поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.01.2017 Матбугат

“Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталары баш мөхәррирләре хисап тотты

Кичә Татарстан Дәүләт Советы Президиумы “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталары эшчәнлегенә бәя бирде. Биредә газеталарның эчтәлегенә дә игътибар булды, почта тарафыннан әледән-әле тарифларның күтәрелеп тә газеталарны вакытында укучыларга җиткерә алмау проблемалары да күтәрелде, тиражларны арттыруга мөмкинлекләре хакында да фикер алышынды.

Президиум утырышында Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу сөйләшүне бик вакытлы һәм кирәк дип бәяләде. “Газеталарның социаль җаваплылыгы зур, алар дөреслекне язарга, объективлык сакларга, дәүләт мәнфәгатьләрен дә якларга, республикадагы телләрне дә популярлаштырырга тиеш. Шул ук вакытта аларның этика кагыйдәләре кысаларыннан чыкмавы да мөһим. Тәнкыйть тә кирәк, әмма ул конструктив булсын, мәсьәләне хәл итү юлларын да күрсәтсен иде газеталар. Бүгенге заман яңача эшләүне дә таләп итә. Интернет белән дә көндәшлек зур. Темаларны да баетырга кирәк, халыкның хокукый белемен арттыру юнәлешендә дә эш алып бару мөһим. Миграцион сәясәт алып барган вакытта бер милләтне икенчесеннән өстен кую очракларын да булдырмау мөһим”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
 
Утырышта иң элек “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталары баш мөхәррирләре чыгыш ясады. Миңназыйм Сәфәров, дәүләт газеталарын шәхси басмалар белән чагыштыру дөрес түгел, диде. “Безне хакимият рупоры дип тәнкыйтьләүчеләр бар.  Безнең үз аудиториябез бар, безне акыллы укучылар укый. Тираж җыю таләбе куела, әмма шәхси газеталар кебек сенсацияләр артыннан куып, шаккатыргыч баш-исемнәр куеп  алар дәрәҗәсенә дә төшә алмыйбыз. Бездә ике проблема бар – тираж җыю һәм газетаның таралуы. Бу бер-берсенә бәйле. Көндәлек басманың тиражы кими. Бу почта хезмәтенең тиешле дәрәҗәдә оештырылмавына бәйле. Укучыларга газета вакытында барып җитми икән, ул ник язылсын?! Атнага бер тапкыр чыга торганына языла ул. Язылу аша таратылган газета акчасының зур өлеше почта хезмәтенә түләр өчен китә, редакциягә акча калмый да”, – диде ул. Баш мөхәррир шулай ук  профессиональ татар телле каләм ияләрен түбән хезмәт хаклары белән эшкә кызыктыру авыр дип белдерде.
 
Почта газеталарны укучыга вакытында җиткерү мәсьәләсен “Республика Татарстан” газетасы баш мөхәррире Алексей Латышев та күтәрде. Ике газета да дәүләт субсидияләренә яши. Татарстанның матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов сүзләренчә, 2016 елда әлеге басмаларга дәүләттән 41 млн 709 мең сум күләмендә акча бүленгән. “Ватаным Татарстан” газетасына 21 млн 660 мең сум субсидия бирелгән. “Ватаным Татарстан”га бюджеттан тыш 6 млн 332 мең сум күләмендә, “Республика Татарстан”га 26 млн 339 мең сум күләмендә табыш кергән. Айрат Зарипов сүзләренчә, быел  ике газетага 43 млн 315 мең сум акча бүленгән. Әлеге сумманың 22 млн 534 меңе “Ватаным Татарстан” өчен каралган.
 
Татарстан Дәүләт Советы  комитеты рәисе Разил Вәлиев: “Газета чыгару җиңел эш түгел. Дәүләтне ачуландырмыйммы, әллә халыкка кызыклы газета чыгарыйммы дигән мәсьәлә газеталар алдына килеп баса. Әгәр каләм ияләренә кызыктырырлык хезмәт хакы, гонорар түләнми икән, көчле авторларны, профессиональ  журналистларны җәлеп итеп булмый. Ә аларсыз кызыклы газета чыгару  икеле. Берсе дә бушка эшләми. Премия, гонорарлар, хезмәт хаклары югары булырга тиеш. Почта хакында минем дә сүзем бар. Бәләкәй чагымда “Совет Татарстаны” басмасын яздыра идек. Газета чыккан көнне аны районга “кукурузник” белән алып киләләр дә  шул ук көнне  ат белән бөтен авылларга таратып чыгалар иде. Бүген авылга кайтам, ни күрәм?! Газета басылып чыкканнан соң өч көн үткәч кенә абунәчегә килеп җитә. Югыйсә юллар да бар, транспорт та йөри”, – дип борчылуын белдерде ул.
 
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин газеталарның тиражлары кимүенә борчылуын белдерде. “Абунәчеләрне югалтабыз, яки хакимият басымы астында көчкә-көчкә саклап калабыз. Болай булырга тиеш түгел. Газета дәүләткә түгел, беренче чиратта халыкка уку өчен  кызыклы һәм файдалы булырга тиеш. Мәкаләләрегезне безгә ярарга тырышып түгел, укучылар өчен кызыклы итеп языгыз. Укучыларыгыз артса, кануннарга ярашлы эшләсәгез, безгә шул җитә”, –  диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.01.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»