поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.01.2017 Шоу-бизнес

Айдар Рәкыйпов: “Тормыш уен түгел, тормыш – спорт” (ИНТЕРВЬЮ)

Әлегә аның исеме күп кешегә таныш түгел, әмма “Син, син, син” җыры тамашачылар мәхәббәтен яуларга өлгерде инде. Айдар Рәкыйпов төпле әзерлексез, кинәттән туган фикер белән генә сәхнәгә чыга торган артистлардан түгел. Эстрадага белем алмыйча, тиешле тәҗрибә тупламыйча килеп керүне артык дип саный ул, шуңа да Айдар Рәкыйпов дистә еллар буе сәнгать өлкәсендә туплаган белемнәрен, иҗади тәҗрибәсен бүген генә тамашачыга тәкъдим итә.

— Айдар, син бүгенге көндә танылып килүче башкаручы. Җырчы булу әтиеңнең дә яшьлек хыялы булган. Димәк, сиңа бәләкәйдән үк сәнгать юнәлеше буенча тәрбия биргәннәр?
 
— Әтиемнәр гаиләдә алты малай һәм ике кыз. Алтысы да баянда уйнап, сәнгатьне яратып үскәннәр. Концертларда, хәтта телевидениядә дә чыгышлар ясаганнар. Әниемнәр исә гаиләдә ике кыз, алар икесе дә биергә бик ярата. Әнием иҗатымда да, тормышта да һәрвакыт терәк булды. Ул үз фикерен миңа әйтеп бара, киңәшләрен бирә, һәрчак ярдәм итәргә әзер. Иҗатка мәхәббәт тә гаиләдәге тәрбиядән килә. Чыннан да, әти җырчы булырга хыялланган. Алар минем җырчы булуымны теләделәр. Әти усалрак кеше, ул беркайчан да бернәрсәне дә әзерләп бирмәде. Үзем эшләп табарга тиеш дип үстерде. Әтинең тәрбиясе дә шундый, алты малай булгач аларны да тәртиптә тотканнар. Мин мондый тәрбияне дөрес дип тә уйлыйм.

— Җырчы булырга теләп музыка мәктәбенә укырга юнәлдеңме?
 
— Мәктәптә укыганда “Илеш сандугачы” конкурсында гран-при яулагач, хормейстер Рәсилә Басыйрова мине үзендә шөгыльләнергә чакырды. Ул өлкәннәр белән генә шөгыльләнә иде, мине беренче бала буларак үз канаты астына алды. Аның белән бик күп фестивальләрдә, конкурсларда катнаштык. Җиңүләр аша югары максатлар куярга өйрәндем. Төрле бәйгеләрдә алган беренче урыннар, гран-прилар күп, тик җиңүләр күбрәк булган саен, ныграк эшләргә кирәк икәнен дә аңлыйсың. Рәсилә ападан вокал дәресләре алганда әти нәселдән килгән гадәт буенча баян классына укырга бирде. Мин ике көн шөгыльләнеп карадым, тик баянга күңелем тартмады. Музыкаль мәктәптә мин шулай ук хорга йөрдем һәм вокал дәресләре алдым. Мәктәптән соң Уфа сәнгать училищесына вокал бүлегенә укырга кердем. Икенче курсны тәмамлагач “Роза ветров” җыр конкурсында Мәскәүгә кадәр барып җитеп беренче урынга лаек булдым. Шуннан мине Гнесиннар исемендәге музыка академиясенә укырга чакырдылар. Уңышлы гына бюджет бүлегенә укырга кергәч, әни миңа ярдәм итәр өчен Мәскәүгә килде. Гомер буе авылда яшәгәнгә әтинең йортны калдырып китәсе килмәде. Уку дип кенә әти-әнинең дә арасын аерасы килмәде, шуңа да кайтырга карар кылдык.
 
— Уфадан нигә Казанга күченеп китәргә булдың?
 
— Училищеда укыганда мин бөтенләй Казан белән кызыксынмый идем. “Татар моңы” яшь башкаручылар телевизион конкурсында Гүзәл Асылбаева исемле дус кызым катнашты һәм бергәләшеп Казанга барырга тәкъдим итте. Гомумән, мин конкурста катнашырга бармадым, Казанны карап, мәдәният институты белән танышып кайтырмын дип киттем. “Татар моңы”на Башкортстанда сайлап алу туры үткән иде инде, ә миңа очраклы гына Казанда сайлау үтәргә мөмкинлек туды. Тәҗрибәле жюри алдында чыгыш ясагач, алар катнашырга рөхсәт иттеләр. Минем сәхнә киемнәрем дә, үзем белән конкурста катнашыр өчен түләү кертергә акчам да юк иде. Тиз генә кемнәндер акча табып, хәтта сәхнәгә кроссовкидан чыгарга туры килде. Гала-концерт ике атнадан соң булганга анысына инде әзерләнеп, костюмнардан килгән идем. Икенче урын алып кайттым. Конкурстан соң консерваториягә укырга да чакырдылар, тик минем академик вокал белән тормышымны бәйлисе килмәде, чөнки кечкенәдән татар һәм башкорт халык җырларын башкарып үстем. Шуннан Казан дәүләт мәдәният институтына Россиянең халык артисты Венера Ганиева бүлегенә укырга кердем. Венера Ахатовна миңа: “Буең да бар, матур җырлыйсың да, кайчан сәхнәгә чыгарсың инде?”, — дип әйтә иде. Аның өметләрен акларга тырышам, чөнки Венера Ахатовна иҗатыма зур йогынты ясаган һәм бик күп көч керткән шәхес.
 
