• 11.04 "Рәвешләр". Казан. Филармония.
  • 21.05 "Казанский марафон". 10.00.
Туган көннәр
  • 24 Март Эльнар Яркәев
  • 24 Март Нурмөхәммәт Хисамов
  • 24 Март Рамай Юлдашев
  • 24 Март Алексей Еременко
  • 24 Март Хәсән Сарьян (1930-1978)
  • 24 Март Мөхәммәт Гали (1893-1952)
  • 24 Март Венера Ганиева
  • 25 Март Диләрә Хафизова
  • 25 Март Илһам Шәриф
  • 25 Март Әхмәт Рәшит
  • Сдаю комнату. Авиастроительный район (ул. Белинского) тел. +7(917)91-16-626
  • Бозаулар сатам 100-150 кг.89625654046
  • Казан. Чәчәк орлыклары сатам. Астра. Циния. Петуния h.б. Арзан бәягә. Вацапка языгыз. 89370093474
  • Сдаётся комната 5 тыс. 89534004384
  • Кама Тамагында 11 сутый җир кишәрлеге сатыла, 8х10м. үлчәүле бетон нигез салынган. т.89050212206
  • Интернет антенналары, кондиционерлар, видеонаблюдение куям. Илгиз. тел. 89179010659
  • Шиналар сатыла. Яхшы хәлдә. Тел.89274356263
  • Казан. Карбышева урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирга, егет яисә кыз кертәм. Бер бүлмәсендә үзем яшим. Фатирда бөтен уңайлыклар да бар. Шалтыратыгыз. 89534953558.
  • Яз киеп йөри торган капюшонлы кожаный куртка сатам. Үлчәме - 44. Өр-яңа, бер дә киелмәгән. "Арас" кибетеннән алган идек. Бәясе - 3000 сум. Шалтыратыгыз: 89600509620
  • Казан шәһәре Б.Касыймовлар урамында яхшы хәлдәге бер бүлмәле фатир яшәү өчен апрель аеннан арендага бирелә. Риелтор түгел. Тел.: 89196255266

 

 

 
 
Архив
 

               

31.01.2017 Хатлар

Минем әни хыянәтчеме?..

Зөлфияне авылга телеграмма белән чакыртып кайтардылар. Анасының хәле авыр иде. Ул моннан ике ел элек урманнан утын төяп кайтканда трактор белән елгага төшеп батып үлгән ирен искә төшереп алды. Күрше әбиләрен чакырырга кушты һәм: “Сандык төбендә сиңа дип язылган хат бар, җибәрергә өлгермәдем, алып укырсың”, –диде. Соңгы сулышында: “Гафу ит мине, кызым”,– диде.

Кан рагыннан үлгән ананы шул ук көнне җирләделәр. Казанга кайтканда Зөлфия сандыктан алынган хатны ачты.

“Кызым, сиңа 20 яшь тулды, гомер дигәнең үтә, сизелми диләр, минем өчен бу чор тәмугъ булды – ут йотып яшәдем. Эчемдәге серемне әтиең белән сиңа сиздермәскә тырышып яндым, көйдем. Хәлемне үзем генә беләм, чирләвемә дә шушы борчылулар сәбәпчедер бәлки. Синең киләчәгең әлеге сергә бәйле. Укытучы Госман Кәбировичның улы Хәлил белән йөргәнеңне һәм яратышканыгызны да беләм, балам. Хәлилнең әнисе Рәзинә апаң да сезне кешеләргә: “Бик пар килгәннәр”, – дип сөйли икән. Әйе, Хәлил бик акыллы, тәртипле егет. Ләкин сез беркайчан да кавыша алмыйсыз, кызым, гафу ит! Елыйм, кулым калтырый, шулай да язам, синең чын әтиең Госман Кәбирович! Йә, Хода, син шулай икәненә ышанмассың да, ләкин бу хак.

