|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.01.2017 Шоу-бизнес
Габделфәт Сафин: «Мин всегда горага күтәреләсем килә, по жизни такой человек» (ВИДЕО)Урта буыннан өлкәнрәк артистлар инстаграмны яулый башлады. Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Илдар Хәйруллин, Җәвит Шакиров рәхәтләнәләр генә лайк куеп һәм ашаган-эчкәннәрен видеога төшереп. Бу социаль челтәргә алар барысы да бер тирә вакытта кушылды. Әйтерсең, ниндидер бер кеше барысын йөреп чыккан да инстаграм көйләп биргән. Менә Габделфәт Сафин да инстаграмчы хәзер. Аның соңгы видеоларының берсен сезгә дә тәкъдим итәбез.
Бу иң кызыклы һәм күп сораулар тудыра торган видео. Бу сорауларны пунктлап язып төшәргә булдык:
1. Габделфәт абыйга ни өчен хатыны “Габделфәт Габдрахманович” дип эндәшә? (видеодан Рузилә ханымның тавышын барыбыз да таныгандыр).
2. Ни өчен Габделфәт абый вата-җимерә русча сөйләшә? Бу шулай уйланылганмы әллә шаярумы? Интернетча әйтсәк, троллить итүме?
3. Ни өчен видео авторы “гора” сүзендә басымны беренче иҗеккә ясый?
4. Ни өчен Габделфәт абый хатынын артта калдырып алга киткән?
5. Бу матур таулы авыл кайда урнашкан?
Хәзер интернетта вируслы видеолар популяр. Ниндидер үзенчәлеге белән, сәерлеге белән бик күп караулар җыя торган видеолар бу. Габделфәт Сафин инстаграмындагы әлеге ролик та вируслы видео булырлык дип таптык. Шуңа күрә монда элдек тә.
--- |
Иң күп укылган
|