• 24.06 Театраль-фольклор Милли шоу, "Туган авылым". Башлана 20:30
  • 26.06 Гәбделфәрт Шәрәфиевка кабер ташы ачу, Кукмара районы Янил авылы. Башлана 15.30 сәг.
  • 27.06 Артистлар Сабан туе, Саба, Лесхоз. 11.00
  • 29.07 "Мунчәли укулары", авыл бәйрәме. Чүпрәле районы. Башлана 10 сәг.
Туган көннәр
  • 23 Июнь Әмирҗан Моталлапов
  • 23 Июнь Җәүдәт Миңнәхмәтов
  • 23 Июнь Әнәс Хәсәнов
  • 24 Июнь Вадим Захаров
  • 24 Июнь Николай Никифоров
  • 24 Июнь Илназ Сафиуллин
  • 24 Июнь Эльза Әхмәтҗанова
  • 25 Июнь Резидә Макуева
  • 25 Июнь Кыям Миңлебаев (1929-2005)
  • 25 Июнь Наҗия Теркулова
  • Актанышта и курше районнарда плотниклар эш башкара! Брустан йорт, мунча һәм башка корылмалар. Түбә ябу, идән-түшәм җәю һәм башка эшләрне башкара! 8-927-477-78-06.
  • Татарча язучы журналист кирәк.Яр Чаллы. Белешмәләр өчен телефон: 8(88552)57–01–19
  • Шигыйрьләр язучы Илнур Закиров дигән кешенең блокнотын таптым, бәлки кирәктер үзенә. 236-21-33. Айгөл.
  • Тукай районы Теләнче Тамак авылының үзәк урамында җир участогы сатыла. Якында гына почта бүлекчәсе, Сбербанк, Мәдәният йорты, спорт зал, мәктәп, балалар бакчасы, магазиннар, хастаханә. Төп юлга якын урнашканлыктан, коммуникация (ут, су, газ) уздыру авырлык тудырмый. Мәйданы - 12,62 сутый. Элемтә өчен телефон: 89172372642.
  • Югары сыйфатлы шифон күлмәк сатам. Өр-яңа, бер дә киелмәгән. Үлчәме - 44-46. 2000 сум. Бәясен төшерә алам. Шалтыратыгыз: 8 96 00 50 96 20 (Казан)
  • 50 кг-лы капчыклар сатабыз идеаль хәлдә. Казан 8950-314-35-17 .
  • Продаётся щебень М-600, с доставкой. Размер: 5–10, 20–40, 40–70. Телефон: 89172681882
  • Казан шәһәрендә яшәүче ялгыз әбине карарга алам, татар-мөселман карчыгы булса әйбәт булыр иде. 89272457208
  • Продаем кроликов фландер, (самая большая порода кроликов в мире) на фото самец (взрослый) и еще есть маленькие по 2-3 месяца. звонить по номеру +79377786691 Кролики растут до 8-10 кг Доставка в Челны бесплатно по воскресеньем. Активные продажи в субботу и воскресенье
  • Бүлмәсен калдыру шарты бн ялгыз әбине карар идек, кирәк булса, авылга алып кайтыр идек. 89393940808

 

 

 
Архив
 

 

30.01.2017 Авыл

Татарстандагы иң мәшһүр татар авыллары (ИСЕМЛЕК)

Бер авылда шәп итеп каймак ясыйлар, икенчесендә ат дагалыйлар. Өченче бер авылда кыз урлыйлар. Дүртенче бер авылны ат карагы таныткан, ә менә бишенчесен – популяр җыр! Intertat.ru Татарстандагы танылган авыллар исемлеген тәкъдим итә.

Әлдермеш - Биектау районындагы авыл.
 
Ярты мең кеше яши. Казан ханлыгы яулап алынганнан соң Дәрвишләр бистәсеннән качып киткән Әлдермеш бабай җитәкчелегендәге ике татар һәм бер мари нигез салган. Авылның бер очында - марилар, икенчесендә – татарлар яшәгән. Заман үткәч, марилар татарлашып беткән.
 
Авылны  «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы белән Туфан Миңнуллин танытты. Авыл халкы татарның үлемсез Әлмәндәр бабае шушы авылдан дип ышана. Әмма моңа каршы килүчеләр дә бар – Апас районы Әлмәндәр авылы халкы бабайны үзләренеке дип саный.
 
Әлдермешнең икенче танылуына Хәния Фәрхи сәбәпче. «Әлдермешкә кайтам әле» (Урал Рәшитов көе, Тәслимә Низами сүзләре) җырының клибы да шушы авылда төшерелгән. Клипта бу авылда туган финанс магнатлары бертуган Сәгъдиевләр дә күренеп киткәли. Роликны әзерләүдә алар төп рольне уйнаган дигән фикер бар.
 
 
Яңа Кырлай - Арча районындагы авыл.
 
