поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.01.2017 Әдәбият

Гөлнара Җәлилова: «Шигырь ул – милек, аны урлап, яңадан бастырырга беркемнең дә хакы юк!»

Үз районыңа кагылышлы яңалыклар, концертлар, китаплар белән танышып барырга тырышасың бит инде ул. Әнием ягыннан нәсел чылбыры барып тоташкан Куян авылы тарихын үз эченә сыйдырган "Агыйделнең Куяны" китабы белән дә шулай булды...

Төзүчесе Гөлүсә Закировага да язу сырладым - мина зинһар, берсен калдыр, дип. Районда зурлап тәкъдир итү чарасы турында да ишетеп белдек... Әмма бу китап минем өчен нинди зур сюрприз әзерләгәнен күз алдыма да китермәдем.
 
 
 
 
Укып чыгарга өлгермәдем, композитор Илгиз абый Закиров шалтыратты.
 
 
 
Күрденме, янәсе, безнен унбиш елдан артык авылыбыз гимны булган "Аешым" шигырен "Куяным" иткәннәр? Шаяртудыр дигән идем - юк икән. Унбиш елдан артык (язылуына 20 ел бар да бар!) бер авыл Сабан туе да ансыз узмаган, минем китапларыма, данлыклы Илгиз Закиров кассета-дискларына кергән уртак иҗат җимешебез Куян авылы шигыренә әверелгән дә куйган!
 
Авторы - Айгөл Шәехова. Һәм иң кызыгы - шигырьдә Аеш урынына Куян дигән генә үзгәреш кертелгән, калган өтеренә кадәр - минеке... Вәт мин әйтәм: җиттек шундый заманга - урам уртасында кычкыртып талыйлар! Ә... минем шигырьне Куян авылына "шапылдаткан" Айгөл Шәехова-Шакирова сүзен "туган авылым табигатенә сокланып мәктәп елларында язылган шигырем" дип башлаган иде дә, шигырьнең авторы мин булуын аңлауга бу "иҗат жимеше"нең каян килеп чыгуын шундук "белми" дә башлады. Янәсе, мәктәп иншалары арасыннан табылган, кемдер буталган, минем жәмгысы 6-7 генә шигырем бар, алары да бер кая да басылмаган иде, диде.
 
Икенче көнне миңа шалтыратучы әнисе Роза ханым да (Куян авылы клуб мөдире дип аңладым) шул ук сүзләрне кабатлады: "Айгөлнең иҗаты 6-7 шигырь генә иде инде ул, иншада кулланган, күрәсең..." Тел шартлатырлык та инде: жәмгысы 6-7 шигырең булгач, аның сигезенчесе үзеңнеке түгел икәнен белмичә була? Кайчаннан бирле, инша эчендә дүртәр куплет шигырь кулланыла да аның авторын җәя эчендә күрсәтеп тә торышлы түгел?! Китапны төзүче журналист Гөлүсә Закирова шигырьне авыл тарихы альбомыннан алынуын, шигырьнең саргаеп беткән кәгазьдә саклануын, авторы Айгөл Шәехова булуын раслап әйтте...
 
Мин ихлас, әлеге бик тә күңелсез караклык тарихында үзләренең башлап ачыклык кертүләрен, район газетасына опровержение бирүләрен көткән идем. Район хастаханәсендә эшләүче, яшьти Айгол Шәехова-Шакировадан андый адым булмагач, үземә алынырга туры килде. Шигырь ул, безнен өстебезгә кигән күлмәк, яшәгән өебез төсле үк - милек. Интеллектуаль милек. Һәм берәүнең дә аны урлап, апылдатып-шапылдатып, үз милкенә "әйләндереп", кабат ташка басарга хокукы юк! 500 данәдә басылган "Агыйдел Куяны"ның әнә шундый караклык белән дөньяга чыгуы бик күңелсез. Ә каракның аның, үзегез беләсез, бүреге яна...

Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ --- | 30.01.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»