поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.01.2017 Спорт

Салкын тиюдән соң үлгән Россия футболчысы Татьяна Репейкинаны Лаешта җирләделәр

27 гыйнвар көнне 44 яшендә танылган Россия футболчысы, УЕФА Кубогы финалисты Татьяна Репейкина арабыздан китеп барды. Кайбер мәгълүмат чараларында аны грипптан соң өзлегеп үлде, дип яздылар. Без исә Татьяна турында үзен аның апасы дип йөрткән, якын дусты Гөлнара Юнисовадан сораштык.

Татьянаны күпләр 1990 елларда "Гамма- ТАН” Казан командасында уйнаган вакытыннан белә. Соңрак ул Украинаның «Борисфен» , «Динамо», Тольяттиның “Лада” командасы составында уйный. Пермьнең «Звезда -2005» төркеме составында чагында, өч тапкыр Россия чемпионы исемен ала, Россия Кубогына ия була.
 
Татьяна Репейкина бер ел элек спорттан китәргә карар кылган. Спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешкән якташыбыз Казанда балаларны футбол уйнау серләренә өйрәткән, “Мирас” спорт мәктәбендә спорт буенча дәресләр алып барган.  
 
Гөлнара Татьянаны кечкенәдән белә. Алар икесе дә Лаешта балалар йортында тәрбияләнгәннәр. Шуннан бирле аерылмас якын дуслар.
- Таняның температурасы югары булды, ул  салкын тиеп авырды. Грипп булдымы, кискен тын юллары вируслы инфекциясеме - төгәл генә әйтә алмыйм. Ул хастаханәгә бармады. Авыруны аяк өстендә уздырды. Гриппка каршы прививка да ясатмаган иде. Шулай күмпедер йөргәннән соң, хәле бөтенләй начарланды. Мин куркып, ашыгыч ярдәм хезмәте чакырттым. Аны хастаханәгә алып киттеләр. Татьяна бер атна реанимациядә ятты. Ике яклап үпкәсе ялкынсынган иде. Кызганыч, авыруны җиңә алмый, дустым арабыздан китеп барды,- диде Гөлнара Юнисова “ШК” га.
 
Татьянага патологик анотомия бүлегеннән бирелгән кәгазьдә дә үлеменең сәбәбен “ике яклы үпкә ялкынсынуы” (двусторонняя пневмония) дип язганнар.
 
Татьяна Репейкинаны Лаешта җирләделәр.
 
- Соңгы юлга озатканда ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә, шулай ук командада бергә уйнаган иптәш кызларына зур рәхмәт белдерәсем килә, сеңлемнең урыны җәнәттә булсын, - ди Гөлнара.

Эльвира Мозаффар
Шәһри Казан
№ --- | 31.01.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»