Ярты мең кеше яши. Алат юлы өстендәге Иске Кырлай һәм Яңа Кырлай авыллары Казан ханлыгы чорында ук булган. Элек авылда марилар яшәгән, соңрак бирегә Наласадан татарлар күченеп килгән. Авылда әлегә кадәр “чирмеш нәселләре” дип йөртелә торган гаиләләр бар.
 
Кушлавычта туса да, бу авыл Габдулла Тукайның кече ватаны итеп кабул ителә. Ул биредә алты яшеннән тугыз яшенә кадәр яшәгән. Авылда шагыйрьнең әдәби-мемориаль музее эшли.
 
 
Кырлайны Габдулла Тукай “Шүрәле”се белән таныта. Шигырь урманга утын алып кайтырга барган егетнең маҗаралары турында. Ни өчен ул утынга төнлә барган дигән сорауга ике төрле җавап бар. Урманчылар айлы төнлә кискән утын сыйфатлырак була дип исбатлый, практик караштагы кешеләр егетнең агач кисәргә рөхсәте булмаган дигән фикердә тора.  
 
Авылның ике үзенчәлеге бар – беренчедән, “тавыклары җырлай”. Икенчедән, авыл тирәсендәге урманнарда шүрәлеләр бар дигән хәбәрләр бар. Әмма шүрәлене үз күзләре белән күрүнең бер генә документаль факты теркәлгән. Бу әлеге дә баягы төнлә урманга утынга барган Былтырның сөйләгәннәре.
 
Татар Кыш бабаеның резиденциясе дә Кырлайда урнашкан.
 
Наласа – Арча районындагы авыл. 700 тирәсе кеше яши. Казан ханлыгы вакытында нигез салынган. XX йөз башында авылда ике җәмигъ мәчете, мәдрәсә һәм – игътибар! кредит ширкәте булган.
 
Авылны татар дөньясына «Наласа авылы көе» танытты. Арча якларында “Наласа такмаклары” да таралган.
 
 
Әй Наласа, Наласа,
Наласаны су баса.
Арчаны да басар иде
Тау башында булмаса.
 
Белмәгәннәр өчен: Наласа дөрестән дә тау астында, Арча тау башында урнашкан.
 
Әнәк – Актаныш районындагы авыл.
 
100дән артык кеше яши. XVII йөз ахыры – XVIII йөз башларында нигез салынган.
 
 
Чагыштырмача кечкенә генә авылдан журналистлар һәм туристлар өзелми. Бирегә Россия төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә киләләр. Әнәк – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган авылы. Авылда Шәрип Шаһимөхәммәт улы Шәймиевнең музей-йорты бар.
 
Иске Шөгер – Лениногорск районындагы авыл.
 
900дән артык кеше яши. Авылга XVIII йөздә Шөгер исемле кеше нигез салган. Районда Шөгер атамалы өч торак пункт бар - Шөгер бистәсе, Иске Шөгер, Яңа Шөгер авыллары бер-берсенә терәлеп диярлек урнашкан.
 
 

 
Шөгер – Татарстанның беренче нефте табылган төбәк. 1870 елда ук Америка эшмәкәре Шандор Шөгер янындагы тауда битум чыгара башлый. 1945 елның 27 июлендә «Шөгер эреләндерелгән нефть промыселы» оештырыла. Республиканың нефть тарихы  Иске Шөгер дигән татар авылыннан башланып китә.
 
1943 елда куелган беренче нефть чыгару каланчасы әлегә кадәр исән. Хәзер ул музей экспонаты.
 
Аксу - Буа районындагы авыл.
 
700дән артык кеше яши. Казан ханлыгы чорында Аксу исемле кеше тарафыннна нигез салынган.
 
Тирә-яктагы авыллар Аксу авылын Кишер Аксуы дип йөртә, чөнки биредә һәр гаилә кишер үстерү һәм сату белән шөгыльләнә. Бу кәсеп моннан 100-150 еллар элек башланган. Риваятьләр буенча, авылдан берәү Әстерхан шәһәренә яшәргә китә. Ләкин озакламый Аксуга кайта һәм кишер чәчү белән шөгыльләнә башлый. Бу эштән ул шактый гына керем ала, һәм аңардан күреп, башка хуҗалыклар да кишер үстерү кәсебенә керешә.
 
 

 
Хәзер дә Аксу халкы бу кәсепне ташламый – һәр хуҗалык диярлек бакчасында кишер үстерә.
 
Кытай Халык Республикасында дәүләт эшлеклесе булган Борһан Шаһидиның туган авылы.
 
Чүти – Кайбыч районындагы авыл.
 
700дән артык кеше яши. Казан ханлыгы чорында нигез салынган.
 
“Татарның беренче мафиознигы” Шәкүр каракның туган авылы.
 
