• 25.04-27.04 IV Russian Tech Tour. Российский ТехТур проводится раз в четыре года и собирает более 50 ведущих инвесторов из Европы, США и России.
  • 28.04 Н. Җиһановның "Түләк" операсы. Бары бер генә көн! Зур концертлары залы. 18.30.
  • 04.05 "Йөрәктән йөрәккә" хәйрия концерты. 30дан артык эстрада йолдызлары бер сәхнәдә! УНИКС, 18.30
  • 15.05 Рәшит Ваһапов фестивале Гала-концерты. Зур концертлар залы. 19.00
  • 21.05 "Казанский марафон". 10.00.
  • 28.05 "Аршин мал алан". Музыкаль комедия. Оренбур Татар театры бинасында.
Туган көннәр
  • 25 Апрель Асия Галиева
  • 25 Апрель Лия Заһидуллина
  • 25 Апрель Халисә Мөдәррисова
  • 25 Апрель Тимур Акулов
  • 26 Апрель Габдулла Тукай (1886-1913)
  • 26 Апрель Ләззәт Хәйдәров
  • 26 Апрель Римма Бикмөхәммәтова
  • 26 Апрель Ильяс Халиков
  • 26 Апрель Илшат Хәбибуллин
  • 27 Апрель Хәлим Җәләл
  • Бал сатыла. 89196941458 (Балтач)
  • Ищу девушку на подселение. Квартира однокомнатная на Воровского 15а.Все удобства рядом с метро северный вокзал. 5 тыс все включено. 89274954951
  • Акустикалы гитара сатам. Яхшы хәлдә. Кыйммәт түгел. Шалтыратыгыз 89600509620 (Казан)
  • Куплю универсальную доильную установку(УДС)с. 89274272608
  • Документлы, яхшы хәлдәге Урал яки Днепр мотоциклы сатып алам. 8 919 634 87 83
  • Продается трехрядный окучник для Т-25, копалка однорядная (транспортерная с ременной передачей) также для Т-25.(Агрызский район).Тел.89061244744.
  • Сыер сатып алам. 89050269941. Кукмара
  • Арчада 7-8 айлык ак әтәчләр сатыла, суя торган 160 сумнан. 89869031182
  • 2 бүлмәле фатир мөселман гаиләсенә арендага бирелә. 89033440905
  • Сдаю 1ком кв. одиноким. Актаныш 89625751843

 

 
 
Архив
 

               

01.02.2017 Мәдәният

Татарстанның халык артисты Тимергали Зиннуров вафат...

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә: бүген, 1 февраль көнне, Татарстанның халык артисты Зиннуров Тимергали Зиннур улы вакытсыз арабыздан китеп барды... Мәрхүм белән хушлашу иртәгә, 2 февраль көнне 11.00дә, К.Тинчурин театры бинасында була.

Татарстанның халык артисты Тимергали Зиннуров 1949 елның 18 ноябрендә Лаеш районы Пәрәү авылында туа. 1967-1982 елларда Казан дәүләт курчак театрында эшли. 1982 елның көзендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына артист итеп эшкә чакырыла.

Тинчурин театрында 40 елга якын иҗат итү дәверендә ул М.Фәйзинең “Ак калфагы”нда Мирза, Ш.Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге”ндә Максуд, В.Шекспирның “Гаугалы мәхәббәт”ендә Франциск, Т.Миңнуллинның "Без бит авыл малае”нда Иршат, И.Юзеевның “Кыр казлары артыннан” спектаклендә Әкбәр, А.Гыйләҗевнең “Ефәк баулы былбыл кош”ында Мияссәр, Н.Фәттахның "Итил суы ака торур”ында Алмыш хан, И.Грекованың “Тол хатыннар көймәсе”ндә Васыйл, М.Гыйләҗевнең “Бала баласы балдан татлы”сында Урманчы бабай, М. Кәримнең “Айгөл иле”ндә Җәгфәр Моратшин, Ш.Фәрхетдинов һәм Р.Заһидуллинның “Алтын көз”ендә карт, Н.Хисамовның “Йосыф – Зөләйха”сында Мәлик Рәййан һәм башка бер-берсенә охшамаган, тамашачылар күңелен яулаган образлар тудырды. Т.Зиннуровның тынгысыз хезмәте Татарстан Хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнде. Театр өлкәсендәге казанышлары өчен аңа “ТАССРның атказанган артисты” (1981) һәм “Татарстан Республикасының халык артисты” (1993) дигән дәрәҗәле исемнәр бирелде. Тимергали Зиннуров һәрвакыт ялкынланып, илһамланып иҗат итте. Аның уенына һәрчак табигыйлек,  тормышчанлык, образны нечкә тоемлау хас иде.

К.Тинчурин театры колллективы Зиннуров Тимергали Зиннур улының туганнарының,якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
 

---
Тинчурин театры
№ --- | 01.02.2017
Тинчурин театры печать

Фикерләр

▲ Өскә

 

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Интертат.ру
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Gong-TV