поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.01.2017 Җәмгыять

Безнең авылның Сабир Җәмиләсе белән чагыштырганда, чүп сез

– Менә син, энем, авыл буенча буталып, тегесен-монысын сөйләндереп йөрисең инде, иеме? Аңлыйм инде мин сине, чөнки ипиең шул, газетага язар әйбер кирәк. Әмма, энем, гайбәт, мәгълүмат ягына килгәндә, күңелегез калмасын, сез чүп кенә.

Бәлки эшләвен дә тырышып эшлисездер, әмма безнең авылның Сабир Җәмиләсе белән чагыштырганда, чүп сез. 

Нигәме? Хәзер аңлатам. Менә, әйтик, сезнең кичә чыккан газетагызда ни дә булса язылган ди. Әмма аны Җәмилә моннан бер атна элек үк белә иде инде. Җитмәсә бөтен нечкәлекләре белән. Каянмы? Шайтаннан. Белә һәм вәссәлам! Үзе авылдан да чыгып йөрми диярлек, ләкин моңардагы мәгълүмат. Ул шәһәрдәге кайсы ашханәдә төйгән бәрәңге ничә сум торганын, кайсы авылга ничә тапкыр автобус йөргәнен, кайсы нәчәлникнең кайда ничә бүлмәле йорт салуын, кемне кайда машина бәрүен – бөтенесен белеп тора.

Монысы ярар инде, шәһәр, район хәлләре дигәндәй. Ә авылга килсә-ә-әң. Монда инде Җәмилә настаящий информбюро. Ярар, кем кызының кемнән корсак төшерткәнен, кемнең сыеры үлгәнен, кемнең бәрәңге утамаганлыгын белсен дә ди инде ул. Монысын аның бөтен авыл белеп тора. Ләкин ирләрнең үз хатыннары, хатыннарның үз ирләре дә белми торган нәрсәләрне дә белә бит, каһәр! Менә, әйтик, берәрсе чак кына «сулга каерып» алды ди. Моны беркем күрмәде дә, ишетмәде дә ди. Ә Җәмилә белә, иманы беткере нәрсә! 
 
Ул инде кемнең ничә көн «салып» йөргәне, кемнең фермадан урланган фураж сатып алуы, кемнең хатынын «бәргәләп» алуы ишеләрен әйтеп тә тормыйм – бөтенесе шул җен хатынына билгеле. Бер уйласаң, чистый бер аномаль явление инде ул Җәмилә. 
 
Бервакыт каты гына чирләп китте бу. Какуй кибет янына, үз йомышы белән дә стеналарга тотынып кына чыга башлаган. Ире Сабир үзе сөйләде. Ята ди бу шулай урын өстендә ыңгырашып. Беркөнне кичкә таба, ди Сабир, дәшеп китерде дә мине сорый ди: «Сабир, Бәтәрәй Фатыймасының Чаллыдагы малае бу юлы үзе генә кайткан, ачуланышканнар да, хатыны моны ташлап, аналарына кайтып киткән икән. Әллә иренең зарплатасы аз булгангамы икән?» – дип. Сабир әйтә, баскан урынымда егылып китә яздым, ди. 
 
И-и, ул Җәмиләнең мәгълүмат җыю гаҗәпләрен санаса-аң. Мәсәлән, теләсә кемне эштән куачакларын ул теге кешенең үзенә караганда да алданрак белә, колхоз рәисе Марс Закировның ничә сарыкны ашаганын, ә ничәсен дусларына озатканын, ягъни ул үзе дә хәтерләми торган булса да, Җәмилә төгәл әйтеп бирә. Кемнең кызының кайчан бәбәйләячәген көненә кадәр диярлек әйтә. Менә шундый информ-хатын ул.
 
Сезнең газетада, энем, бер генә шундый кеше эшләсә, калганнарының кирәге дә булмас иде. Син дә йөрмә авыл буенча буталып, тегене-моны сөйләндереп. Шыпырт кына бар Җәмилә апаң янына. Сорашырга да кирәкми, үзе сөйли ул.

Илфак ШИҺАПОВ
Шәһри Казан
№ --- | 30.01.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»