|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.02.2017 Шоу-бизнес
Илфак Шиһапов: Илсөя Бәдретдинованың минем җырларны җырларга хакы юк!Илфак Шиһаповның Илсөя Бәдретдинова тарафыннан башкарылган җырлары башка артистларга таратыла башлады. Декабрь аенда җырчы яңа концерт программасын әзерләве, әлеге программада Илфак Шиһаповның бер генә җыры да кулланылмаячагы хакында белдерү ясаган иде. Соңрак, Шиһапов әлеге җырларны социаль челтәрдән алып атачак икән дигән имеш-мимешләр таралды. “Минем җырларны җырламау – Илсөя карары” Миндә генә түгел, “Барс медиа”да да шундый ук әйбер. Баш тартты икән, бер генә җырны җырларга да аның хокукы юк. Бу эшләр белән юридик фирма шогыльләнә”, - диле Илфак Шиһапов. Ул социаль челтәрдән әлеге җырлар алынмаячагын әйтте. Әмма Илсөя әлеге җырларны солянка кебек катнаш концертларда җырларга хокуклы. “Анысы безнең алдан сөйләшенгән әйбер”, - ди бу хакта Илфак Шиһапов. “Иске җырларны тозлап булмый” “Бу җырны мин җырласам ярыймы?” - дип сорап, көн саен шалтыраталар. Тарата башладым. Мин аларны тозлап куя алмыйм бит инде”, - ди ул. Шул ук вакытта Илфак Шиһапов кайбер җырларның, дөрестән дә, Илсөя башкаруында гына кабул итүен кире какмады. Башка җырчылар башкаруында әлеге җырлар халык тарафыннан кабул ителерме дигән сорауга: “Эш популяр булуда түгел. Һәр башкаручы җырны үзенчә ача. Миңа аларның популярлыгы кирәк түгел. Мин журналист, продюсер да, композитор да түгел », - дип җавап бирде. Илсөя Бәдретдинова исән, әмма Илфакка акча бирергә җыенмый
Илсөя Бәдретдинова бүген концерт программасы белән Татарстан районнарында гастольләрдә йөри. Илфак кушканны үтәгән: яңа төркем җыйган, яңа җырлар туплаган. Концертларга йөрүчеләрнең күп булуын, бик җылы кабул итүләрен әйтте. Концерт программасының исеме кызыксыну уятты. “Мин исән”. Илсөя нигә шундый исем сайлавын аңлатып китте: Концерт программасына Илфак Шиһаповның бер генә җыры да кермәгән
Җырчы үзе башкарган җырларның язмышы өчен башта нык борчылган. “Авыр моментлар булды. Мине халык шул җырлар белән кабул итте, мин аларны күңелемнән үткәреп башкардым”, - ди ул. Әлеге карарның дөресме, дөрес түгелме икәнен вакыт күрсәтер, ди ул. Илсөя хәзер Айдар Тимербаев, Ризван Хәкимов, Зөфәр Хәйретдинов, Ләйсән Мәхмүтова белән эшли. Бик күп җырларга шигырьләрне Вәсимә Хәйруллина язган. “Ул олы апа. Сарман районында яши. Бик озак эзләндем. Миңа мөгезле җырлар кирәк бит. Без бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз Вәсимә апа белән. Нәрсә кирәклеген аңлатам да, ул икенче көнгә үк шигырен язып та бирә”, - дип таныштырды ул аның белән. Гайбәт таратучыларга, тырнак астыннан әле дә кер эзләп утыручыларга Илсөя Бәдретдинова кайнар сәламнәрен җиткерде. “Продюсерга кияүгә чыктыгыз. Популяр булдыгыз да төкереп китеп бардыгыз”, - дип әйтүчеләр бар диде ул. “Бергә яшәгәндә 16 фатир алыштырылган, күпме таракан үтерелгән”
Илсөянең диван кибетендә сәүдәнең ничек баруы белән дә кызыксынучылар күп икән. Җырчы мебель кибетендә эшләрен җайлаган - җырларга да, сатарга да өлгерә.
Зилә САФИНА |
Иң күп укылган
|