1861 елда туган Шәкүр Рәхимов – XX гасыр башында эш иткән данлыклы ат карагы. Шәкүр карак җитәкчелегендәге банда бүгенге Татарстан, Чувашия республикалары, Ульяновск, Түбән Новгород өлкәләренә кергән торак пунктларда ат урлый, кибетләр, складлар баса. Зур җинаятьләр кылса да, авыл халкы күңеленә һәм татар риваятьләренә гадел, юмарт кеше буларак буларак кереп калган. Ни өчен дигәндә Шәкүр карак шул заманда ук актив рәвештә пиар белән шөгыльләнгән – үз авылында урламаган, урланганыннан авыл халкына да өлеш чыгарган. Шәкүр каракның ике хатыны, бер сөяркәсе була. Алтын белән укалап чигелгән түбәтәен киеп, ике хатынын ике култыгына алып, кунакка йөрергә яраткан.
 
Шәкүр Рәхимовның эзенә озак еллар төшә алмыйлар. Моның ике сәбәбе бар. Бердән, ул оста карак була - мәсәлән, эзе күренмәсен өчен, атларга киез итек кидереп алып чыгып китә. Икенчедән аның җитәкчелек, тикшерү органнарында үз кешеләре була.
 
Ахыр чиктә тикшерү органнары Шәкүр каракны кулга ала. РСФСР Югары суды карары буенча 1926 елда аны һәм 13 ярдәмчесен атып үтереләр.
 
Шәкүр каракның халык телендәге образы әле дә каһарманлаштырылган. 1990 елларда Чүтидә Шәкүр карак хөрмәтенә ат чабышлары да үткәрелде.
 
 
(Фотода: Шәкүр карак хөкем алдыннан)
 
Шәле – Питрәч районындагы авыл.
 
3 меңгә якын кеше яши. Казан ханлыгы чорыннан билгеле. Иң зур татар авылларының берсе.
 
Авыл халкы фикеренчә, Шәле булмаса, Казан әллә кайчан ачка үлгән булыр иде. Шәле дистә еллар буе шәһәр халкын туендыра. Сыер асрый, каймак-эремчек ясый, автобусларга утырып шуларны Казанга ташый, базарларда сата.
 
 

 
Авылда кыз урлау йоласы яши. Шәледә кыз урлап бирүчеләр – ягъни өйләнергә теләге булган, әмма кыз урларга йөрәге җитмәгән егетләргә булышучы махсус специальләшкән белгечләр дә бар. Шундыйларның берсе Алмаз Сәлахов Intertat.ru электрон газетасына авылдагы 90 процент гаиләнең кыз урлап төзелүен сөйләгән иде.
 
Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин шушы авылда туган.
 
Иске Тәрбит - Кайбыч районындагы авыл.
 
500дән артык кеше яши. Казан ханлыгы чорында нигез салынган.Икенче атамасы – Ырым Тәрбите.  Әлеге авыл тирә-якка үзенең ырымчылары (ул аның исемендә дә чагылыш тапкан), им-томчылары белән билгеле.
 
 
Авылда православие динендәгеләр яши булып саналса да, тәңречелек чорыннан калган элементлар сакланып калган. Шуның белән авыл борынгы татар ырымнарын өйрәнүчеләрне җәлеп итә. Авылда әлегә кадәр йорт ияләренә ышанучылар бар.
 
Тубылгытау – Яңа Чишмә районындагы авыл.
 
600дән артык кеше яши. Татарстандагы иң борынгы авылларның берсе. Тау башында һәм тубылгы (таволга) үскән урында  урнашкан булганга шулай аталган
 
Тубылгытауга Болгар ханлыгы чорларында ук нигез салынган. Ул яшь Болгар дәүләтенең көнчыгыш чикләрен саклаучы ныгытма буларак төзелгән, соңрак шәһәргә үк әйләнгән. XIV гасыр Тубылгытау шәһәренең чәчәк аткан вакыты.
 
Археологлар Тубылгытауның сугыш нәтиҗәсендә килеп чыккан янгын аркасында юкка чыкканын ачыклаган. Әмма бу сугышның кемнәр арасында булуы хакында фаразлар гына бар.
 
 
(Фотода: борынгы болгарлар. А.Родионов картинасы).
 
Билгеле, Татарстанның мәшһүр авыллары болар гына түгел. Бу исемлеккә Кушлавыч, Күгәрчен, Имән Кискә, Чынлы, Яуширмә, Тигәнәле авылларын да кертеп булыр иде. Әмма исемлекне ун авыл белән чикләү сәбәпле, алары керми калды.
 
Ә сез бу исемлек белән ризамы? Исемлектәге авылларга Intertat.ru электрон газетасының Вконтактедагы төркемендә https://vk.com/intertatgazeta тавыш бирегез! Ә сез бу исемлектә тагын кайсы авылларны күрергә теләр идегез? Сезнең  тәкъдимнәрне көтеп калабыз. Берочтан, ни өчен нәкъ менә шушы авылны мәшһүр дип атавыгызны нигезләп язарга да онытмагыз.
 
Икенче исемлек сезнең фикерләрегезне дә исәпкә алып төзеләчәк.

Рәис ГАБДУЛЛА, Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Интертат.ру
№ --- | 29.01.2017
Интертат.ру печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
comments powered by HyperComments