...Без әтиең белән яратышып кавыштык. Әтиең трактор йөртте, ә мин мәктәптә китапханәдә эшләдем. Бер елга якын вакыт үтте, ләкин балага узмадым. Әтиең: “Кайчан бер малай алып кайтасың?” – дип үзәккә үтте. Аптырагач, табибка күрендем. Тәҗрибәле табиб минем сау-сәламәт булуымны, әтиеңне тикшертергә кирәклеген әйтте. Ләкин мин бу хакта әтиеңә әйтергә читенсендем. Авылда: “Зөһрә кысыр хатын”, – дигән сүзләр дә йөри башлады, әтиең тәмам борчуга төште.
 
1979 елның июнь башларында Хәлилнең әнисе Рәзинә апаң Казанга белем күтәрү курсларына киткәндә: “Зөһрә, үтенеп сорыйм, Госман үзе сыер сава алмый, син аңа булыш инде, зинһар!” – диде. Алар, ирле-хатынлы укытучылар, чит җирдән күченеп килгәннәр иде. Рәзинә синнән ике яшькә олырак улы Хәлилне үзе белән алып китте. Күрше сорагач каршы килү килешми, ризалаштым, иртә-кичле Госман Кәбировичның сыерын кереп саудым, өйләрен дә җыештырдым. Госман бик чиста, пөхтә, һәрвакыт ачык йөзле, шаян кеше иде, мәрхүм.
 
Беркөнне әтиең берничә колхозчы белән тракторда ерак урманга нарат чыгарырга китте. Киткәндә әтиең, шаярып: “Кара аны, Госман да, син дә ялгыз, шаяра күрмәгез!” – диде. Мин бу сүзләрне җитди кабул итмәдем, шулай да уйландырды. Әтиеңнең юраганы юш килгәнен сизми дә калдым. Үзем гаепле, үзем, балам! Бер кичне сыер савып кергәч, Госманга балаларыбыз юклыгыннан зарлангандай иттем. Сабантуй көнне булды бу, Госман салмыш, кызмача иде. Үзем җәлеп иттем, үзем хыянәткә кердем...
 
Бер атнадан Казаннан – Рәзинә, урманнан – әтиең кайтты. Тормыш элеккечә барды. Берничә айдан авырлы икәнемне белдем. Кайгырдым да, сөендем дә. Табибка барып, төгәл ачыклап кайткач, йөкле булуымны әтиеңә дә әйттем. Сөенеченнән нишләргә дә белмәде бичара, күтәрепләр алды. Син бик матур бала булып тудың, тупырдап үстең, әтиең үлеп яратты үзеңне, бер сүз әйттермәде. Ә Госман Кәбировичка балага узуым турында әйтергә йөрәгем җитмәде.
 
Инде, кызым, син дөресен белдең: Хәлил белән син – бер ата балалары. Яратышмаган булсагыз бәлки бу серне гомердә белмәс идегез. Авырга алма, кызым, язмышың шулай булгандыр, иң әһәмиятлесе – бу якты дөньяда син бар, дүрт саның сау-сәламәт, башканы очратырсың. Хәлилгә аңлатырга тырыш. Туганнар булып яшәгез”. 
 
Автордан. Заманында Зөһрә, Госман Кәбировичлар белән бергә эшләдек, Зөлфия дә (геройларның исемнәрен генә үзгәрттем) мине белә иде.
 
Еллар үткәч, Зөлфия белән Казанда очрашырга туры килде. Әнисенең хатында язылганнарны түкми-чәчми сөйләп биргәннән соң ул миннән:
– Абый, әйтегез әле, минем әни хыянәтчеме? – дип сорады.
 
Анык кына берни дә әйтә алмадым, тынычландырдым гына.
 
Язмышның бик зәһәр сынавына дучар булган ике яшь йөрәкнең тормышы, бәхеткә, кинодагы кебек уңышлы дәвам иткән. Зөлфия өченче курстан соң авылына кайткан. Институтның тарих бүлеген читтән торып тәмамлаган. Кияүгә чыккан, ике баласы бар икән. Хәлил дә өйләнгән, укытуны ташлап, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаган.
 
Ә Зөлфия биргән сорауга минем әле дә булса җавап таба алганым юк...
Роберт ЗАРИПОВ. Азнакай районы, Урсай авылы

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 27.06.2006
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Интертат.ру
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Gong-TV