 
— Башкортстан эстрадасында популяр булган абыйлы-энеле Юнысовлар сиңа сәхнәдә танылу китергән “Син, син, син” җырын иҗат иттеләр. Алар белән Башкортстанда ук хезмәттәшлек итә башладыңмы?
 
— Алмаз һәм Айдар белән без бәләкәйдән бергә уйнап үстек. Безнең авыллар күрше генә. Алар белән кызык ясап, бер-берсенең киемнәрен бутап, шаярып һәм көлеп концертлар куеп йөрдек. Юнысовлар белән эшләргә дә рәхәт. Алар миңа җырлар язалар, тик минем белән эшләргә авыр, чөнки бик таләпчән кеше. Алмаз да көлеп кенә: “Синең белән эшләп булмый бит, һәрвакыт нидер ошамый”, — дип куя, ә минем холкым шундый инде. Җырга да, биюгә дә үз карашым бар. Җырчының үз карашы булганда гына аерылып торырга мөмкин дип уйлыйм.
 
— Ришат Төхфәтуллин да үзен бик таләпчән дип билгели. Синең таләпчәнлегең нәрсәдә чагыла?
 
— Мин үз-үземә карата да таләпчән, үз-үземне тәнкыйтли дә беләм. Әни дә кайткач күлмәкләрне үтүкләргә, юарга тели инде. Мин исә барысын да үзем эшләп куям. Мөстәкыйльлеккә бәләкәйдән өйрәнгәч, бар хезмәтне дә үзем башкарам. Эшне үзем башкармасам күңелемә тыныч түгел. Чыгыш алдыннан аппаратураны тикшереп, чыгышымның яхшы булуына ышанып кергәч кенә рәхәтләнеп җырлый алам.
 
— Холкың кырысракмы әллә?
 
— Характерым нык, үз сүземне әйтә беләм, тик кешегә карата игътибар турында да онытмыйм. Мине бүгенге көндә аңламаучылар да бардыр, тик кешегә кирәк булганда мин өстемдәге киемемне дә салып бирә алам. Моңа әни кайвакыт әрли инде, ләкин күрә торып ярдәм итмичә калмыйм. Хәйрия концертларында да икеләнмичә чыгыш ясыйм. Концертта да чәчәкләр урынына мохтаҗ балалар өчен уенчыклар алып килсәләр яхшы булыр иде дип саныйм. Бу хыялымны Айдар Галимов узган елгы концертларында тормышка ашырды.
 
— Хәйрия эшчәнлеге мактауга лаек, тик тормыш итәр өчен керем чыганагы да кирәк бит.
 
— Мин концертларда чыгыш ясыйм, бәйрәмнәрдә җырлыйм. Әти-әни җилкәсендә утырмыйм, тәрбиям дә үземә эшләп табарга куша. Иҗатта, гомумән, җитди финанс ярдәмсез алга китеп булмый. Ул яктан минем абыйларым бик нык ярдәм итә. Үземнең беркайчан да сорагыным юк, бары үз теләкләре белән генә ярдәм итәләр. Без әтинең бертуганнары белән гел элемтәдә. Алар уку буенча да, иҗат ягыннан да этәргеч бирәләр.

— Гаиләдә бердәнбер бала булгач әниеңә дә ярдәм итеп үстеңме?
 
— Мин эштән бервакытта да курыкмадым. Әнинең кайтуына кекслар да пешереп куя идем, өй эшләрен дә карый идем. Малай кеше булгач урамда да чабып, уйнап үстем. Тәртипле генә өйдә утырдым дип әйтә алмыйм.
 
— Вокалдан кала спорт белән дә ныклап шөгыльләнәсең. Белүемчә, җитди спортка кереп китәргә дә мөмкинлек булган. Иҗат иткәндә дә спортка вакыт җиткереп буламы?
 
— Теләгән очракта барысына да вакыт табып була. Мин йөзү буенча спорт остасына кандидат, бүгенге көндә артистлар белән еш волейбол уйнарга йөрибез. Тормышымны спорттан башка күз алдына да китерә алмыйм. Бөтен кеше тормышны уен белән чагыштыра, ә мин тормышны спорт дип саныйм. Һәркөнне үз өстеңдә эшләргә, алга барырга, җиңүләргә ирешергә, шул  җиңүләр аша камилләшә барырга һәм яңа максатлар куярга кирәк. Спорт бит ул сәхнәдә матур күренү өчен артистка гына түгел, ә бөтен кешегә дә кирәк. 
 
 
Фотолар шәхси архивтан алынды.

Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 30.01.2017
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»