентлар да йөрде. Алар да татарча яхшы сөйләшә. Рус иптәшләребез шактый күп иде. Рус егетләре татар кызларын бик яраталар иде, бик матурлар, бик тәрбияле, әхлаклы дип мактадылар. Шуңа да карамастан, руслар белән гаилә корышкан кешеләрне мин һич хәтерләмим. Менә шундый чаралар татар телен вә рухын саклап калган да инде...

 

Татарстанда туган телебезне авыллар саклап килә. Без шуңа бик куанабыз инде. Шәһәрләрдә исә татар теле югала бара. Монысын һич аңлый алмыйбыз. Безнең вакытта университетларны тәмамлаган профессорларыбыз, докторларыбыз бар иде – һичберсе татар теленнән читләшмәде. Һәркайсы ана телендә сөйләште. Ана телеңне югалту – денеңне, динеңне, үткәнне, киләчәкне югалту шикелле бит ул.

 

– Гали ага, бөтен дөньяга янаган глобальләшү шартларында татарны инкыйраздан нәрсә саклап калыр дип уйлыйсыз?

 

–Татарларның чиреге генә Татарстанда, калганнары читтә гомер сөрә. Кабатлап әйтәм, баштан әхлакның нигезе булган динне сакларга кирәк. Ул көндәлек биш вакыт намаз уку белән чикләнеп калмыйча, аның бар бурычларын башкару фарыз. Телне саклау мәсьәләсенә килгәндә, иң элек үз мәнфәгатьләребезне кайгыртырга, көн саен көрәшергә кирәк! Телевидение, радио, матбугатның ярдәме нык тияр. Кулга-кул тотынышып кына татарлыгыбызны саклап кала алырбыз.

 

– Сәидә апа, бүгенге көндә Әнкарада укыган татар студентлары туган телләрен онытып җибәрмиләрме?

 

– Төркиядә Казан мәдәнияте дәрнәге, ягъни үзәге бар иде. Бирегә күчеп килгәч тә Кытайдагы вазгыятьне дәвам иттердек. Егерме биш-утыз ел буе шул үзәктә җыелышып кичәләр уздыра килдек. Бергәләшеп милли аш-су белән, милли җырлар яңгыратып татар туйларын бәйрәм итүләребез һаман истә. Соңрак – 1970-80 елларга кадәр уң-сул фиркаләр арасында чуалышлар башланып китте. Сәясәткә каршы җыелышалар икән дигән фикер килеп чыкмасын өчен татар дәрнәге ябылып та торды. Хәзер Төркиядәге татар гаиләләрендә татар теле югалмый, саф татарча сөйләшәләр. Шулай да бүгенге яшьләрдә татар халкы тарихы белән зур кызыксыну юк... Әмма ничек кенә булмасын, аларның җан-каннарында татарлык бар дип ышанабыз, һәм бер вакыты җиткәч, ул уянып та китәр әле.

 

 – Әнкарада укыган татар яшьләре ничәмә-ничә еллар сезгә гел кунакка килеп йөри. Сәидә апа, Фәридә апа, Наҗия апа, Гали абый! Сез аларны һәрвакыт ачык йөз, татлы сүз белән каршы аласыз. Хәзер аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан. Сезнең тарафка килгәндә үк шундый булганнармы алар, әллә инде сездән өйрәнделәрме икән?..

 

– Моны аларның үзләреннән сорагыз инде. Без үзебез матди яктан да, рухи яктан да бик күп авырлыклар кичердек. Шуңа күрә яшьләрне бик яхшы аңлыйбыз. Хәлдән килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырышабыз да. Чит җирләрдә мәрхәмәт күргән кеше алга таба начар юлга басмый инде ул.


Сөмбел ГАФФАРОВА
Шәһри Казан
№ 213 | 18.11.2009
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»